Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Яңалыклар

Районда янгынга каршы махсус режим урнаштырылды

Мөслимдә коры үлән янып китү очраклары артты.

2021нче елның 26 апреленнән 16 маена кадәр районда янгынга каршы махсус режим урнаштырылды. Гражданнарның урманнарга баруын һәм урманнарга транспорт чаралары белән керүне чикләү, басуларда камыл яндыру тыелуга карамастан, Мөслимдә коры үлән янып китү очраклары артты. “Ел башыннан 12 янгын очрагы теркәлде, шуның 7се – үлән яну. Янгынга каршы режимны, шулай ук үләнне һәм чүп-чарны яндыру тәртибен бозган өчен ике кеше административ җаваплылыкка тартылды. Махсус янгынга каршы режим шартларында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен административ штраф икеләтә арта”, – дип хәбәр итә Мөслим һәм Сарман районнары буенча күзәтчелек бүлеге җитәкчесе урынбасары Алмаз Әфләтүнов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама