Көрәштә кызлар да сынатмый
Яңалыклар

Көрәштә кызлар да сынатмый

26-27 февраль көннәрендә Болгар шәһәрендә билбау көрәше буенча республика беренчелеге үтте.

Бәйгедә Татарстанның барлык районнарыннан 2004-2006 елгы үсмерләр бил алышты. 150 спортчы арасында чыгыш ясаган районыбыз яшьләре дә үз үлчәү авырлыкларында  призлы урыннарга чыкты: Рәфгать Амадеев, Самат Солтанов, Айсылу Гарифуллина – икенче, Алия Шәйхуллина, Ринат Мингәрәев, Дамир Бәдретдинов өченче урыннарны яулады. Көрәшчеләрнең тренерлары – Илшат Фазлыев һәм Илнар Сәетгалиев. 

Җиңүчеләргә һәм призлы урыннарны алучыларга кубоклар, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев