Реклама
Яңалыклар
Район газетасын яшәтик әле!
Соңгы елларда вакытлы матбугат чараларының күбесе укучыларын югалта. Укымый торган буын өлгереп җитте. Шундый шартларда газеталарны ничек саклап калырга?
Олылар кебек “Бар иде заманалар” дип башлыйм әле. Яшем буенча да, күргән-белгәннәремнән чыгып та үткәннәрне бүгенге белән чагыштырырга җөрьәт итә алам дип уйлыйм. Бүген сүзем – рухи азык булган газета- журналларга язылу турында.
Бар иде заманалар
Совет чорында туганнар һәм яшәгәннәр вакытлы матбугатка яздыру бу кадәр проблемага әйләнер дип башына да китермәгәндер. Халык, капланып, газета- журнал укыды. Беркем дә сине мәҗбүриләп яздырмады. Безнең өйдә, мәсәлән, әткәй белән әни колхозда эшли, әбекәй – пенсионер. Тәртип шундый: подписка вакыты җитте исә хат ташучы Рәшидә апа әбекәйгә пенсия алып килгән көнне газеталарга яздыра. Барыбыз да исәптә, олыларга да, балаларга да өлеш чыга. “Социалистик Татарстан”нан башлап, “Яшь ленинчы”га, “Ялкын” журналына кадәр язылдык. 6-7 төрле басма килә торган иде өйгә. Без генә түгел, һәр йортта шулай күпләп алдырдылар газета-журналларны. Еллык язылу иде бит әле ул. Заманасы өчен хаклары да булгандыр. Әмма “кыйммәт” дип зарланучы булмады. Ул вакытта, киресенчә, почтальоннарның зарланырлыгы бар иде. Чөнки аларның “йөге” шулкадәрле зур һәм авыр булды. Иңнәренә аскан сумкалары бүлтәеп чыгар иде. Рәшидә апа, газеталарны авылның бер урамына таратып бетергәннән соң, икенче урамныкыларын кире өенә кайтып ала иде. Үсә төшкәч, балалары да таратышты почтаны.
Авыртмаган башка – тимер таяк?
Ә бүген нәрсә? Мәгълүмати технологияләр кулланылышка ныграк кергән саен, халыкка хезмәт күрсәтүнең бу сегменты көчсезләнә бара. Халык мәгълүматны радио-телевидениедән, интернет чыганакларыннан алырга өйрәнде. Китапны да, газеталарны да электрон форматта укучылар арта. Шуңа да подписка кампанияләрен ниндидер курку белән каршы алабыз. Басма матбугат чаралары да, почта элемтәсе дә. Планлы экономика чорында яшәмәсәк тә, югарыдан конкрет саннар җиткерелеп тора. Ә “план” дигәннәрен үтәү елдан-ел авырлаша. 36 ел район матбугатында эшләп, мондый “кризис”ны күргәнем булмады. Редакция газета чыгару белән генә шөгыльләнде. Аңа яздыру һәм халыкка тарату почта эше иде. Бу аңлашыла да, чөнки газетадан кергән акчаның яртысыннан күбрәге почта өлешенә туры килә. Ягъни газетаны тарату өчен аны әзерләү, бастыру, кәгазь һәм башкалар өчен киткән чыгымнарга караганда күбрәк акча бүленгән. Бер мисал гына китерик, 2020нче елның икенче яртыеллыгы өчен “Авыл утлары” газетасына подписка бәясе 849 сум булып, шуның 376, 32 сумы (44 проценты) – редакциягә, 472,68 сумы почтага китә. Шуңа да карамастан авыртмаган башка – тимер таяк: подписка башлану белән редакция хезмәткәрләре урыннардагы почта бүлекчәләрен тинтерәтә башлыйбыз. “Ничә булды?”, “Тырышыгыз инде”, “Яздырыгыз инде” дип, тенкәләрен корытабыз. Халыкны кызыксындыру йөзеннән әбунәчеләр арасында бүләк уйнатулар да оештырабыз (андый акцияләргә почтаның күптән кушылганы юк). Матбугат үзәгенең акчасы ташып торганнан түгел. Анысына спонсорлар эзләргә, кем әйтмешли, “теләнергә” кирәк.
Һәркем үзенчә хаклы кебек. Почта хезмәткәрләре подписка бәяләренең югары булуыннан зарлана. Газета-журналлар бәяне күтәрү ягында түгел. Бензин хаклары, транспорт чыгымнары артуга бәйле күтәрелә бәяләр.
Теләгән әмәлен таба
“Авылда карт-коры гына калып килә, язылучы юк” дигән сүзләрне еш ишетәбез. Шулай да төп укучыларыбыз өлкән буын булуын күреп-ишетеп торабыз. Әйле-шәйле генә күрсә дә, әби-бабайлар район газетасына языла, анысы. Бер таныш әбием әнә нәрсә ди:
– Башкасына язылмасам да, “Авыл утлары”н калдырмыйм. Үзем укыганнан соң, күршеләргә бирәм. “Укыр әйбер бармыни анда?” дисәләр дә, сорыйлар!
Район газетасына гомере буе тугры калган Хәкимҗан Гарифуллинның (Әлмәт авылы) фикерен тыңлыйк:
– Газета-журналларга гомер буе язылдык. Элеккеге елларда колхозда партком секретаре булып эшләгәндә халыкны матбугатка яздыруда да актив катнаштым. Газетасыз яшәп булмый, “Авыл утлары”н көтеп алабыз.
Газета-журналларга яздыруда һәркемнең үз тәҗрибәсе. Үрәзмәт почта элемтәсе бүлекчәсендә дә еллар дәвамында кулланылган практикага таяналар.
– Икенче яртыеллыкка подписка башлану белән, гадәттә, ташламалы бәяләрдән язылу игълан ителә. “Кышка кереп, күпләп газларга түли башлаганчы язылып калыгыз”, – дибез. Моны аңлап, күбесе шул чорда язылып куя. Республика басмаларына караганда да күбрәк район газетасын яратып алдыралар бездә. Әле моңа кадәр газета алмаучылар арасында да киләсе ел өчен “Авыл утлары”на язылучылар бар. Хат ташучыларыбыз ял көннәрендә дә халык арасында, – ди почта бүлекчәсе җитәкчесе Рүзилә Шәмсиева.
Газета укучылары белән көчле
Авылда, юк-юк дисәң дә, газетага язылалар әле ул. Ә менә халык һәм ихаталар саны иң күп булган район үзәгендә подписка белән хәл шактый катлаулы. Хат ташучы һәм әбунәче Сак белән Сок хәлендә кала кебек. Бер-берсен таба алмыйлармы, теләкләре юкмы – аңламассың. Бу җәйдә район үзәгендә күзәтелгән хат ташучыларга кытлык хәлне тагын да катлауландырмасмы, әбунәчеләр кимемәсме, дип куркабыз. Ни дисәң дә, газета-журналны өйгә һәм көнендә китереп бирсеннәр өчен дип языласың. Җәен шактый вакыт атналар буе почта китерелмәгән участоклар да булды. Аерым алганда иң зур участок саналган алтынчы, өченче һәм Иске Вәрәш участоклары хат ташучыга интекте. Хәлдән чыгу өчен почта элемтәсе узелы хезмәткәрләре участокларга хезмәт күрсәтүгә алынды. Почтадан килеп ирешкән хәбәрләргә караганда, бу проблема хәл ителү алдында.
Мөслимдә яшәүчеләр арасында альтернатив подпискага өстенлек бирүчеләр, ягъни район газетасын матбугат үзәгенә килеп алу шарты белән язылучылар арта бара. Коллегалары, күрше-тирәләре белән чиратлашып йөри андыйлар. Оешмалары белән күпләп язылучыларга үзебез дә илтеп бирәбез газетаны.
Зарлана дип уйламагыз. Туксан еллык тарихы булган район газетасы яшәсен иде әле! Замана шаукымы да, интернет технологияләр дә аның гомерен чикләмәсен. Җирлегебез сулышын тоеп, үткәннәрне барлап яшик. Бүгенге эшләр белән рухланып, киләчәккә матур планнар корып, бергә яшик! Газета үзенең укучылары булганда гына көчле һәм яшәүчән!
Әлфинур Ногманова.
Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев