Реформалар чорында яшәргә язмасын!
Бервакыт Россия телевидениесе журналистының АКШның элеккеге дәүләт секретаре Генри Киссинджер белән әңгәмәсен тыңларга туры килде. Көтмәгәндә генә ул журналистны үз сораулары белән күмде. “Инде тәмам ныгып урнашкан укыту системагызны бетерүегез нинди максаттан иде? Дөньяда сезнекедәй камил бүтән андый система юк иде бит. Сез үстереп чыгарган генийлар бар җирдә дә нинди бөек ачышлар ясыйлар әнә. Төрле юнәлешләрдә патент алган иң эре ачыш хуҗаларының да күбесе сездән бит!”
Бар төр климатик зоналары да үзендә булган, бер очында кояш чыкканда икенчесендә инде баеган, Ходай Тәгалә бөтен төр табигый ресурсларны да жәлләмичә өеп-өеп биргән иң бай һәм уникаль илдә яшибез. Кул астында булган байлыкларыбызны сак, рациональ файдаланып яшә дә яшә, югыйсә. Тәмам туйдырган “реформа”лардан халыкның кайчан да булса башы чыгармы? Ни өчен бездә генә шундый гайре табигый система соң? Нилектән берәүләр төзегәнне икенчеләр җимереп саботажлык кылалар? Нинди бозык геннар соң ул бездә? Узган гасыр башыннан бирле күпме җитәкчелек алышынды, ни өчен коры вәгъдәдән ары әллә ни майтара алмадылар? Күпме буыннар, менә килер” диеп, зарыгып, коммунизмны көтте. Хәзер инде аның буш сүзгә генә корылган чып-чын утопия булганлыгы һәр сабыйга да мәгълүмдер.
Соңгы император Николай II премьер-министры Столыпин үз реформаларын тормышка ашыра калса, ил сәнәгать җитештерүе күләме ягыннан лидерлыкка чыгасы булган. Чит ил агентурасы мондый вәзгыять белән килешергә тиеш идеме соң? Столыпин физик рәвештә юк ителде. Ул башлаган реформалар турында да онытылды. Властька плехановчы-марксист В. Ленин килеп, өч гасыр тәхеттә утырган Рюрихларның монархия режимына нокта куйды. Бернинди халыкара кануннарга карамыйча, императорны, аның хатынын һәм дүрт баласын да ерткычларча юк иттеләр. “Нигезенәчә сүтеп искене, без төзербез яңаны” девизы астында эш итүче куштан вандаллар, һич тә кызганмыйча, илнең тарихи, мәдәни, архитектура ядкәрләрен тар-мар иттеләр. Илнең каймагы, элитасы булган меңләгән аристократия катламы чит илләргә качып югалды. Дусларым! Бу катлам, бәхет эзләп, төркем-төркем илдән-илгә күченеп йөрүче гастарбайтерлар гына түгел иде шул. Үзләренә сыеныр урын биргән илләр сәнәгате, мәдәнияте, фәненә алар керткән акыл капиталын кемнәр исәпләп караган соң? Үзенең вафаты алдыннан Ленин, соңгы кат талпынып, өр-яңа НЭП программасын тәкъдим итеп карады. Большевиклар юлбашчысын йомышчысы ролендә калдырган “халыклар атасы” ничек инде “финал”ына барып ятучы мескен бер картның сүзләренә колак салсын ди?! Азрак тын, иркен сулыш алып җиргә ябышып эшли башлаган иң булдыклы, урта кул крестьяннар катламы “халык дошманнары” дип игълан ителде. Болар инде кемгә дә мәгълүм, артыгын язып тормасак та буладыр. Сталин үлеменнән соң аның төп соратнигы булган Берияне “накаут”лап, тәхеткә киләчәктә “бөек кукурузчы” дип аталачак Никита Хрущев менде. Беренче эше итеп киткән режимның гөнаһларын “чиста суга чыгару”дан башлаган беренче секретарь тора-бара бөтен илне һәм дөньяны шаккатырды. Ярар инде. Шулай язгандыр. Алдагы истәлегемне бездән яшьрәк буын – Хрущев эпохасы белән таныш түгелләр өчен сөйлим. 1962-63нче еллар тирәсе булгандыр. Дусларым белән тәмам тугарылып уйнагач, тамак ялгарга дип, чабып, өйгә кайтып кердем. Өстәл уртасында кечерәк сандык зурлыгы посылка тартмасы тора. Әткәй-әнкәй, уклау белән тыгызлап төя-төя, шул тартмага кара тегермәндә тарттырылган көрпәле бодай оны тутырып яталар. Әле сабыйлыгымнан ерак та китмәгән яшьтә генә булсам да, кызыксынуым өстен чыкты: – Әткәй, нишлисез сез?– Менә улым, шәһәрдә яшәүче фәлән-фәлән апа-җизнәңә җибәрәбез моны.Атна-ун көн үткәндер. Өстәлдә тагын шул ук тартма. Шыплап тулган тартмада бу юлы биниһая күп махорка каплары ята иде. “Бөек кукурузчы”, эшче халыкны кукуруз диетасына утыртып, шул ук вакытта крестьянны да бер кап тәмәке күрергә тилмертте.Тәхетеннән көчләп куылган “реформатор”ны яңасы – Л. Брежнев алыштырды. Халык нәкъ менә шул чорда гына иркенләп тын алды да инде. Телгә алынган мифик коммунизм чаткысы да нәкъ менә шул вакытта чагылып алды шикелле. Унсигез ел властьта булып, бик тә йончыган Брежнев бабай уйламаганда бакыйлыкка күчкәч, ул урынга баш чекист Ю. Андропов килде. Шактый хәлсезләнгән, позицияләрен бер-бер артлы югалта башлаган илдә ныклы тәртип урнаштыру, азынган каракларның койрыкларын боргычлау һәм башка бик күп изге ниятләр белән эшкә алынган җитәкченең сәламәтлеге генә вакытсыз “хыянәт” итте.Өр-яңа “җирләрне ясалма сугару” программасы белән чираттагы җитәкче К. Черненко килде. Властьта бер ел да утыра алмаган Константин Устинович вафаты көнне үк партиянең киңәйтелгән пленумы җыелды. Беренче кандидат булып теркәлгән Ленинград обкомы җитәкчесе Романов кирәкле тавыш ала алмаган. Без без бит инде ул. Романовның практик, экономик һәм башка бик күп җентекләп уйланылган күп параметрлы теоретик идеяләрен тәмам бөлгенлеккә төшкән Кытай иленең бөек реформаторы Дэн Сяопин үзенә кулланма әсбап итеп ала. Нәтиҗәдә фантастик, космик уңышларга ирешкән ут күршебездән безгә гомер буе ак көнләшү белән көнләшергә кала.Ниһаять, карт яки картая барган җитәкчеләрдән тәмам гарык булган халык, егетләрдәй яп-яшь, энергияле М. Горбачевны күреп, тәмам өнсез калды. “Менә бу җитәкче ичмасам! Карагыз әле аның чыгышларын! Азган буржуйлар хәзер безнең белән сөйләшеп карасыннар! Илне халыкара аренада танытуда да алыштыргысыз зат булачак!” Халык шулай уйлады. Соңыннан булган хәлләр турында язуны кирәк дип тапмыйм.Озакка сузылган алышта конкурентын җайлап кына “матка утырткан” комбинатор Ельцин сменага килде. Беренче директивасы компартияне илкүләм тыю турында булды. Нинди ялгыш, аяныч адымга баруын бик соң аңлады шикелле Борис Николаевич. Партия ячейкалары белән рәттән балаларны яшьтән үк тиешле кысаларда тотучы, аларга тиешле тәрбия бирүче, бик тә кирәкле октябрят, пионер комсомол дружиналары да җан тәслим кылдылар. Вакыт һәм күрсәткән эшләре белән сыналган, нигезен бөек педагоглар Макаренко, Сухомлинскийлар корган, дөньяда иң алдынгы булган совет мәктәбенең укыту системасы да замана хәрәбәләре астында калып югалды. Укыту системасының тәмам тар-мар ителү ихтималыннан өнсез калган Ельцин югалтканнарын кабат тергезергә тотынды. Дөньяның иң усал, куркыныч затлары Дюпон, Морган, Рокфеллер янәшәсендә булган эмиссар Соросны РФ мәгариф системасын реформалау эшенә төп рольгә чакырып китерде ул. Рәхмәт хәзерге җитәкчебезгә. Бу гамәлләр ярамый гына түгел, ә тулаем дәүләтне дә бөтенләй башсыз калдыру ихтималы булган нәтиҗәләрен бары ул гына төшендерә алды Ельцинга. Узган гасырның соңгы ун елы илебезгә чиксез бәла-казалар китерергә өлгерде. Бер генә мисал китерәм. Халыкны юкка чыгаруда иң куркыныч чир – наркоманияне аздан гына тулысынча легальләштерми калдылар бит. “Үзең өчен” генә дип асраган әфьюнне йортыңда күпме дозада тотсаң да, ул җинаять җаваплылыгына эләкмәде. Хәтта полиция идарәсе бусагасында да демонстратив рәвештә үзенә инъекция ясаучылар да теркәлгән булган, диләр. Йортында наркотик тотучының теләсә кайсы вакытта сатучыга да әйләнү ихтималы ник бер түгәрәк башның уена кереп карасын?!Үзләрен иң бөек милләткә санаучы кылтык янкилар (америкалылар) шул чиккә барып җиттеләр ки, аларның ашау-эчү ритуаллары, пешергән ризыклары гына дөньяда иң сәламәте һәм камиле, имеш. Барча илләрне үзләре буйсынуында дип исәпләп, уңга да, сулга да төче акыл сата башладылар. Юк! Юк! Әбием-әниемнәр чорыннан ук килгән газиз татар кухнясы исән булсын! Йомыркага басып әзерләнгән өй токмачыннан пешерелгән укроплы-суганлы, итле-сөтле ашларын, бәлеш-өчпочмагын, тәбикмәк-коймак, бәрәңге пәрәмәче-чәкчәген, сөтле чәй, каймак, катыклар исән булсыннар! Кирәкми әвен биеклегендәге гамбургерлары да. Һәм башкалары да, берүк, бары үзләренә генә була күрсен!
Тимерхан ШӘРӘФЕТДИНОВ.
Баек.
Фото-Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев