Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлау көне Мөслимдә бәйрәм төсен алды. Мөслимнең үзәк урамындагы мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәсе бара

Ярминкәдә авыл хуҗалыгы формированиеләре, җирле эшмәкәрләр үзләре җитештергән продукцияне тәкъдим итә. Ит, сөт продуктлары белән беррәттән печән, салам, бодай, борчак, яшелчәләр дә тәкъдим ителә. Бал, дару үләннәре, гөмбә сатучылар да бар. Һәркайсына сорау зур. Баланлыдан Рәзинә Габидуллинаның гаилә фермасыннан килгән сөт машинасын халык уратып ук алды. Бу юлы фермер сөттән...

Ярминкәдә авыл хуҗалыгы формированиеләре, җирле эшмәкәрләр үзләре җитештергән продукцияне тәкъдим итә. Ит, сөт продуктлары белән беррәттән печән, салам, бодай, борчак, яшелчәләр дә тәкъдим ителә. Бал, дару үләннәре, гөмбә сатучылар да бар. Һәркайсына сорау зур.

Баланлыдан Рәзинә Габидуллинаның гаилә фермасыннан килгән сөт машинасын халык уратып ук алды. Бу юлы фермер сөттән тыш эремчек, сөт өсте кебек продуктлар да алып килгән иде. Продукция тиз арада сатылып та бетте.

Фермер Ирек Хәмәдишин белән Раиф Мортазин үзләре үстергән казлар белән бергә җиләк, карлыган рассадаларын һәм яшелчәләр дә тәкъдим итте. Кибет-кафелар тәм-том, шашлык белән сәүдә итте. Сәүдәгәрләр сатып алучыларны кайнар коймак, чәй белән сыйлады.

Ярминкәләрне халык көтеп ала. Чөнки ярминкәдә шушы җирлектә җитештерелгән продукция тәкъдим ителә һәм продукциягә бәяләр дә арзан була. Халыкка да файда, җирле җитештерүчеләрнең дә авторитеты күтәрелә.

Район үзешчәннәре ярминкәдә катнашучыларга моңлы җырларын, дәртле биюләрен бүләк итте. Халык өчен ярминкә сәүдә урыны, бәйрәм чорына азык-төлек, кирәк-ярак алу гына түгел, аралашу, райондашлар белән күрешү, очрашу мөмкинлеге дә бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X