Рамил Муллин: “Иң мөһиме – кешенең рухи дөньясы”
Мөслим районы башлыгы Рамил Муллин белән язучы Ләбиб Лерон әңгәмәсе.
– Рамил Хәмзович, табиб һөнәрен сайлагансыз, әмма Сезгә халык өчен башка юнәлештә эшләү миссиясе йөкләнгән – хәзерге көндә Мөслим районы хакимияте башлыгы буларак эшләвегезне дәвам итәсез.
– Мөслим – минем туган җирем. Ык буе әрәмәсендә уйнап, урманнарда җиләк җыеп, кышын чаңгыда шуып, табигатьне, җирне якыннан күреп, белеп үсү үз йогынтысын ясагандыр. Әнием гомер буе кинотеатрда бухгалтер булып эшләде. Әтием – шофер. Әни күңелебездә матурлык тәрбияләде. Өебез һәрвакыт нурлы, ризыгыбыз тәмле булды. Әти берәр җиргә командировкага китсә, әни бөтен өйне “сүтеп, кире җыя” торган кеше иде. Йорт эчендә җиһаз аз булса да, ул һәрвакыт нидер үзгәртә, юк кына чүпрәкне дә матур идеп куя иде. Әтием гел алдынгылар сафында булды, аның белән чиксез горурландык. Газетада фотосы чыкса, шатлана идек, аны кисеп алып, фотосын альбомга куя идек. Ул безне хезмәткә өйрәтеп үстерде.
Укырга кергәч, актив булганмындыр инде, класс командиры, комсорг итеп куйдылар. Музыка мәктәбендә укыдым. Актив тормыш позициясе миңа кече яшьтән үк салынган булгандыр, күрәсең. Ниндидер гаделсезлек, күңелгә ошамаган әйбер күрсәм, курыкмыйча, турысын әйттем. Комсомол бетәр алдыннан узган конференциядә: “Комсомол ул безгә шуны, тегене бирә, аннан да яхшы нәрсә юк, ул безнең якты киләчәк!” – дип чыгалар да ялкынланып сөйлиләр. Ә чынбарлыкта яшьләр комсомолга керергә бик атлыгып тормады, взнос җыю авырлашты. Мин: “Безнең икенче җыелыш булмаска мөмкин! Монда үз-үзебезне мактап утырабыз, комсомолдан берни дә калмады!” – дип чыгыш ясадым. Әнием Мәскәүдән 60 сумга пуловер алган иде. (Ул чакта аның хезмәт хакы – 60 сум булган!) Борчылып сөйли-сөйли шул пуловерга авторучка белән сызып бетергәнмен. Шулай итеп, комсомолдан киттем.
Табиб буласым килде. Әнием гомере буе бронхиаль астма белән чирләде. Аның төннәр буе авыруын күреп бик борчыла идем. Табиб булып, әнине дәвалыйсым килде. Хирург булырга омтылдым, санфактан лечфакка күчәргә уйлаган идем, әмма рөхсәт итмәделәр, хыялым барып чыкмады. Сәламәтлек саклау эшен оештыру буенча махсус түгәрәкләргә йөреп, шушы юнәлештә эшләргә уйладым. Укуны бетергәч, миңа Мөслимдәге санэпидстанцияне җитәкләргә тәкъдим иттеләр.
“Иманлы кешеләрнең нәселен дәвам итү күңелемә бик ятышлы”
– Без үскәндә Мөслим һәм Актаныш районнарында динне әллә ни тыю булмады. Хәзер район, дәүләт җитәкчеләре дә дингә тартыла. Сезне ислам динен кайтаруга зур өлеш керткән шәхес буларак беләбез. Моңа нәрсә этәргеч бирде?
– Дингә кайту киртәле юл булды. Беренчедән, мин һәрвакыт үз алдыма: “Ни өчен яшим? Яшәүнең мәгънәсе нәрсәдә? Нинди бурычларым бар?” – дигән сораулар куя идем. Галәм, табигать өстен канун буенча хәрәкәтләнә. Дөрес, без дарвинизм белән тәрбияләндек, әмма аның асылына тирәнрәк төшенсәк, бик күп каршылыклар барлыгын күрәбез.
Икенчедән, Аллаһыга шөкер, әбиләрем динле иде. Әти ягыннан әбием һәрвакыт намазда булды. Аның әйткән серле сүзләрен кабатларга, истә калдырырга тырыша идем. Ул намазын безгә кунакка килгәндә дә калдырмады. Әби намазга басса, өйдә тынлык урнаша: сөйләшергә, тавыш чыгарырга ярамый. Кечкенәдән аның намаз укыганын карап торырга яраттым, бу сихри күренеш күңелемә хуш килә иде. Репрессиягә дучар булган бабаемның да намазын калдырмаганын беләм, әмма әбием бу турыда бик ачылып сөйләргә яратмый иде. Иманлы кешеләрнең нәселен дәвам итү күңелемә бик ятышлы. Боларның барысының да миңа тәэсире булгандыр.
1990нчы елларда мәчетләр салынды, нур иңде. 30 яшь тулганда эзләнә башладым. Йосыф, Рамил һәм Госман хәзрәтләргә рәхмәтлемен. Рәшидә абыстай Исхакыйның бездә кунакта булуын яхшы хәтерлим. Аның намазның мөһимлеге турында сөйләгәне әле дә истә. Сеңлемнең туен хәмерсез, хәләл итеп уздыру да минем өчен зур ачыш булды.
Тормышта рухи яктан бер почмакка барып терәлгәч, Аллаһының рәхмәте белән җомга көнне уразага кердем һәм беренче намазымны укыдым. Әниемә шалтыратып: “Беренче намазымны укыдым”, – дидем. Ул да намазда, уразада булуын әйтте. Шулай итеп, күңелләребез тулып, елашып, бер-беребезне котладык. Хәзерге көндә, Аллаһыга шөкер, балаларым һәм тормыш иптәшем дә намазда, туганнарым да дингә тартылып килә.
Дин – кешелекнең, тормышның нигезе. Татар халкы дингә килми, дингә кайта. Чөнки милләтебезнең үткәне иманлы, әби-бабаларыбыздан калган бай дини мирасыбыз бар! Чыннан да, дингә кайткач, тормышта бик күп үзгәрешләр булды. Хәзер тормышка караш икенче. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән күп нәрсәгә Коръән тәгълиматы аша карыйм, гыйлем алуны дәвам итәм. Дөрес, барысы да җиңел генә бара дип булмый. Аллаһы Тәгалә сынауларын биреп тора, һәр заманның үз борчу-мәшәкате, шатлыгы бар.
“Кеше хакы, җәмгыять, милләт хакы дигән төшенчәләр бар!”
– Тормыш кискен үзгәрде. Без үскәндә аэропортлар булса да, юлсызлык үзәккә үтте. Пучы белән Олы Имән арасыннан бара алмыйча азаплана идек. Ул заманнарда күңелләр чиста, идеология бар иде. Хәзер икенче чор башланды: кешеләр бер-берсеннән, хәтта туганнар да бер-берсеннән читләшә башлады. Күзәтү һәм тормыш тәҗрибәгездән чыгып,бу мәсьәләләргә фикерегез ничек?
– Һәр чорның уңай һәм тискәре яклары бар. Ни өчен безгә тарих кирәк? Кешенең тормыш рәвеше үзгәрсә дә, аның эчке дөньясы шул ук. Кайсы гына гасыр әдәбиятын укысак та, мәңгелек төшенчәләр белән очрашабыз: мәхәббәт, нәфрәт, куаныч, югалту, сугыш... Бу табигый, кешенең эчке дөньясы үзгәрми, тышкы тирәлеге генә үзгәрә. Хәзерге татар дөньясын 20нче йөз башындагы милли тормыш белән чагыштырырга яраталар. Татар милли киеме дип Тукайлар заманындагы киемне атыйлар. Әмма аңа кадәр киемнәр башкача булган, Тукайлар яңача – җәдитчә, европача киенеп йөргәннәр бит! Элеккеге фотосурәтләрне карасак, киенү рәвешләре бөтенләй башкача икәнен күрәсең. Киемнәр үзгәрсә дә, кешенең эчке дөньясы, ихтыяҗлары кала. Байлар затлы киенгән, иганәчелек хәрәкәтен оештырып җибәргән, үз акчаларына мәчет-мәдрәсәләр, хастаханәләр салган һәм тоткан, рухи, мәдәни дөньяны баеткан. Әмма гади халыкның 1960нчы елларга кадәрге тормышына карыйбыз икән, аның бар яшәве ризык һәм кием табу өчен җан асраудан гыйбарәт булуына төшенәсең...
Мөслим төрле вакытларны кичерде. 1970нче еллар – гөрләп торган төзелешләр чоры, бу елларда балалар күп туа иде. Мөслим районында ул чорда елына бер меңгә якын бала туган. Бүген елына 150-160 бала туса, куанабыз. Элек бер мәктәпне 70 бала тәмамласа, хәзер район буенча аларның саны 70кә чак тула. Элек шуларның 80 проценты авылда калса, хәзер калучылары бармак белән генә санарлык. Районда иң кадерлесе – кеше. Аның биредә – кендек каны тамган туган җирендә калуы киләчәгебез өчен бик мөһим.
Колхозларның гөрләп торган вакыты. Бу заманнар әтиләр буынына бик якын. Ул аларның яшьлеге, матур хатирәләре... Юл булмаса да, интегеп, җәяү йөреп укысалар да, бик күңелле чак булган, чөнки кеше күп, күмәклек бар, идеология көчле. Әлеге тәрбия кешенең канына нык сеңгән. Идеологик үсеш эшләргә дә мөмкинлек биргән. Мин, 90-100 яшьлек әби-бабайларны туган көннәре белән котларга баргач, элеккеге тормышны сорашырга яратам. Алар ачлык-ялангачлык, юлсызлык шартларында сәнәк, көрәкләр белән, чабата яки кәлүшләр киеп, искиткеч зур хезмәт куйган. Шушы халыкны күтәрергә, күңелләрендә өмет уятырга нинди рухият, идеологик көч кирәк булган бит! Бу аларны җиңүләргә ирешергә, зур шәһәрләр төзергә, мул уңыш алырга илһамландырган. Идеологиянең массаларга йогынтысы бүгенге заман күзлегеннән тикшерелмәгән зур мирас ул! Моны өйрәнеп, бүгенге тормышка да кулланылышка кертәсе иде. Халыкның, дәүләтчелекнең идеологик кыйбласы булмаса, ул таралып бетә. Тел, гореф-гадәт кенә аңа нигез була алмый.
Дөрес, совет чорының аяныч яклары да бик күп! 1930нчы еллардагы күмәкләштерү сәясәтен генә карагыз. Күпме кеше сөргенгә озатылган! Алар авылның иң тырыш, зур хезмәт куеп ихатасын күтәргән кешеләре бит югыйсә! Бүгенге фермерлар бит инде алар! Кешене куркыту, бушка эшләтү, репрессияләр, азатлыкны, дин иреген, хөр фикерләүне тыю, таякка эшләтү, рәнҗетү һәм янаулар булган. Аллаһы Тәгалә күпме хезмәт куйган колхозларны ни сәбәпле юкка чыгарды? Болар барысы да – рәнҗетелгәннәрнең күз яше, каргышы нәтиҗәсе. Кеше хакына керү, килешүләрне үтәмәү дә булгандыр... Кеше хакы, җәмгыять, милләт хакы дигән төшенчәләр бар! Алар – кагылгысыз! Без, үткәннәрнең тискәре якларын онытмыйча, яхшыларыннан үрнәк алырга тиеш. Ә яхшы яклары күп иде...
Әнием коймак пешерсә, бер таба – өйгә, бер таба урамга, дусларга иде. Икенчебез өчпочмак алып чыга. Аз иде, әмма уртак булды, чөнки күңел киң иде. “Якты йөзең, такта чәең булса, шул җитә!” – диләр иде әниләр. Өстәлләр мул түгел, әмма кешеләр бер-берсен кунакка чакыра иде. Болар барысы да туганлык, дуслык җебен, күмәклекне ныгытуга хезмәт итте, халыкны берләштерде. Дөрес, хәзер өстәлләр бермә-бер мулрак Әмма ихласлык кимеде, чын күңелдән җыелып күрешүләр сирәгәйде. Табыннар мул, йортлар әйбәт, ләкин кешеләрдән зар-интизарны күбрәк ишетәбез. Ни өчен зарланабыз? Чөнки шөкер итми! Шөкер итми икән, аның күңеле тыныч булмый. Күңеле тыныч түгел икән, җаны да тыныч түгел. Җаны тыныч булмагач – ул бәхетсез! Мал бар, әмма тынычлык юк. Кеше һәрвакыт нәрсәдер эзли, аңа һаман нидер җитми. Мин авыллардагы әби-бабайлар янында еш булам. Алар бүгенге мул тормышка шөкер кылалар. Аллаһы Тәгалә: “Шөкер кылыгыз, мин өстәрмен”, – ди. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) хәдисен искә төшерик: “Иртән торгач тәнең сау, күңелең тыныч икән, көнлек ризыгың булса, бөтен дөнья синең аяк астыңда”. Хәзерге нигъмәтләргә шөкер итәбез икән, әлхәмдүлилләһ, күп эшләр башкарырга мөмкинлек бар. Безгә, үзебезне табып, уйланырга һәм гыйбрәт алырга кирәк.
“Без матур җирдә бәхетле яшәргә тиеш!”
– Җитәкче буларак авылларны да, район үзәген дә яхшыртасыгыз килә. Элек Мөслим урамнары башкача иде: кирәкмәгән корылмалар, тәртипсезлек... Җиде ел элек бирегә җитәкче булып килү белән Сез ни турында уйландыгыз?
– “ВАМИН” таралган вакыт. “Мөслим” агрофирмасы да таралды. Җирнең – 60, малның 70 проценты алар кулында иде. Аларның банкротлыкка чыгуы район таралуга тиң булды. Җидешәр ел сөрелмәгән басулар, юл җимерек, инфраструктура кайгыртылмаган. Иң аянычы – гөрләп торган фермалар юкка чыкты. Заманында Мөслим халкы тормышын мал карап алып барды. Ике меңгә якын мөгезле эре терлек кенә бар иде биредә. Терлек асрамый башлагач, абзар һәм сарайлар каралмый башлады, анда тирес, чүп җыелды. Ул чорда яшьләрнең берсе дә Мөслимдә калырга теләмәде. Эш юк. Җир 400 мең сум тора. Югыйсә, Россиядә җирдән күп нәрсә юк, нигә буш җирне шул бәягә сатып алырга?!
Эшне нидән башларга? Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич берничә район җитәкчесен Сингапурга җибәрде. Шунысы гаҗәпләндерде: хәзерге Сингапур – илле ел эчендә юклыктан гөлбакча ясаган дәүләт. Илнең бернинди табигый байлыгы, хәтта эчәр суы да юк! Ли Куан Ю, җитәкче булып килгәннән соң, себерке күтәреп, Сингапурны җыештыра башлый, агач утырта. Америкадагы депрессия елларында да юллар төзиләр, урамнарны җыештыралар. Санитар табиб буларак, мине Мөслимнең һәм авылларның тышкы кыяфәте бик борчыды. 70 авылга 350 зур чүплек бар иде. Туган авылым, бер урамлы Каенсазда гына да ике чүплек! Мөслимнең ишегалларыннан 3500 КамАЗ чүп чыгардык. Халыкның иске сарайларны сүттерәсе килми. Иң әүвәл бер ишегалдын җыештырып күрсәттек. Хәзерге көндә күпкатлы йортларның ишегалдында бер генә сарай да калмады. Алар урынын матур ишегаллары, балалар мәйданчыклары алды.
Авыл эчләрендә үзара салым акчасына 160 км юл салынды. Су проекты гамәлгә ашырылды. Мөслимгә, авылларга чишмә суы китердек. 7-8 мең кеше яши торган Мөслимнең зиратын чистартырга ике меңнән артык кеше чыкты. Әле кайчан гына аларның эченә керерлек түгел иде. Мөслимдә бер тротуар да юк иде, хәзер алар эшләнде, яңалары салынып килә. Яктырткычларның саны ун мәртәбә артты. Балалар бакчалары, мәктәпләр, хастаханә төзекләндерелде, клубларга тотындык. Парк һәм скверлар булдырылды, агачлар утыртылды, чистарту корылмалары төзелде. Мөслим матурлык үзәгенә әйләнде. Иске коймаларны сүттек, кабельләрне җир астына төшердек, урам бәдрәфләре урынына яңа, заманча бәдрәфләр эшләнде. Кайчакта, мине тәнкыйтьләп: “Нигә матурлыкка ул кадәр игътибар итәргә кирәк инде?!” – диләр. Беренчедән, Аллаһ матурлыкны ярата. Аның бер исеме Җәмил, “күркәм” дигән сүз. Без матур җирдә бәхетле яшәргә тиеш.
Икенчедән, яңа эшләнгән балалар мәйданчыгында балалар уйнап йөри. Алар инде элекке пычраклыкны белмәячәкләр, матурлыкны күреп үсәчәкләр. Ә матурлыкны күреп үскән бала киләчәктә дә гүзәллеккә омтылачак. Аларга дөрес нәсыйхәт тә бирелсә, безнең киләчәгебез өметле.
Өченчедән, матурлык инвестицияләр җәлеп итә. “Август” компаниясе җитәкчеләре килгәч, мин аларга Мөслимне, төзекләндерелгән объектларны күрсәттем. Алар үз кешеләренә: “Мөслимлеләр үзәкне әнә ничек төзегән! Безнең максат биредә менә шундый матур авыл хуҗалыгы булдыру”, – диде. Бу егетләрнең Россиянең башка район үзәкләрендә мондый матурлыкны күргәне булмаган! Шулай итеп Мөслим халкының тырыш, булдыклы, эшчән булуын белделәр. “Август” техникага гына да 2 млрд сум инвестиция кертте. Хәзерге көндә Үрәзмәттә ике млрд ярым сумлык роботлаштырылган ферма төзелә. Бу матурлыкка керткән көчебезнең инвестициясе түгелме?! “Намус”, “Туган як” агрофирмалары да инвестицияләр кертте. Аларда Мөслимдә эшләргә була дигән ышаныч һәм максат барлыкка килде.
Илгиз Исламов җитәкчелегендәге “Агромастер” заводы тракторлар җитештерә башлады. Бүген Россиядә мондый өч кенә завод бар. Шуларның берсе – Мөслимдә. Алар 250ләп агрегат җитештерә, чәчкечләрен Россиянең төрле төбәкләреннән һәм хәтта чит илләрдән дә сатып алалар. Бу – зур горурлык. Россиядә гриппка каршы вакцина ясый торган бер генә завод бар. Завод өчен чималның яртысы Белорусьта җитештерелсә, яртысы Дамир Шәңгәрәев җитәкләгән заводта – тавык эмбрионыннан Мөслимдә ясала. Бу эшләр үзебезнең егетләр – мөслимлеләр кулында.
Дөрес, җиребезнең күп өлешен читләр эшкәртә, дип бераз борчылабыз. Иншәллаһ, шулардан үрнәк алып, үзебезнекеләр дә үсәрләр. Шөкер, яхшы гына эшләүче крестьян-фермер хуҗалыклары бар. Игенчелек академиясе оештырып җибәрдек. Балалар күреп үссеннәр: бүгенге авыл хуҗалыгы “ДТ” тракторлары түгел, ә заманча, комфортлы авыл хуҗалыгы машиналары, югары технологияләр белән бәйле. Максатыбыз – аз көч кулланып мул табыш алу.
Аллаһыга шөкер, җиребез, табигатебез, тәҗрибәле өлкәннәребез, яшьләребез һәм бай тарихыбыз бар. Безгә боларның барысын бергә туплап, дөрес сәясәт алып барасы гына кала. Моның өчен мин Президентыбызга, министрларга, эшкуарларга һәм дусларыма, хезмәттәшләремә бик рәхмәтле. Күп эшләр уртак хезмәтнең, күмәк тырышлыкның матур нәтиҗәсе. Әмма иң мөһиме – кешенең рухи дөньясы!
“Музей – зур тәрбия, мәгариф учагы!”
– Мөслимдә әдәбиятка һәм, гомумән, җырга, сәнгатькә игътибар артты. Язучылар очрашуларга бик теләп кайталар...
– Археолог Альберт Борһанов җитәкчелегендә казу эшләрен оештырдык. Балаларның күңелендә: “Мөслим җирендә борынгы заманнан ук кешеләр яшәгән икән, нигә мин читкә китәргә тиеш?!”,–дигән уй тусын иде. Тарих, тел, әдәбият, мәдәният, мәгариф, дин бергә кушылсалар гына көчле. Аларның барысын да шушы җир – Мөслим туфрагы берләштерергә тиеш. Олпат әдипләребезнең, шәхесләребезнең сүзен, акылын балаларның аңында калдырырга кирәк.
Мин эшли башлаганда районда ике генә бию түгәрәге бар иде, бүген аларның саны егермедән артык. Һәр мәктәптә театр түгәрәкләре эшли. Тормыш ул – театр. Тормышта үз ролеңне тапмасаң, һәрвакыт пәрдә артында калачаксың. Ә безгә һәрчак сәхнәдә, алдынгылар сафында булырга кирәк!
Мәктәләрнең үз музейлары бар. Музей иске комган җыю гына түгел! Ул – зур тәрбия чарасы, мәгариф учагы!
“Райондагы балалар татарча сөйләшсен, иманлы булсыннар иде!”
– Бөтенроссия авыл Сабан туе да быел беренче мәртәбә Татарстанда – Мөслимдә узачак...
– Сабан туе искиткеч матур урында – Ык елгасы үзәнлегендәге әрәмәдә узачак. Әрәмә – тормышыма бәйле мөһим урын. Мин бик авыр туганмын. Әниемнең тулгагы бик озак барган. Мин туганнан соң, әтием, әрәмәгә барып, чәчәкләр җыеп кайткан. Вакытлар узу белән әрәмәгә маллар керде, аннан америка чаганы басты, шомырт та калмады, чүплек тә шунда иде, юынтык сулар да шунда агып төште. Хәзер бу урын яңадан табигатьнең гүзәл почмагына әйләнде, ял зоналары, амфитеатр, ипподром, бассейн, ясалма күлләр булдырылды. Әрәмәне халыкка элекке хәлендә кайтару күптәнге хыялым иде. Әйткәнемчә, бу урын – әтиемнең әниемә хөрмәте, ихтирамы һәм мәхәббәтенең символы.
Райондашларым туган җирен яратып, мәдәниятен, тарихын, гореф-гадәтләрен белеп үссә, киләчәгебез өметле булачак. Ни өчен Сабан туеның прологында 400гә якын баланы катнаштырабыз? Чөнки үзе катнашкан Сабан туе, беренчедән, бала өчен кадерле, икенчедән, әти-әнисе мәйданга: “Минем улым яки кызым катнаша бит!”, – дип килә. Аның өчен бәйрәм аеруча кадерле булачак, чөнки ул – аның мирасы, аның традициясе һәм аның киләчәге! Рус телен ихтирам итәм, әмма иң зур теләгем: балаларым, райондагы балалар татарча сөйләшсен, иманлы булсыннар иде!
Әңгәмәдәш – Ләбиб Лерон.
“Безнең мирас” журналыннан алынды.
Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев