Район хакимиятенең актлар залында оешма-предприятие, бүлек җитәкчеләре катнашында 2025 ел йомгакларына багышланган киңәйтелгән киңәшмә узды
Район башлыгы Альберт Хуҗин узган чараларга күзәтү ясап, Яңа ел алды чорына бурычлар билгеләде, бәйрәмнәр вакытында узучы чараларда халыкның иминлеген тәэмин итүнең төп бурыч булуын ассызыклады
Шулай ук ул җитәкчеләрне Түбән Табын коррекция мәктәбенең яңа җитәкчесе итеп билгеләнгән Гөлназ Сайфуллина белән таныштырды. Гөлназ Фирдәвес кызы моңа кадәр дә күп еллар шушы мәктәптә хезмәт куйган, директор урынбасары булып эшләгән.
Район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов 2025 елда узган төп чараларга һәм вакыйгаларга тукталды, елга йомгаклар ясады.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Салихҗанов Яңа елга багышланган чаралар планы белән таныштырды, мөслимлеләрне һәм районыбыз кунакларын узачак вакыйгаларда актив катнашырга чакырды. Бу хакта район хакимиятенең матбугат хезмәте яза.
Фото – район хакимиятенең матбугат хезмәте яза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев