Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районны газлаштыру тарихы

“Востокмонтажгаз” трестының 1нче санлы монтаж идарәсе (җитәкчесе – Ришат Мигранов) коллективы көче белән Мөслимнән Крәш. Шуранга, Ташъелга, Каенсаз авылларына, Симәк аша Тат. Бүләр, Исәнсеф, Исәнсеф-Чишмә авылларына һәм Тат. Бүләр авылы чатыннан Иске Сәет аша Сикиягә һәм Үрәзмәт, Бүләк, Үрәзмәт-Чишмә авылларына газ китерүче магистральләр салынды.

Ык елгасын кисеп чыгу белән бәйле булганга бу магистраль район газ бирү системасында иң катлаулысы иде. Торбаны Ык күперенә асып куюны күздә тоткан проектны техник инспекция үткәрмәде. Проектлар берничә кабат үзгәртелде, соңгысы – Ык күпереннән 250 метр өстәрәк су астыннан параллель ике тимер торба сузу варианты кабул ителде. Бу газүткәргечне төзүче монтаж оешмалары белән бергә һәр колхоз үзенең көченнән килгәнчә техника, кеше көче белән ярдәм итте. Район хакимияте газлаштыру фонды белән берлектә торбаларын тапты. Колхоз-совхозлар ул торбаларны Казаннан, Әлмәттән ташыдылар, газ торбалары салуда эшләүчеләрне торак белән, ашау -эчү белән тәэмин иттеләр. 
“СМУ-78” – Яр Чаллы шәһәренең “Спецстрой” тресты төзү-монтаж идарәсе коллективы Яңа Сәет, Мари Бүләр авылларын газлаштыруда эшләде. Әлмәттәге “Спецстрой” җәмгыяте (җитәкчесе – Рәшит Борһанов) Яңа Карамалы, Иске Карамалы, Горбуновка, Әлмәт һәм башка авылларны газлы итүгә зур өлеш кертте. 
Район газ участогы коллективы (җитәкчесе – Рафис Морзаханов) көче белән Мөслимнән Шуганка авылына, Иске Карамалы авылы чатыннан Яңа Карамалы, Сәфәр, Ясная, Коммуна, Горбуновка авылларына баручы магистральләр салынды. Бу магистральләрдә, республикада беренчеләрдән булып, “Оргсинтез” заводында җитештерелүче полиэтилен торбалар файдаланылды. Ул торбаларны тутыгудан саклаучы изоляция кирәк түгел. Подряд оешмалары магистраль торбалары суза башлау белән бер үк вакытта авыл халкы, авыллар эчендә газүткәргечләр монтажлау өчен баганалар (стойкалар) утыртты. Колхоз-совхозлар ул торбаларны Казаннан, Әлмәттән магистраль салына торган участокларга ташыды. Район оешмалары авылларда газ магистральләре, газ бүлү пунктлары төзүдә булышты. Ашлык кабул итү предприятиесе җитәкчесе Хәмзә Мирзаянов предприятиене газлаштыру белән бергә авылларда берничә ГРП төзеде, Торыш авылын газлаштыруда булышты. 
Хуҗалыкара төзелеш оешмасы (җитәкчесе – Гата Биккинин), ПМК-13 (җитәкчесе – Гавис Шәңгәрәев), “Мелиорация” оешмалары (җитәкчеләре – Мисхәт Нәбиев, Нияз Авзалов) берничә авылда ГРП төзеде һәм авыл эчендәге газүткәргечләрне төзүдә катнашты. “Сельхозтехника” берләшмәсе”, “Татсельхозмонтаж” оешмасы – ГРП эчендәге җылыту системаларын, “Сельхозэнерго” җәмгыяте коллективы – электр челтәрләрен, подстанция – тышкы электр линиясен, район элемтә узелы телефон линиясен эшләде. Коры сөт заводы (җитәкчесе – Әмирхан Шәйхәйдаров) газ җиһазлары, төзелеш материаллары белән тәэмин итүдә булышты. Райпо (җитәкчесе – Рашат Шәймәрданов) ГРП төзүдән башлап, авыл йортларын газлаштырып бетергәнче Ташъелга авылында газ кертүдә ярдәм итте. Берничә авылны газлаштырган хуҗалык җитәкчеләре дә булды. Аларның берсе – Мисхәт Нәбиев “Мәгариф” колхозы рәисе булып эшләгәндә Елгабаш һәм Краснояр авылларын газлаштыруда ярдәм итте, хуҗалыкның баш инженеры Мирсәет Хафизовның да ярдәме зур булды. Зөфәр Солтанов “Правда” колхозын җитәкләгәндә – хуҗалык авылларын, “Урожай” колхозына җитәкче булып күчкәч, әлеге колхозга кергән авылларны газлаштыруда зур көч куйды. “Мелиорация” коллективы – Горбуновка авылын, ПМК-13 – Иске Карамалы, юл төзү оешмасы “Нектар”совхозына кергән авылларны, “Сельхозхимия” Бүләк авылын газлаштыруда ярдәм итте. Авыл советы җитәкчеләре проектлар, техник документацияне туплау белән шөгыльләнде, мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре ГРПларны, котельныйларны агарту-буяу эшләрендә катнашты. 
Программа эшли башлаган елларда республикадагы газлаштыру фонды башкарма директоры Әксан Заһитов иде. Ул районнарда газлаштыру бер дәрәҗәдә барсын өчен тырышты, безнең инициативалы эшләү аңа бик үк ошап бетмәде. Газлаштыру программасы нигезендә безнең районга елга 2-3 километр газүткәргеч сузу планы куелды. Ләкин матди-техник һәм финанс ресурслары белән тәэмин ителмәде. Бу безне, әлбәттә, канәгатьләндерми иде.
 
Рәсемдә:“Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе”, Иске Карамалы авылы егете Рәшит Борһанов үзе монтажлаган ГРП янында. 
(Дәвамы бар). 

Рөстәм Шәрипов. 
Мөслим. 
Фото – авторның гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев