Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республика җирлекләрендә этник состав үзгәреп тора

Казан кремлендә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр Советының утырышы үтте. Утырышны Президент Рөстәм Миңниханов алып барды.

Утырышта шулай ук Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәмәтшин, киңәшче Минтимер Шәймиев, премьер-министр Илдар Халиков катнаштылар. Төп докладны милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча эшче төркем җитәкчесе, Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев ясады. Аның сүзләренчә, Татарстанның шәһәр һәм районнарында соңгы елларда халыкның этник составы җитди төстә үзгәреп тора. Төп сәбәбе - миграция. 2011 елда республикага 131 мең чит ил гражданы килгән булса, 2015 елда бу сан 225 меңне тәшкил итә. Килгән милләт вәкилләрен урнаштыру, биредәге милләтләр арасында дуслыкны тәэмин итүдә, республикабызда эшләп килүче төрле этник-мәдәни үзәкләр, Татарстан халыклар Ассамблеясе, Татарстан халыклар дуслыгы йорты зур эш башкара, - диелде утырышта. Түбән Кама муниципаль район Башлыгы Айдар Метшин, Тәтеш районыннан Татьяна Адаева, Мамадыштан Елена Смирнова да, муниципаль районнардагы башкарылган эшләр белән таныштырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X