Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рамил Муллин: "Яшьләрне тәрбияләүдә өлкән буынның ролен күтәрү кирәк”

Бүген "Мизгел" яшьләр үзәгендә район җитәкчелеге, авыл җирлеге башлыклары, җирлекләрдәге ветераннар советы җитәкчеләре, ветераннар советы белән тыгыз элемтәдә эшләүче оешма-предприятие вәкилләре катнашында район ветераннар советы пленумы узды.

Төп доклад белән ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов чыкты. Тойгелде авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Равил Минһаҗев үзе җитәкләгән ветераннар оешмасының эшчәнлеге, Баланлы авыл җирлеге башлыгы Илүсә Исламова җирлектә өлкән буын вәкилләре белән үткәрелгән чаралар турында сөйләде. Пенсия фондының район бүлеге җитәкчесе Фәридә Ганиева пенсия түләүдәге яңалыклар белән таныштырды. Район башлыгы Рамил Муллин үз чыгышында районның социаль-икътисадый тормышындагы үзгәрешләр белән таныштырды, җәмәгать тормышында активлык күрсәткәннәре өчен өлкән буын вәкилләренә рәхмәтен җиткерде. "Безгә җирлектәге иҗтимагый структураларның эшчәнлеген тагын да арттыру, үсеп килүче буынны тәрбияләүдә өлкән буынның ролен күтәрү кирәк", - диде ул. Пленумда район ветераннар советы һәм президиумы составына яңа членнар сайланды. Соңыннан Үрәзмәт авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Вәлиев Хәсән Хантимер улына, Яңа Усы авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Романов Прокопий Дормидонтовичка район ветераннар советының Мактау грамотасы һәм истәлек бүләге тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама