Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район электр челтәрләре хезмәтен киңәя

Район электр челтәрләре җәмгыятендә кулланучылар белән эшләү пунктын ачу тантанасы узды. Әлеге чарада район башлыгы Рамил Муллин, "Сетевая компания" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Илшат Фәрдиев , Әлмәт филиалы директоры Гамир Латипов, хезмәтләрне реализацияләү буенча директор урынбасары Геннадий Иванов, ремонт һәм төзекләндерү эшләрен башкарган "Электронефтегаз" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль подрядчигы...

Район электр челтәрләре җәмгыятендә кулланучылар белән эшләү пунктын ачу тантанасы узды. Әлеге чарада район башлыгы Рамил Муллин, "Сетевая компания" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Илшат Фәрдиев , Әлмәт филиалы директоры Гамир Латипов, хезмәтләрне реализацияләү буенча директор урынбасары Геннадий Иванов, ремонт һәм төзекләндерү эшләрен башкарган "Электронефтегаз" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль подрядчигы Зәкәрия Каюмов катнаштылар. Кунаклар яңа ачылган пункт бүлмәсе белән таныштылар, район электр челтәрләре җәмгыятендә эшлүчеләр белән аралаштылар. Әлеге пункт аша, технологик ялганулар буенча - электр линиясенә яңа тоташтыру, электр егәрлеген арттыру, кулланучы хуҗаны, исәпләү приборын алыштыру, исәпләү приборын йортның тышкы ягына чыгару, исәпләү приборын пломбалау кебек хезмәтләр башкарылачак. Шулай ук район электр челтәрләре җәмгыяте бинасы һәм әйләнә - тирәсендә дә төзекләндерү эшләре башкарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев