Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Яңалыклар

Районда – яңа җитәкче

4 октябрь көнне район мәдәният йортында IV чакырылыш Мөслим муниципаль район Советының X – чираттан тыш сессиясе үтте. 

Сессия эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТРның урынбасары – Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм ТР Президенты Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары Илнур Гарипов катнашты. 
 

– Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов миңа Түбән Кама районы хакимиятендә эшләргә тәкъдим итте. Шуңа бәйле Мөслим муниципаль районы башлыгының һәм Мөслим район Советы депутатының вәкаләтләрен туктату турында гариза керттем, – диде Рамил Муллин.
 

Сессиянең көн тәртибенә куелган беренче мәсьәлә “Мөслим муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында” иде. Рафаэль Демидовның гаризасы кабул ителде һәм бертавыштан хупланды. Рафаэль Тимофеевичның отставкага китүе – оештыру мәсьәләләре белән бәйле процедура характерында. Ул район Башкарма комитетында эшләвен дәвам итә.
“Мөслим муниципаль район башлыгының, Мөслим район Советы депутатының вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында” мәсьәләсе депутатлар тарафыннан яклау тапты. Рамил Муллин, үз теләге белән отставкага китү сәбәпле, район башлыгы вазыйфаларыннан азат ителде.

 

– Рамил Муллин эшләгән чорда Мөслим районында халыкның тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлтелгән социаль-икътисадый мәсьәләләр уңышлы чишелеш тапты. Федераль һәм республика программалары кысаларында районда социаль һәм инфраструктура объектларын төзекләндерү юнәлешендә күләмле эшләр башкарылды. Рамил Муллинның эш тәҗрибәсе аңа яңа эшендә дә нәтиҗәле хезмәт куярга мөмкинлек бирер, дип ышанам, – диде Алексей Песошин.
Алексей Песошин Рамил Муллинга ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Рәхмәтен тапшырды. 

 

Көн тәртибендәге өченче мәсьәлә буенча Мөслим муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаруны Альберт Хуҗинга йөкләргә дигән тәкъдим керде. Депутатлар әлеге тәкъдимне бертавыштан хуплады. Альберт Робертович үзенә ышаныч белдергән республика җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде, район файдасына хезмәт итәргә ышандырды һәм Рамил Муллинга, рәхмәт әйтеп, уңышлар һәм яңа җиңүләр теләде. 
Альберт Хуҗин – тумышы белән Сарман районыннан. 1995 елда Мәскәү кулланучылар кооперациясе университетын тәмамлаганнан соң, Сарман РайПОсында баш бухгалтер урынбасары булып эшли. 1998-2001 елларда – РФ Федераль салым хезмәтендә ТР буенча өлкән дәүләт салым инспекторы, 2001-02 елларда “ТАИФ” ААҖ экономисты булып тора. 2002-10 елларда

– “Булгар Арыш” ЯАҖ һәм “Свияга” агрофирмасы” ҖЧҖ генераль директоры, 2011-16 елларда – “Друг компании” ҖЧҖ генераль директоры. 2016-18 елларда Альберт Робертович Мөслим районында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсен җитәкләде. 2018 елдан бүгенге көнгә кадәр “Август-Агротехнологии” дилерлык үзәге” ҖЧҖ генераль директоры булды. 
Сессиядә шулай ук “Мөслим муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына конкурс турында” һәм “Мөслим муниципаль районы Башкарма комитеты структурасына үзгәрешләр кертү турында” мәсьәләләре каралды.
Сессиянең көн тәртибенә өстәмә рәвештә “Мөслим муниципаль районының Мактаулы гражданины” исемен бирү турында” мәсьәләсе каралды. Депутатлар иҗтимагый совет тәкъдимен бертавыштан хуплап, Рамил Муллинга “Мөслим районының мактаулы гражданины” исеме бирелде. 

 

Рамил Муллин, ышаныч белдереп, теләктәшлек күрсәткән өчен республика җитәкчелегенә, оешма-предприятие җитәкчеләренә, авыл җирлекләре башлыкларына һәм район халкына рәхмәтен җиткерде.
 

– Фикерләремне райондашларым куәтләмәсә, бер нәрсә дә эшли алмас идем. Ышанычыгыз, сабырлыгыгыз һәм минем белән булуыгыз өчен рәхмәт! – диде ул һәм җирлегебезне саклау һәм үстерүне район җитәкчелегенә һәм халыкка әманәт итеп тапшыруын әйтте.

Римма Афзалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама