Район ягу сезонына әзер
Көзгә керәбез. Димәк, кышка да ерак калмый. Ә кышын яшәү һәм эш урының җылы булсын дисәң, бүгеннән үк чара күрү кирәк.
– Һәр оешманың ягу сезонына әзерлеге турында паспортлар төзелә. Бүгенге көндә Мөслимдәге барлык социаль объектларны ике котельный җылыта. Район мәгариф идарәсе, яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге, мәдәният бүлеге кышкы ягу сезонына әзер булуын белдерделәр, – ди район Башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге җитәкчесе урынбасары Илнар Сәйфиев.
Җиденче һәм тугызынчы санлы котельныйлар 34 мәгариф объектын, 14 сәламәтлек саклау учреждениесен, 31 мәдәният объектын, 6 спорт, 2 социаль яклау, хезмәт һәм мәшгульлек үзәге урнашкан биналарны җылылык белән тәэмин итә.
Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлегеннән хәбәр итүләренчә, августның беренче көннәреннән “Кышка әзерлек” профилактик операциясе башланган. Аның кысаларында мәктәпләр, балалар бакчалары, авыллардагы мәдәният йортларының, клубларның газ котеллары тикшерелгән. Тикшерү барышында берничә объектта газ котелларының төзек булмавы ачыкланган. Булган кимчелекләр санаулы көннәрдә төзәтелгән. Өлкәннәр, социаль яклау бүлегендә исәптә торучы гаиләләр, караучысыз калган райондашларыбызның хуҗалыкларындагы электр җиһазларының төзеклеге катгый контрольгә алынган.
– Кышка әзерлек – бик четерекле, катлаулы эш. Аны бер көндә генә башкарып чыгып булмый. Системалы төстә, даими эшләгәндә генә кышны проблемаларсыз чыгарга була. Техник яктан барлык оешма- предприятиеләрнең котельныйлары әзерлек сызыгында тора. Алдагы атнада җылылык белән тәэмин итү челтәрләренә тикшерү үткәреләчәк. Быел Укытучылар йорты янында барлыгы 30 метр арада җылылык торбаларын да алыштырдык, – ди “Мөслим инженерлык челтәрләре” җәмгыяте җитәкчесе Ирек Заһидуллин.
Мөслимдә 60 күпфатирлы йорт исәпләнә. Аларның барысында да икеконтурлы котеллар урнаштырылган, индивидуаль җылыту системалары көйләнгән. Йортлардагы төтен юллары, вентиляция каналлары ел дәвамында планлы төстә тикшерелеп тора.
– Фатирыңда индивидуаль җылылык системасы булу – зур сөенеч ул. Мин беренче катта яшәгәч, җылылыкны, гадәттә, сентябрь башыннан ук кушам. Быел ничек булыр. Кызларым Казанда яши. Җылылык биргәнне көтә-көтә үзләре дә чирләп бетә, балалары да борын тартып йөри башлый. Мөслимдә дә балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, хастаханәдә, башка бюджет оешмаларында ел саен җылылык биргәнне түземсезлек белән көтеп алалар. Сабыйларга җылы бигрәк тә кирәк. Көннәр суыту белән җылылык бирсеннәр иде! – ди райондашыбыз Гөлсинә Сәгыйдуллина.
– Безнең котельныйлар 41 оешма-предприятиене җылылык белән тәэмин итә. Ягу сезонына әзерлекне ел саен ягу сезоны тәмамлану белән башлыйбыз. Биналарның җылылык челтәре юдырылды, опрессовка ясалды, өзеклек килеп чыгу куркынычы булган урыннар ачыкланып, кимчелекләр вакытында төзәтелде. Җылылык челтәреннән имин файдалану өчен җаваплы кешеләрне укыттык. Хезмәткәрләребез дә, авария бригадалары да ягу сезонына әзер, – ди җитәкче Ирек Заһидуллин.
Район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Расыйл Фәттахов хәбәр итүенчә, мәктәпләр ягу сезонына әзер. Түбән Табын гомуми белем бирү мәктәбендә яңа котел урнаштырылган, учет узелы яңага алыштырылган, яңа төтен юлы куелган. Тат. Шуран мәктәбендә капиталь ремонт үткәрелгән. Бинаның түбәсе алыштырылган, яңа пластик тәрәзәләр куелган, мәктәпнең үзәк керү өлеше эшләнгән, тышкы ишекләр алмаштырылган. Мәктәпнең аш-су блогында да ремонт эшләре башкарылып, өр-яңа җиһазлар алынган.
– Кышкы ягу сезонына мәктәпләрнең әзерлеге аеруча мөһим. Укучыларның иминлеге, сәламәтлеге мөһим. Мәктәп котельныйларындагы сигнализаторларга, төтен юлларына тикшерү үткәрелде. Операторлар Әлмәт шәһәрендә газ җиһазларын имин эксплуатацияләү буенча укуларда булып, белемнәрен күтәрү турында таныклыклар – техник минимумнар алып кайтты, – дип хәбәр итә Расыйл Фәттахов.
Газ җиһазларын, җылылык мичләрен, төтен һәм вентиляция каналларын эксплуатацияләү алдыннан шәхси йорт хуҗалары да төтен юлларының, вентиляция каналларының чисталыгын кайгыртырга онытмасыннар иде!
Лилия Шәймиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев