Район оешма-предприятиеләре хатын-кызлары район башлыгының тәбрикләвен кабул итте
6 март көнне Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм тантанасы узды. Бу көнне сәхнәгә икенче, дүртенче балаларын алып кайткан әниләр күтәрелде. Аларга ана сертификатлары һәм Автоградбанкның бүләкләре тапшырылды.
Районыбыз оешма-предприятиеләрендә хезмәт куючы уңган-булган хатын-кызларны исә җитәкчеләре хөрмәтләде. Гүзәл затларны чәчәкләргә, бүләкләргә күмгән җитәкчеләр матру сүзләрен дә кызганмады.
Бәйрәм үзешчәннәрнең моңлы җырлары, балаларның дәртле биюләре белән үрелеп барды..jpg)





Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев