РКХ табибы туры эфирда өлкәннәр коронавирусны ничек кичерүләре турында сөйләячәк
1 сентябрьдә коронавирус таралуга каршы тору буенча ТР Оператив штабы аккаунтында "Югары риск төркеме. Covid-19 һәм өлкәннәр» исемле әңгәмә узачак.
РКХнең вакытлыча йогышлы авырулар госпиталенең табиб-инфекционисты Гөлнара Леонова өлкән яшьтәге гражданнарда коронавирус үзенчәлекләре, өлкән яшьтәге пациентларның психик халәте һәм авырудан соң яңадан торгызу турында сөйләячәк.
Эфир 13.00 сәгатьтә башлана.
Әңгәмәнең модераторы-ТР Вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Трансляция ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Cavid-19 таратуына каршы тору буенча ТР Оператив штабы аккаунтларында узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев