Районыбызда үзара салым буенча халык җыеннары узуын хәбәр иткән идек
Әлеге төр җыеннар авыл җирлекләрендә узды, бу көннәрдә Мөслим авыл җирлегендә, шул исәптән оешма-предприятиеләрендә дә дәвам итәчәк
Район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов район активы белән очрашып, үзара салым җыю, түләү буенча актуаль сораулар буенча фикер алышты. Үзара салым программасының җирлегебездә тормыш шартларын уңайлы итү өчен күп кенә эшләр башкарырга зур ярдәм булуын билгеләп үтте. Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Байрханов 2024 елда башкарылган һәм 2025 елга планлаштырылган эшләр белән таныштырды", - дип хәбәр ителә район хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәрендә.
Фото - район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев