Реклама
Яңалыклар
Һәркемгә игътибарыбыз җитсен
Ялгыз яшәүче өлкәннәргә, инвалидларга, авыр хәлдәге гаиләләргә аеруча игътибарлы булсак иде.
Район социаль яклау бүлеге оешмалары иң аз якланган аз керемле гаиләләр, өлкәннәр, инвалидлар белән эшли.
Районда ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына караган биш оешма халыкка хезмәт күрсәтә. Социаль яклау бүлеге, 30 санлы республика матди ярдәм бүлекчәсе, “Маяк” комплекслы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, картлар һәм инвалидлар йорты, хезмәт һәм мәшгульлек үзәгендә барлыгы 102 кеше хезмәт куя. Оешмаларның бурычы – социаль гарантияләр турындагы мәгълүматны тулы күләмдә халыкка җиткерү һәм сыйфатлы хезмәт күрсәтү. Әңгәмәдәшебез – район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнар Фәтхуллина.
– Социаль яклау бүлегенә нинди бурычлар йөкләнгән?
– Социаль яклау бүлегенә гражданнарның реаль керемнәрен арттыру, ярлылык дәрәҗәсен ике тапкыр кимету буенча проектларны гамәлгә ашыру, сәламәтлекләре чикле гражданнарның шәхси реабилитация һәм абилитация программалары үтәлешен контрольдә тоту, пенсионерларга, бюджет учреждениесендә эшләүчеләргә ял йортларына ташламалы юлламалар бирү, күп балалы гаилә, хезмәт ветераны статуслары бирү, финанс-хуҗалык планын гамәлгә ашыру, хезмәтләрнең сыйфатын тикшерү йөкләнгән.
– 30 санлы республика матди ярдәм бүлекчәсенең төп функциясенә үзгәрешләр көтеләме?
– Бүлекчәнең төп функциясе – халыкка пособиеләр, компенсацияләр, субсидияләр, стипендияләр, айлык акчалата түләүләрне билгеләү һәм түләү. Закон нигезендә әлеге түләүләр ел саен индексацияләнә.
Бүлек аз керемле гаиләләр, пенсионерлар, хезмәт ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, күп балалы гаиләләр, Бөек Ватан сугышы һәм сугыш хәрәкәтләре ветераннары, аларның тол калган хатыннары һәм гаилә әгъзалары, Чернобыль авариясен ликвидацияләүдә катнашучылар, СССРның һәм Россиянең почетлы донорлары, ятим балалар, республиканың дәүләт бүләкләре ияләре, хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булганнарның әти-әниләренә, гомумән, һәр райондашыбызга консультация бирә, 40 төрле дәүләт хезмәте күрсәтә. Алардан 8 меңгә якын кеше файдалана. Әлеге хезмәтләрнең 17сенә гаризаны дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша бирергә була.
Бүгенге көндә 11 төр хезмәтне 2022нче елның 1 гыйнварыннан пенсия бүлегенә тапшыру буенча эш алып барыла.
– Өлкән яшьтәге, мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарга, авыр хәлдәге гаиләләргә, балигъ булмаган балаларга социаль хезмәт һәм ярдәм күрсәтүче үзәк социаль яклау бүлегенең иң эре тармакларының берсе. Бу өлкәдә яңалыклар бармы?
– “Маяк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге өлкән яшьтәге һәм мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарга социаль хезмәт күрсәтә, авыр тормыш шартларында калган гаиләләргә, балигъ булмаган балаларга ярдәм итә. Үзәктә өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлеге һәм гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге эшли. Оешмада 69 кеше хезмәт куя. Шулардан 47 социаль хезмәткәр, бер медицина хезмәткәре авылларда ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә турыдан-туры социаль хезмәт күрсәтә. Һәр социаль хезмәткәргә эш графигы төзелә. Шуның нигезендә хезмәткәрләрнең эш урыннарында булу-булмаулары даими тикшерелә. Ел башыннан бүгенгә кадәр 265 ярдәмгә мохтаҗ кешегә өйгә йөреп 67008 социаль хезмәт күрсәтелде.
“Демография” милли проектының “Өлкән буын” федераль проектын тормышка ашыру кысаларында яшьләре 65тән югары булган авыл җирендә ялгыз яшәүче гражданнарга махсус машинада медицина учреждениесенә алып килү хезмәте эшли. Әлеге машина ярдәмендә диспансеризация, вакцинация, табибка күренү өчен 1300 кеше хастаханәгә китерелгән. Республикадагы вәзгыятькә бәйле рәвештә сәламәтлек саклау министры карары нигезендә бүген әлеге хезмәт туктатылды. Социаль хезмәт алучылар да коронавируска каршы вакцинация үтә. Бүгенгә 119 өлкәнебез вакцина ясаткан, бу 60 процентны тәшкил итә.
Ел башында өлкәннәрне озак вакытлы тәрбияләү системасы буенча эш башланды. Аның нигезендә ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәр төркемнәргә буленеп карала, бүгенге көндә 121 кеше көн саен йөреп карауга мохтаҗ. “Өлкәннәрне һәм инвалидларны тәрбияләү мәктәбе” аз хәрәкәтләнүче авыруларны караучылар өчен махсус оештырылган инновацион технологияләр проекты старт алды.
Өлкән яшьтәге гражданнарның социаль хәлен, тормыш дәрәҗәсен күтәрү, аларны караучыларга психологик ярдәм күрсәтү максатыннан “Тәрбияләү мәктәбе” технологиясе гамәлгә кертелеп, медицина хезмәткәрләре белән берлектә социаль хезмәткәрләр өчен график нигезендә дәресләр үткәрелә. Әлеге мәктәптә 25 авыру райондашыбызның туганнары да белем алды.
Ялгыз өлкәннәрне, инвалидларны гаиләгә алып тәрбияләү проекты тормышка ашырыла. Аның нигезендә безнең районнан ялгыз яшәүче бер әби гаиләгә урнаштырылды. Эш яшендәге кеше ялгыз өлкән кешене гаиләгә алырга теләсә, безнең бүлеккә мөрәҗәгать итә ала.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә авыр хәлдәге гаиләләр базасы булдырылды. Әлеге гаиләләр белән даими эш алып барыла, аларга психологик, педагогик ярдәм күрсәтелә.
Бүгенге көндә 23 бала белән 10 гаилә исәптә тора. Исәпкә алынуның төп сәбәбе – алкогольле эчемлекләр кулланучы ата-ананың бала тәрбияләүдән читләшүе.
Агымдагы елда балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе янгын куркынычсызлыгы, газ участогы бүлеге белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары, укытучылар белән берлектә 139 күп балалы һәм 10 социаль яктан куркыныч гаиләләргә рейд оештырды. Санның азлыгы бүгенге көндәге вәзгыять белән аңлатыла. Торак шартларының янгын куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирүе, коммуналь хезмәтләргә түләүдә бурычлар булу-булмауга аерым игътибар бирелде. Янгын куркынычсызлыгы бүлеге белгечләре белән берлектә мондый рейдлар ел дәвамында узды. Исәптә торучы, күп балалы һәм мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тәрбияләүче гаиләләргә 260 данә янгын сигнализаторы куелды. Һәр ай саен күп балалы һәм социаль яктан куркыныч гаиләләрнең коммуналь түләүләре анализлана. Бурычлары булган очракта аны түләтү мөмкинлекләре ачыклана.
Кызганычка каршы, ветераннарыбызның саны кими. Бүген районда 5600 пенсионер исәпләнә, шул исәптән сугыш ветераннары – 2, сугыш чорында тылда хезмәт куючылар – 212, фронтовикларның тол калган тормыш иптәшләре – 10 кеше. 100 яшьтән өлкән 3 кеше бар. Алар – Мари Бүләр авылыннан Миңлеян Димиева һәм Халидә Кадыйрова, Иске Карамалыдан Фәһимә Кәримова.
– Игътибарга мохтаҗ катламның тормыш шартларын яхшырту буенча нәрсә эшләнә?
– Хөкүмәт өлкәннәрнең, инвалидларның яшәү шартларын яхшырту максатыннан төрле карарлар кабул итә. ТР Министрлар кабинеты карарын үтәү йөзеннән “Маяк” үзәге белгечләре ветераннар советы рәисе, янгын куркынычсызлыгы бүлеге белгечләре белән үз-үзләренә хезмәт күрсәтә алмаган ялгыз өлкәннәрне, инвалидларны барлау максатыннан авылларга чыгалар. Быел 819дан артык ялгыз яшәүче барланды. Янгын сүндерү бүлеге инспекторы белән берлектә 70 яшьтән узган өлкәннәрнең һәм ялгыз яшәүчеләрнең куркынычсызлыгы тәэмин ителүе тикшерелде, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләргә бурычлары булу-булмавы, социаль гарантияләрдән файдалану дәрәҗәсе ачыкланды, консультацияләр бирелде. Рейдлар вакытында проблемалар чишелеш таба, караучысы булмаган ялгыз өлкәннәр картлар һәм инвалидлар йортына урнаштырыла. Ни кызганыч, балалары булып та, картлар йортына китүче өлкәннәр дә бар.
Картлар һәм инвалидлар йорты хезмәткәрләре өлкәннәр үзләрен язмыш кочагына ташланган итеп тоймасын өчен барысын да эшли. Монда хезмәтләре өчен рәхмәт көтмәгән кешеләр генә эшли ала. Быелгы ел – моңа ачык дәлил.
Пандемия тормышны, әлеге йортның яшәешен нык үзгәртте. Картлар һәм инвалидлар интернат-йорты, барлык санитар-эпидемиологик чараларга нигезләнеп, тәрбияләнүчеләрне бу куркынычтан саклау чараларын вакытында күрде. Бүгенге көнгә кадәр өлкәннәребез авырмады, эшчеләр һәрвакыт анализлар биреп, медицина тикшерүе узып тора. 19 октябрьдән учреждениедә янәдән карантин игълан ителде. Пандемиягә карамастан, өлкәннәргә дәүләт хезмәтләре тиешенчә күрсәтелә. Интернат-йортта, белгечләр тарафыннан 22 төр технологияләр һәм методикалар кулланып, шөгыльләр үткәрелә, түгәрәкләр эшли. Һәр коллектив районда оештырылган чараларда актив катнаша. Барлык хезмәткәрләргә дә вакцина ясатылган.
Үзебез яшәгән җирлектәге ялгыз өлкәннәргә, инвалидларга, авыр хәлдәге гаиләләргә игътибарлы булыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев