Һәркем үзе җавап бирә!
Илшат гаиләдә төпчек бала иде. Ике абыйсы аны бала чакта гына түгел, үсә төшкәч тә авырлыклардан һәм усаллардан саклап, яклап килделәр.
Илшат һәрвакыт үзен сыйныфташларыннан бер башка өстен санады. Шулай булмыйча! Абыйсы – “Центр” төркеме “башлыгы”ның якын дусты. Илшат – абыйсының яраткан энекәше! Әти- әниләре абыйларын, руслар әйтмешли, “в ежовых рукавицах” үстерделәр. Гомер буе үз көчләре белән көн күргән ата-ана балаларына хезмәт тәрбиясе бирергә тырышты. Олыгаеп кына алып кайткан төпчекләренә әти кулы бик тимәде. “Ул бәләкәй”, “аңа ярамый”, “эшләргә җитешер әле!” дип, Мәсхудә апа да улын гел яклый килде. Заманасы да бүтән иде шул...
Күпләп мал-туар асраган, ипигә чират торган, азык- төлекне талон белән алган вакытлар артта калды. Иркен дөньяда канатларын ныгыткан Илшат тормыш сынауларына әзер түгел иде. Бер-бер артлы гаилә корган абыйлары таш пулатлы калага юл тотты. Абыйлары янда булмагач, төпчек тә иркенгә чыкты.
Яңа ел төне. Илшат бәйрәмне беренче мәртәбә дуслары белән каршы ала. Яңа ел бәйрәмен өйдән читтә үткәрүенә Мәсхудә теше-тырнагы белән каршы булса да, “тәмле телле” Илшат әнкәсен тәки күндерде бит! Әтисе Фәһимулла гына: “Башы яшь әле! Өйдә утырсын! Арт санына бәла эзләп йөрмәсен! 17 яшьтә нинди аерым бәйрәм итү ул?!” – дип, хатынын орышты. “Җибәрмәсәгез, өйдән китәм һәм беркайчан да кайтмыйм!” Шулай диде дә Илшат, алтыпочмаклы өйнең ясалма күн белән тышланган ишеген каты итеп ябып, чыгып китте. Ишекнең гөрселдәп ябылуыннан түр яктагы тәрәзәләр дә ыңгырашып куйды. Улы чыгып киткәннән бирле үзенә урын тапмый әрле-бирле йөргән анага таң мәңге атмас шикелле тоела башлады. Тәрәзәдән күзен алмый улын көткән Фәһимулла абыйның да йөрәген билгесез шом биләп алды. Иртәнге 8.00- 9.00 сәгатьләр арасында капка төбенә полиция УАЗы килеп туктады.
– Илшат Кәлимуллинның әти-әниләре сез буласызмы? Улыгыз аңсыз хәлдә Кооператив урамындагы күпфатирлы йортлар ишегалдында табылды. Юлда яткан егетне күреп, кибеткә баручы хатын-кыз ашыгыч ярдәм чакырмаса, бүген сезнең өчен матәм көне булыр иде. Улыгыз кемнәр белән аралашты? Әфьюн кулланганын белә идегезме? Буш вакытларын ничек үткәрде?
Закон сагында торучы хезмәткәр шундый сораулар яудырды.
Ишеткәннәрдән чәчләре үрә торган Фәһимулла абый гөрселдәп идәнгә ауды. “Инфаркт” диагнозы куелган әти кеше хастаханәдән өйгә кайта алмады... Фәһимулла картның өчесе дә, җидесе, кырыгы да үтеп китте. Газиз кешесен югалту ачысын Илшат, “дуслары” киңәшен тотып, әфьюн белән җиңәргә тырышты. Тик чынбарлык барысын да янәдән үз урынына кайтара иде...
18 яше тулгач, Илшат кабаттан әфьюн куллануда һәм сатуда гаепләнеп, кулга алынды. Рәшәткә артында утырганда да ул, иреккә чыгып, шул ымсындыргыч әйберне янәдән тату хыялы белән яшәде.
Амнистиягә эләгеп, вакытыннан алда иреккә чыккач, элеккеге дуслары аны үзләре эзләп тапты. Рафаэль исемлесе аеруча кунакчыл булды. “Үзебездә генә әзерләрсең. Менә сиңа өй ачкычы! Теләгән вакытта кереп йөр”, – дип, Илшатка йорт ачкычын да тоттырды. Илшат янәдән үз дөньясында яши башлады. Хәзер инде үлән иснәү яисә бер-ике төймә белән генә чикләнеп булмый. Зәһәр агуны кабул итмәгән көннәре тәмугка тиңләшә иде...
Үзе кебекләр белән очрашкан көннәрнең берсендә ул Алсуны очратты. Чама белән 18-19 яшьләрдәге кыз бүген беренче мәртәбә “татлы агу”дан авыз итәчәк. Илшатларның “главные” аны “алтын хәзинә”, диде. Мондыйларны югалтырга ярамый. Түрә кызы икән! Димәк, наркотикларга акча табу хәзер проблема булмаячак. Самими балачагын, үкенечләр белән тулы яшьлек елларын, үзенең аркасында вакытсыз вафат булган әтисен искә төшерде дә, йөзеннән сабыйлыгы да чыгып бетмәгән кызны бар күңеле белән жәлләп куйды Илшат. Йөрәген аңлатып бирә алмаслык хис биләп алды. Алсуны өйнең бер почмагына китереп кысты да: “Элеккеге наркоманнар булмый! Булмый! Кач моннан! Тай! Йөгер!” – дип ысылдады. Илшатны бер күрүдә үз итеп өлгергән Алсу егетнең киң җилкәләре ышыгында үзен мәчедән качкан тычкан кебек хис итте. Ләкин курку катыш ышаныч хисе дә чагыла иде...
Җиңел табышны кулдан ычкындыруда Илшатның гаепле булуын арадагы куштаннарның берсе түкми- чәчми “башлык” дигәннәренә – Рафаэльгә җиткерде. Ә Рафаэль эчле, үчле кеше иде.
Тормышының мәгьнәсен тапмаган Илшат якты дөнья белән хушлашырга теләде. Тик томанлы аңында мәрхүм әтисенең “улыыым!” дигәнен ишеткәндәй булды һәм бермәлгә тораташтай катып калды.
– Мин бу әйбер белән алыш- биреш ясыйм. Җитте!.. Кешечә яшисем килә!..
Илшатның сүзләреннән Рафаэльнең болай да юка иреннәре җеп нечкәлегендә генә калгандай тоелды. Усал ялтыраган күзләре ерткыч җанварныкы төсле, “өзгәләп атам!” дигәндәй, үтәли тишә иде.
Ярар, миңа соңгы мәртәбә әфьюн әзерләп бир дә, дүрт ягың – кыйбла!
Башкаларны алдауның нәрсә икәнен белмәгән Илшат, “үлем әйләнәсе”ннән котыла алуына сөенеп, эшкә кереште. Рафаэльнең дуслары да тик утырмады. Илшатка сабак бирергә теләп, “наркоман шприц тутыра” дип, район эчке эшләр бүлегенә хәбәр иттеләр...
Судта шаһит буларак чыгыш ясаган Рафаэль Шәрифуллин Илшатка үз өенең ачкычын бирүе, ләкин аның нәрсә белән шөгыльләнүеннән хәбәрдар булмавы хакында күзен дә йоммый сөйләде.
– Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре кергәндә шәхси йортларның берсендә наркотик матдә ясаган Илшат Кәлимуллин кулга алына. Бу вакытта өстәлдә эченә сыеклык салынган шприц ята. Наркотик матдәләр кулланган өчен берничә тапкыр административ җаваплылыкка тартылган зат буларак исәптә торучы Илшат Кәлимуллинга карата иң авыр җәза билгеләвегезне сорыйм!
Дәүләт гаепләүчесенең гозере боерык булып яңгырады. Суд залында кайгыдан кечерәеп калган Мәсхудә апа: “Атаң ни дияр, улым?!” – диде. Җан ачысы белән әйтелгән сүзләрдә үпкә дә, сагыш та бар иде... Илшатның ялгышуы заманында исеме Мактау тактасыннан төшмәгән Мәсхудә апа өчен гомер азагына җитәрлек гарьлек булды. Тик ул бервакытта да бу хакта улына әйтмәде. Ялгышып та авыр сүз ычкындырмады.
“Әтиең нәрсә әйтер?!” – диме? Әтисенең инде 12 ел салкын җир куенында ятуын онытканмы әллә газизе?!
Хөкемдарның да наркоманнарны беренче мәртәбә күрүе түгел. Тик Илшат – бөтенләй икенче төрле! Наркоманга охшамаган да кебек... Заманында начар компания шаукымына бирелеп, үз юлыннан тайпылган язмыш корбаны. Бүгенге хөкем, бүгенге карар егетнең киләчәген хәл итә...
– Кылган гамәлләрем өчен бик үкенәм. Нинди җәза билгеләсәгез дә, кабул итәргә әзермен. Кичәге наркоманнар булмый, диләр. Әмма мин киресен исбатларга әзермен!..
Бу сүзләр шулкадәр ихласлык белән әйтелде ки, хөкемдарның да, башкалар җилкәсендә яшәргә өйрәнгән ир уртасы Рафаэльнең дә күзләренә яшь килде. Хөкемдарга хис-кичерешләргә ирек бирергә ярамый! Суд карары чыгарыр өчен хөкемдар ишеккә юнәлде. Суд залының авыр ишеге ябылды дигәндә генә залга Алсу йөгереп керде.
– Абый, зинһар, җибәрегез аны! Ул мине зур хатадан саклап калды!..
Алсу ачык калдырган ишектән кызның әтисе Мидхәт Рәүфович килеп керде:
– Баламны зур бәладан саклап калган бу егеткә мин ничек ярдәм итә алам?
Мәрхәмәтле буларак даны таралган түрәнең соравы, залның таш диварларына бәрелеп, җавапсыз калды...
– Хөкем ителүчегә җәза төрен сайлаганда, суд җәза бирүне авырайтучы шартлар булмавын исәпкә алды. Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды һәм кылган гамәлләре өчен ихластан үкенүен белдерде. Илшат Кәлимуллин яшәү урыны буенча уңай характерлана. Югарыда бәян ителгәннәрдән чыгып, суд Илшат Фәһимулла улы Кәлимуллинны РФ Җинаятьләр кодексының 228 маддәсе 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип таныды. Суд карары белән аңа, хезмәт хакының 10 процентын дәүләт файдасына тотып калу шарты белән, төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләнә...
Хөкемдарның чүкече өстәлгә төште. Үзен кабаттан тимер рәшәткә артында күргән һәм иң каты җәза билгеләрләр дип көткән Илшат өчен караңгы көзнең күк гөмбәзен ертып кояш чыккан төсле тоелды. Ул үзеннән 9 яшькә кече Алсуның тормышта иң якын кешегә әйләнәсен, төгәл ике елдан гаилә корып, сау-сәламәт өч игезәк балага гомер бүләк итәселәрен белми иде әле...
Бүген Илшат әфьюн кулланган яшьлек елларын куркыныч төш итеп искә ала. Хәер, ул яшьлеген искә төшермәскә тырыша. Кыйммәткә төшкән тормыш дәресе өчен ул әтисе гомере белән түләде...
Кичәге наркоманнар булмый, диләр. Ныклы ихтыяр көче һәм башкаларның сиңа ышанычы булганда ялгышларны төзәтергә дә, максатка ирешергә дә була икән!
Исемнәр үзгәртелде.
Фото – Pixabay.com.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев