Районда 521 кеше онкологик авырулар белән исәптә тора
Диспансер учетында торган кешеләр елга бер мәртәбә булса да онкологка килеп күренергә тиеш.
Аларның 38е (19 ир-ат һәм 19 хатын-кыз) быел гына исәпкә алынган. “Беренче урында үпкә рагы, икенче урында – тире, өченчедә – күкрәк бизләре, дүртенче урында ашказаны-эчәк тракты рагы тора. 78 кеше шикләнеп, тикшерү өчен онкология диспансерына җибәрелде, диспансеризация вакытында яман чир 10 кешедә ачыкланган. Диспансер учетында торган кешеләр елга бер мәртәбә булса да онкологка килеп күренергә тиеш. Маммографка күренү дә чирне азайганчы дәвалау һәм кисәтү мөмкинлеген бирә. Елга бер тапкыр флюорография узарга да онытмагыз. Сәламәтлегегезне саклагыз!” – ди поликлиниканың онкология кабинеты шәфкать туташы Дилбәр Шабаева. Быел ачыкланган онкологияле иң яшь райондашыбызга – 37 яшь, иң өлкәненә – 87 яшь.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев