Район хакимиятенең актлар залында чираттагы киңәйтелгән киңәшмә узды
Район башлыгы Альберт Хуҗин киңәшмәне таныштырудан башлады
Яңа вазыйфага билгеләнүчеләр:
– Галимуллин Булат Эльмер улы Мөслим районы прокуроры итеп билгеләнде.
Район башлыгы узган атналардагы чараларга күзәтү ясады. Шулай ук ул махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм илтү турында сөйләде, ярдәмне җыюга һәм баруны оештыруга үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәтен җиткерде.
Район эчке эшләр бүлегенең полиция җитәкчесе Булат Замалиев оператив хәл белән таныштырды. Ул янәдән мошенниклык очраклары теркәлүен әйтте, мөслимлеләрне уяу булырга, мошенникларга ышанмаска чакырды.
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни үсеш буенча урынбасары Марина Бәдретдинова "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" акциясе старт алуы турында сөйләде. Бу хакта район хакимиятенең матбугат хезмәте яза.
Фото – район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев