Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“РариТЭК” газ ягулыгына ишекләрен ачты

Шушы көннәрдә "РариТЭК" компаниясенең җитештерү базасында Ачык ишекләр көне үтте. Транспорт чараларын газ ягулыгын күчерүгә багышланган очрашуда автранспорт предприятиеләре җитәкчеләре, баш белгечләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Компаниянең эшчәнлеге белән танышу Россиядә беренчеләрдән булып төзелгән уку үзәгеннән башланды. Автомобильләрнең төрле модельләрен газ ягулыгына көйләү тәртибе белән таныштыручы стендлар, техник...

Шушы көннәрдә "РариТЭК" компаниясенең җитештерү базасында Ачык ишекләр көне үтте. Транспорт чараларын газ ягулыгын күчерүгә багышланган очрашуда автранспорт предприятиеләре җитәкчеләре, баш белгечләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Компаниянең эшчәнлеге белән танышу Россиядә беренчеләрдән булып төзелгән уку үзәгеннән башланды. Автомобильләрнең төрле модельләрен газ ягулыгына көйләү тәртибе белән таныштыручы стендлар, техник җайланмалар, фильмнар күрсәтү өчен махсус экран белән җиһазланган уку үзәге, чыннан да, иң таләпчән автотранспортчының да зәвыгын канәгатьләндерерлек. "РариТЭК"ның 15 еллык эшчәнлеген яктырткан фильмны караганнан соң, фикер алышу гамәли яссылыкка, ягъни автомобильләрне газга күчерү цехына күчте.

Йөзләгән "КАМАЗ"лар тезелеп киткән иркен мәйданда "метан" ягулыгы тутырылган зур баллоннар бихисап. Компаниянең җаваплы белгечләре әлеге баллоннарны авыр йөк автомобильләренең шассиена урнаштыру тәртибен аңлата, техник характеристикасы белән таныштыра. Метанның куркынычсыз ягулык икәнен дәлилләү максатында, махсус стендка шартлаган баллон урнаштырылган. Әлеге ягулыкның төп үзенчәлеге: шартлаганда эчендәге детальләре читкә чәчелми һәм машинаны шартлатмый. Тулырак

http://shahrichalli.ru/tt/component/k2/item/5469-%E2%80%9Craritek%E2%80%9D-gaz-yagulyigyina-ishekl%D3%99ren-achtyi.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев