Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ренат Тимерҗанов: "Татарстанда тавыш бирергә килүчеләр саны башка субъектлардан шактый аерылып тора"

ТР буенча Баш федераль инспектор, сайлауларга килүчеләр саны сайлау кампаниясенең актив алып барылуы турында сөйли, дип белдерде.


Бүгенге сайлауларда Татарстанда, Идел буе федераль округының башка субъектлары белән чагыштырганда, сайлаучылар саны - иң югарысы. Бу хакта "Татарстан Республикасында Бердәм тавыш бирү көне - 13 сентябрь 2015 ел" мәгълүмат үзәгендә узган брифингта ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов белдерде.

Аның сүзләренә караганда, Татарстанда сайлауларга килүчеләр саны югары булуын округ киңәшмәсендә катнашучылар да билгеләп үткән.

"Сайлауларга килүчеләр саны башка субъектлардан шактый аерыла. Бу, барыннан да элек, тотрыклылык турында сөйли", - диде Тимерҗанов. Ул шулай ук сайлау кампаниясе актив үткәрелүен, шул вакытта сайлаучылар кандидатлар турында тулы мәгълүмат ала алуын билгеләп үтте. Ул, шулай ук, сайлауларда хокук бозу очраклары юк диярлек, дип билгеләп үтте.

"Мөрәҗәгатьләр һәм шикаятьләр саны, беренчедән, бик аз, икенчедән, алар җитди түгел - бу техник мәсьәләләр генә", - дип ассызыклады Тимерҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X