Рәхим итегез, кошкайлар!
Чара ахырында «Бәхет кошы турында риваять» дигән мультфильм карадылар һәм һәркем үзенең бәхет кошын ясады
Михайловка урта мәктәбендә туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, балаларны кошларны саклау, кошларга карата мәхәббәт, экологик культура тәрбияләү максатыннан, Халыкара кошлар көненә багышланган"Рәхим итегез, кошкайлар!" дигән чара үтте.
2021 елның 1 апреле, пәнҗешәмбе
Михайловка урта мәктәбендә туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, балаларны кошларны саклау, кошларга карата мәхәббәт, экологик культура тәрбияләү максатыннан, Халыкара кошлар көненә багышланган"Рәхим итегез, кошкайлар!" дигән чара үтте. Чара башында биология укытучысы Габидуллина Л.З. һәм алып баручылар балаларга кошлар көнен бәйрәм итү тарихы, кошлар тормышыннан кызыклы фактлар, аларга нинди файда китерүләре турында сөйләделәр. Әңгәмәдән соң укучылар табышмаклар, ребуслар чиштеләр, кошлар турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр, «Кошларны бел!» дигән уен уйнадылар. Балалар кошларның кешене тынычландыруы, кәефне һәм йокыны яхшыртуы, кеше организмының гомуми торышына уңай йогынты ясавы турында белделәр. Кошлар турында шигырьләр белән 5 сыйныф укучылары чыгыш ясады.
Чара ахырында «Бәхет кошы турында риваять» дигән мультфильм карадылар һәм һәркем үзенең бәхет кошын ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев