Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район башлыгы Р. Муллин мөслимлеләрне Корбан гаете белән тәбрикли

Сезне якынлашып килүче Корбан гаете уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм.

24 сентябрьдә җир йөзендәге барлык мөселманнар өчен иң изге булган һәм һәммәбезне игелек кылырга, шәфкатьлелеккә өндәүче Корбан бәйрәмен билгеләп үтәбез. Борынгыдан килгәнчә, Корбан гаете хәленнән килгән һәркемгә, "Аллаһы биргән нигъмәтләрдән мохтаҗларга да өлеш чыгар, аның әҗере меңе белән үзеңә кайтыр" дигән сүзләрне томышка ашыру мөмкинлеге бирә. Ислам динендәге халыкларның рухи-әхлакый сыйфатлары, тарихи традицияләре һәм мили гореф-гадәтләре чагылышы булган Корбан бәйрәме туганнарны бергә җыя, мәрхүмнәрнең каберен, исәннәрнең кадерен белү кирәклеген искә төшерә. Бу бәйрәм, башка дин вәкилләрен дә үзенәт артып, изгелекнең иге-чиге булмавын дәлилли.

Соңгы елларда милләтебезнең, бигрәк тә яшьләрнең дини гореф-гадәтләр белән кызыксына башлаулары шатландыра. Без үзебезнең Мөслим төбәге белән беррәттән, уртак тынычлык йорты булган Татарстаныбызда да төрле диндәге барлык милләтләр арасында татулык, хезмәттәшлек һәм бердәмлек булуына чиксез горурланабыз. Киләчәктәдә бер-беребезгә ярдәмләшеп яшәргә язсын.

Районыбыз мөселманнары, ислам әхлагы буенча яшәп, ислам динен тынычлык һәм иминлек дине, изгеэ ш-гамәлләргә өндәүче хак дин буларак һәрдаим танытырга омтылалар, олыларга ихтирам күрсәтүдә, үсеп килүче яшь буынны тәрбияләүдә күпләргә үрнәк булып торалар.

Изге Корбан бәйрәме алга таба да рухи камиллеккә ирешүгә һәм үз районыбызның муллыгы, биредә яшәүчеләрнең әхлакый иминлеге файдасына нәтиҗәле хезмәткә рухландырсын.Бу олы бәйрәм,барлык мөселманнарыбыз, башка дин тотучы якташларыбы зтормышына да аерым бер ямьөстәп, һәр йортка, һәр гаиләгә иминлек, муллык һәм бәрәкәт, сәламәтлек китерсен!

Рамил МУЛЛИн,

район башлыгы, район Советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X