Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районны газлаштыру тарихы

1986нчы елның көзенә Мөслим-Александровка газүткәргечен төзеп бетердек. Бу төзелешкә бөтен район күтәрелде.

Подряд оешмалары эше дип, көтеп ятсак, төзелеш тагын берничә елга сузылган булыр иде. Техникалар керә алмаган участокларда траншеялар көрәк белән казылды, траншея төпләрен тигезләү, торбалар төшерелгәч аны торба өстенә кадәр күмү халык көче белән башкарылды. Мәктәп укучылары, СПТУ укучылары, колхозчылар, бюджет оешмасы хезмәткәрләре, партия оешмасы аппараты, башкарма комитет, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре – бер кеше дә бу эштән читтә калмады. Халыкны бу эшләргә мобилизацияләүне район партия комитетының идеология буенча секретаре Диктат Галиев оештырды. 1984 елда – Диктат Галиевич район Советы башкарма комитеты рәисе булып эшләгән чорда Мөслимнең АГРСы (автоматлаштырылган газ бүлү станциясе) белән үзәк котельные арасында газ магистрале салынды. Мөслим авылы эченнән, шәхси ихаталар аша жир асты магистральләре сузу зур тоткарлыклар, аерым кешеләрнең ризасызлыкларын китереп чыгарды. Диктат Галиевич, килеп туган уңайсызлыкларны хәл итеп, газ магистрален котельныйга кадәр китереп җиткерүдә зур көч куйды.

Газ магистраленнән тыш районның барлык ихтыяҗын канәгатьләндерерлек АГРС табып алып кайтырга кирәк иде. Бу эш шулай ук Энгель Гәрәевкә йөкләнде. Ул Ташкентка барып, бу оборудованиеләрне вагонга төяп җибәргәнче шунда яшәп кайтты. Районның газга булган бөтен ихтыяҗын тәэмин итәрлек АГРС җиһазлары, Мөслимнең хәзерге аэропорт микрорайоны янындагы посадка буена урнаштырылды.

 

Моннан тыш Мөслимнең үзәк котельныендагы иске җиһазларны сүтеп алып, өр-яңа газ котеллары, газ җиһазлары урнаштырасы булды. Бу эшләр ул вакытта Мөслим авыл советы рәисе булып эшләгән Илгиз Низамов һәм торак-коммуналь хуҗалыгы җитәкчесе Ринат Тулбаев җитәкчелегендә башкарылды. Котельныйны җиһазлауда коммуналь хуҗалык эшчеләре белән бергә “Сельхозтехника”, “Татсельхозмонтаж”, хуҗалыкара төзелеш оешмасы эшчеләре катнашты. 1986 елның сентябренә үзебезгә тиешле эшләрне башкарып бетерсәк тә, без газ алырга тиешле Александровка газ бүлү пунктында һәм аңа кадәр сузылган газ магистралендә эшләр төгәлләнмәгән иде. Бу этапта Мөхәммәт Сабиров, урында көн саен планеркалар үткәреп, ноябрь башына Александровка газ бүлү пунктына зәңгәр ягулык бирдертте.

1985 елның көзендә, район җитәкчелеге алышыну нәтиҗәсендә, районны газлаштыруда моңа кадәр куйган хезмәткә хөрмәт югалды. Район икътисадын үстерү, газлаштыру өлкәсендә зур хезмәт куйган район партия комитетының беренче секретаре Рәис Хәбибуллин Казанга күчерелде. Төзелешләрнең башында торган Гариф Хафизов, Яңа Чишмәгә район партия комитетының беренче секретаре итеп күчерелде. Диктат Галиев Яр Чаллыга күчеп китте. Район партия комитетының беренче секретаре итеп, Лаештан Җәүдәт Вәлиуллинны куйдылар. Мин 1985 елның сентябреннән район башкарма комитеты рәисе булып эшләдем.

1986нчы елның 5 ноябрендә Мөслимнең үзәк котельныена табигый газ җибәрдек! Районга югары басым астында (40атм), 219 мм диаметрдагы, стеналары 9 мм калынлыктагы торбалар аша китерелде. Энгель Гәрәев, Илгиз Низамов, Ренат Тулбаев, Мөхтәр Мифтахов, Илсөяр Кашапова, газ участогы һәм торак-коммуналь хуҗалыгы эшчеләре катнашында беренче факелны яндырдык. Шул көннән башлап районның үзәк котельные табигый газга эшли башлады. Район җитәкчелегенең газлаштыру мәсьәләсе белән кызыксынмавы сәбәпле, район үзәгендәге йортларга да, авылларга да газ кертү акырынайды.

1989 елда Республика партия өлкә комитетының беренче секретаре итеп Минтимер Шәрипович Шәймиев сайланды. Ул елларда илдә зур үзгәрешләр башланды: СССР таркатылды, коммунистлар партиясе бетерелде. Авырлыкларны күтәрергә күнеккән авыл халкы алга карап гомер итүен дәвам итте. Районның Ык елгасының сул ягында урнашкан хуҗалыклар, мөмкинлекләр табып, авылларны газлаштыру артыннан йөрде. Ул елларда “Трудовик” тәҗрибә җитештерү хуҗалыгы директоры булып эшләгән Мирзаян Баһауов һәм “Шуганка” совхозы директоры Сәлимхан Әхмәтхановның зур тырышлыгын билгеләп үтәргә кирәк. Мирзаян Баһауов прораб Хәниф Нәсыйфуллин, газлаштыру буенча бригадир Радик Габделхаков белән бергәләп Мөслимнең үзәк котельныеннан соң, авыллардан беренче булып, 1987нче елның 27 октябрендә Тойгелде авылындагы Фатыйх Габделхаков йортына зәңгәр ягулык җибәрелде.

Район үзәген һәм авылларны газлаштыруның икенче этабы 1994 елда башланды. 1994 нче елның 15 февралендә Мәскәүдә Россиянең “Газпром” компаниясе белән Татарстан хөкүмәте арасында үзара ярдәмләшү турында 5 еллык килешүгә кул куелды.

Бу – Республика тарихында, Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәрипович Шәймиевның алдан күрүчәнлеге, тапкырлыгы, аркасында төзелгән килешү. Килешүдә республика шәһәрләрен, авыл йортларын газлаштыру, бергәләп газ җайланмалары җитештерү, торбалар чыгару, газ магистральләре һәм газ бүлү станцияләре, газ саклагычлары, газ заправкалары төзү каралган.  

Безнең Республика өчен бу мөһим документның тагын берничә уңай ягын билгеләп үтәргә кирәк: килешүгә кадәр республиканың зәңгәр ягулыкка булган ихтыяҗын “ТатГаз” җәмгыяте тәэмин итте. Үзебезнең газ җитмәгәнлектән ул газны “Газпром” җәмгыятеннән алып сата иде. Шулай итеп бер арадашчы – “Татгаз” булу газның бәясен арттыра. Аннары ул елларда газүткәргечләр төзү өчен ресурслар, акча булмау, бу мәсьәләләрне хәл итү өчен төрле юллар эзләргә мәҗбүр итте. Килешү нигезендә моңа кадәр төзелгән газ объектлары барысы да бәяләнеп, “Газпром” балансына күчерелде һәм шул бәягә “Газпром” безгә яңа объектлар төзү өчен ресурслар бирде. Һәрбер яңа объект төзегән саен без аларны “Газпром” балансына тапшыра бардык, “Газпром” безгә икенче обьектлар төзергә ресурслар бирде. Төзелештә эшләүчеләргә хезмәт хакы түләрлек “тере” акчаларны Татарстан хөкүмәте бирде. Шулай итеп 2001 ел ахырына районда 9186 йорт яисә квартира газ белән җылытыла башлады, 710 километр озынлыкта торбалар сузылды, 219 социаль-мәдәни, 18 производство объектына газ кертелде.

Безгә килүче төп магистральнең Сарман районы Александровка авылыннан Мөслимгә кадәр булган өлешен төзү “Востокмонтажгаз” трестына (идарәчесе – Владимир Бартынев) һәм аның Әлмәттәге идарәсе СУ-5кә (җитәкчесе – Рафаэль Зәйдуллин) тапшырылды. Бу эшләр 1984 елларда башланды. Магистральне төзүдә һәм АГРСны монтажлауда заказчы ролен Бөгелмәнең нефть кудыру идарәсе (җитәкчесе – Сергей Лебедич) үз өстенә алды. Бу гади тел белән әйткәндә барлык эшләр әлеге оешма тарафыннан финансланды дигән сүз. Мондый зур ярдәме өчен без Сергей Петровичка мәңге рәхмәтле булырга тиеш, дип исәплим. Эшләрне заказчы ягыннан контольдә тоту УСЗМНның Әлмәт идарәсенә (АРНУ) йөкләнде. Аны якташыбыз – Иске Чакмак авылында туып үскән Фаил Мостафин җитәкли иде. Заказчы ягыннан мәсьәләләрне хәл итүдә аның ярдәме зур булды.

                                           (Дәвамы бар).

Рөстәм Шәрипов.

Мөслим.

Фото – авторның гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев