Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республика көнен шулай бәйрәм иттек. Фоторепортаж

30 август көнне Татарстан халкы Республика көнен бәйрәм итте. Мөслимдә бәйрәм чаралары иртәнге 9.00 сәгатьтә Банк урамында оештырылган ярминкә белән башланды.

ЯРМИНКӘ – ОЧРАШУ УРЫНЫ

Бәйрәм ярминкәләре мөслимлеләрнең иң яратып йөри торган урыныдыр, мөгаен. Бу юлы да искәрмә булмады. Җирлегебез эшмәкәрләре белән беррәттән күрше-тирә шәһәрләрдән килгән сәүдәгәрләр дә көнкүреш товарлары, агач һәм чәчәк үсентеләре, җиләк-җимеш белән сату итте. “Хәмәдишин” фермер хуҗалыгы – кош ите, шәхси эшмәкәр Эльза Ибраһимова терлек ите алып чыккан иде. Халык балны да, башка төр азык-төлекне дә яратып алды. Көн бераз болытлы, җилле булуга карамастан, һәркемнең күңеле күтәренке иде.– Күңелләребез республикабыз өчен горурлану хисләре белән тулы. Суверенитет алган көн буларак бу бәйрәм безнең өчен бик кадерле. Ә ярминкә мәйданы элек-электән халыкның очрашу, аралашу урыны булган. Без дә, дусларны, танышларны күреп, яхшы кәеф алып кайтабыз, – диде мәгариф ветераны Галия Фәрхетдинова.– Аллага шөкер, матурлыкта, муллыкта яшибез. Бүген табигать һәлакәтләренә, бәла-казаларга дучар булучы төбәкләр дә бар. Ә республикабызда тынычлык һәм иминлек хакимлек итә. Басуларда игеннәр күкрәп уңды. Урамнарыбыз, Ык буйлары танымаслык булып үзгәрде. Шатланып, шөкер итеп яшибез, – диде хезмәт ветераны Маһиямал Сафина. – Бүген – чын мәгънәсендә зур бәйрәм. Татар халкының үз дәүләтчелеге бар һәм без шуның белән бәхетле дә. Республикабызда төрле милләт вәкилләре бердәм-дус булып яши. Мөслимебездә генә дә егермедән артык милләт вәкиле, бер гаилә булып, бер-беребезнең телен-мәдәниятен аңлап, гореф-гадәтләребезне, традицияләребезне саклап яшибез. Алга таба да шулай дәвам итсен, – диде Татарстан халыклары ассамблеясенең Мөслим бүлеге җитәкчесе Рушат Солтанов.Ярминкәгә килүчеләр район үзешчәннәренең дәртле җырларын, бәйрәм тәбрикләүләрен тыңлап та хозурланды.

ЯҢА БАТЫРЛАР

Республика көнендә традиция буенча “Хезмәткә дан!” скверының яңа геройлары белән дә таныштык. Менә алар: “Туган як” агрофирмасы механизаторы Сирин Хуҗин, район Советының гомуми бүлек җитәкчесе Гөлназ Нәбиева, Мөслим лицееның химия укытучысы Раушания Хафаева, район үзәк хастаханәсе шәфкать туташы Нурсинә Маннанова, яшелләндерү һәм төзекләндерү үзәге грейдерчысы Валентин Романов, кошчы-фермер Илнар Закиров, район мәдәният йорты балетмейстеры Индира Тимкина, Иске Карамалы авыл җирлеге башлыгы Илнур Кәримов, спорт мәктәбенең бадминтон буенча тренеры Инсаф Ханов, Мөслим урта мәктәбенең “Ел укучысы-2019” титулы иясе Зилә Биккинина.Район башлыгы Рамил Муллин райондашларыбызны бәйрәм белән тәбрикләде һәм скверда рәсемнәре урын алган хезмәт һәм уку алдынгыларына шәһадәтнамәләр тапшырды.– Без – совет чоры балалары – газетада рәсемнәре чыккан әти-әниләребез, туганнарыбыз, классташларыбыз белән горурланып үстек. Бүген дан тактасына рәсемнәре куелган һәр райондашыбыз белән чын күңелдән горурланабыз. Киләчәктә дә җирлегебездә матур хезмәт куярга насыйп булсын, – диде район башлыгы.Бу көнне “Агромастер” җитештерү компаниясе генераль директоры Илгиз Исламовка һәм районыбызны матурлауга зур өлеш керткән җаваплылыгы чикләнгән “Лэнд-Сервис” җәмгыятенең генераль директоры Людмила Костычевага “Мөслим районының мактаулы гражданины” исеме бирелде.– Бердәм хезмәт бәрабәренә шундый матурлык тудыра алуыбыз белән чын күңелдән горурланам. Бүген район иң матур һәм төзек төбәкләрнең берсенә әверелгән икән, монда һәр мөслимленең тырыш хезмәте ята. Хезмәтемне шулай олылаганнары өчен мөслимлеләргә тирән рәхмәтемне җиткерәм, – диде Людмила Костычева.

МАШИНА АЧКЫЧЫ ҺӘМ ПАСПОРТЛАР ТАПШЫРЫЛДЫ

Бәйрәм тантанасы үзәк сәхнәдә дәвам итте. Район башлыгы мөслимлеләрне һәм кайткан кунакларны Республика көне уңаеннан тәбрикләде.Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнар Фәтхуллинага “Демография” федераль программасы кысаларында кайткан “Лада-Ларгус” машинасы ачкычын тапшырды. – Бүген республикабызда һәм районыбызда өлкәннәр өчен күп эшләнә. Республика җитәкчелегенә, һәр эшебезне һәм башлангычыбызны хуплап кабул иткән район җитәкчелегенә тирән рәхмәтебезне белдерәбез. Район үзәк хастаханәсе белән берлектә районыбызда яшәүче өлкәннәребезнең сәламәтлеген кайгырту һәм ярдәм күрсәтү буенча нәтиҗәле эшләрбез, дип ышанам, – диде Гөлнар Фәтхуллина. Рамил Муллин, Кыргызстан һәм Әрмәнстаннан килеп, районыбызда озак еллар яшәгән Роза Нугаева һәм Карэн Варданянга Россия Федерациясе паспортларын тапшырды. Ундүрт яшьләре тулган алты укучы да бу көнне район башлыгы кулыннан паспортлар алдылар.

БӘЙРӘМ “КОЯШЛЫ ЫК”ТА ДӘВАМ ИТТЕ

Кич бәйрәм Ык буенда концерт белән дәвам итте. Бәйрәмгә килүчеләрне тынлы оркестр дәртле көйләр белән каршы алды. Сәнгать мәктәбе оркестры һәр чараны тантаналырак, купшырак итә. Концертта Мөслимнең иң яхшы, иң талантлы коллективлары һәм башкаручылары чыгыш ясады. Су буйларын яңгыраткан көйләргә кечкенә артистлар да, яшьләр дә өздереп биеделәр, җырладылар. Аларның һәр чыгышы алкышларга күмелде.Район башлыгы Рамил Муллин, республика җитәкчелеге һәм үз исеменнән тагын бер тапкыр бәйрәм белән тәбрикләде, барлык мөслимлеләрнең фидакарь хезмәтенә югары бәя бирде. Көндезге чараларда катнаша алмаганнар “Хезмәткә дан!” аллеясе геройлары белән таныша алды. Алар, сәхнәгә чакырылып, тагын бер кат хөрмәтләнде. Бәйрәм шулай җырлап-биеп төгәлләнде. Концерт караучылар Мөслим күген бизәгән фейерверкның күптөсле балкышын да күзәтеп хозурланды.

Фәридә ГАЙНЕТДИНОВА, Мөнирә АРСЛАНОВА. Вадим Миннебаев фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мы муслюмовцы без - мөслимлеләр! Республика көне день Республики