Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Райондашыбыз Жанна Байгузина Айфон отты

Мөслим районының Мари Бүләр авылында яшәүче 19 яшьлек Жанна Байгузинага бәхет елмайды. Ул яңа 15 модель айфон иясе булды

Жанна Байгузина – “Гаилә белән сайлыйбыз!” республика фотобәйгесенең җиденче җиңүчесе. Без райондашыбыз белән белән элемтәгә кереп, хис-кичерешләрен белештек.

– Бәйгедә катнашырга әнием тәкъдим итте. Бүген иртән сайлауга барыр алдыннан ул гаиләбез белән фотога төшеп, әлеге фотоны бәйгегә җибәрергә кирәклеген әйтте. Мари Бүләр мәктәбе бинасында урнашкан сайлау участогында биреп чыккач, әтием Эдисон, әнием Ольга һәм мин участок сайлау комиссиясе бинасы алдында фотога төштек. Фотоны конкурска җибәрдем. Мондый бәйгеләрдә катнашканым да, бүләкләр отканым да юк иде. Бу юлы да отармын дип уйламаган идем. Бүләк отуым хакында күрше Ираида апа хәбәр итте. Ул әнигә шалтыраткан. Шул арада социаль челтәрдә бүләк отуым беләк котлый, тәбрикли башладылар. “Шәһри Казан” газетасыннан да шалтыратып котладылар. Әлбәттә, бүләккә бик сөендем! – диде Жанна.

Фото – Жанна Байгузинаның шәхси архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев