Район тарихын бергәләп язабыз
Журналистлар ел дәвамында районыбызда булган вакыйгаларны яктыртып бара, аларга бәя бирә, мөнәсәбәтен белдерә
Халыкның газетада чыккан мәгълүматка өстенлек бирүе юкка түгел. Журналистлар ел дәвамында районыбызда булган вакыйгаларны яктыртып бара, аларга бәя бирә, мөнәсәбәтен белдерә. Шул рәвешле “Авыл утлары” газетасы җирлек тарихын яза, елъязма барлыкка килә. “Мөслим-информ” белән хезмәттәшлек итүчеләр дә мәгълүмат чаралары аша тарихка кереп кала. Газетада иң күп язылган темаларны барлыйбыз.
2024 елда “Авыл утлары”нда сәламәтлек саклау темасына язылган материаллар зур күпчелекне тәшкил итә. Хастаханә эшчәнлеге, авыруларны кисәтү һәм дәвалау ысуллары, табиблар турында язмалар – ел дәвамында 58 материал дөнья күргән! Районда игълан ителгән "Сәламәтлек бишьеллыгы" программасын уңышлы тормышка ашыручыларның берсе – газета, димәк! Районыбызның баш табибы Дамир Сөләйманов бу хакта:
– Журналистларның сәламәтлек саклау темасына зур игътибар бирүенә һәм табибларның мәгълүмат чаралары белән актив эшләвенә без бик шат! Хәзерге заманда гражданнарга вакытында дөрес мәгълүмат җиткерү, авыруларны кисәтү сәламәтлек саклау өлкәсендә иң мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора. Хезмәттәшлегебез дәвамлы булыр, дип ышанам, – диде.
Икенче урында – юл хәрәкәте иминлеге темасы. Бу темага ел буе 48 язма дөнья күргән! Гаҗәпләнәсе юк, газета укучыларны юл фаҗигаләреннән саклау өчен, кагыйдәләрне үтәү кирәклеге турында даими искәртеп торабыз, алкоголь кулланып рульгә утыруның нәтиҗәләре турында да язабыз, махсус комиссия эшчәнлеген дә яктыртып барабыз.
– Мәгълүмат чаралары – төп ярдәмчеләребез, район журналистлары белән тыгыз элемтәдә торабыз. Мәгълүмат чаралары халыкны тәрбияли. Юл хәрәкәте иминлегенә кагылышлы яңалыклар “Авыл утлары”нда дөнья күрә, ДАИ хезмәткәрләренең эшен дә яктыртып баралар. Спиртлы эчемлекләр кулланып рульгә утыручыларны нәрсә көткәнен дә газетага язабыз, башкалар алардан сабак алсын иде, – ди ДАИның район бүлеге җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Мәгариф темасына да материаллар күп языла. Мәгариф өлкәсендәге яңалыкларны, проблемаларны һәм җиңүләрне даими яктыртып барабыз. Моннан тыш газетада “Заман һәм мәгариф” проекты да эшли. Быел мәктәп һәм балалар бакчалары тормышын, мәгариф хезмәткәрләре эшчәнлеген яктырткан 39 язма чыккан.
Мөслим – нигездә авыл хуҗалыгы районы, шуңа бу өлкәдәге яңалыклар, кыр эшләре, үз эшенең осталары турында материаллар әледән-әле дөнья күрә. Табыннарны икмәкле, тормышыбызны бөтен итүчеләр турында ничек язмыйсың инде?! Журналистлар авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең һәр эшен яктыртып бара: алар белән бергә җир эшкәртә, чәчә, үсентеләрне авыруларга һәм корткыч бөҗәкләргә каршы эшкәртә, бөртеклеләрне урып җыя.
Быел газетабызда “Ничек яшисең, авыл?” проекты да эшләде. Проект кысаларында авыл халкын борчыган мәсьәләләргә күбрәк игътибар бирергә тырыштык. Кече авыллар тормышын яктыртып бардык, авыл җирлекләре башлыклары белән әңгәмәләр үткәрдек, шуңа бәйле авыл кешеләренең көнкүреше, уңышлары һәм проблемалары да күбрәк чагылыш тапты.
Соңгы елларда мәгълүмат чараларында иң күп язылучы темаларның берсе – махсус хәрби операция. Без дә әлеге теманы даими яктыртып барабыз. Махсус хәрби операциядә катнашучы райондашларыбыз, егетләргә ярдәм итүчеләр – һәрдаим игътибар үзәгендә. Бу темага газетада берничә рубрика эшли, шулар арасында даими төс алганнары – “Безнең геройлар” һәм “Ватанпәрвәрлек”.
Хокук саклау, законнар үтәлеше турында да күп языла. Бу юнәлештә мошенниклык очракларына аеруча зур игътибар бирелә: газетада 32 язма чыккан. Кырыкалдарлар тарафыннан кулланылучы ысуллар, алардан саклану өчен киңәшләрне укучыларыбыз яратып укыйлар.
Иминлекне тәэмин итүгә юнәлтелгән тагын бер тема – янгыннан саклану. Бу юнәлештә дә материаллар күп языла. Янгын сүндерүчеләр ут-күз чыгуның сәбәпләрен аңлата, профилактика максатында башкарылган эшләр бәян ителә.
2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Районыбызда тәрбияле балалар үстергән, яшәү рәвешләре белән үрнәк матур гаиләләр күп, шөкер. Һәрберсенә барып җитә алмасак та (Гаилә елы белән генә чикләнмәбез, алга таба да язарбыз!), газетаның һәр санында диярлек нәсел җепләрен барлап, традицияләрне саклап, бер-берсен хөрмәт итеп яшәүче райондашларыбызның гаилә тарихлары язылды.
Районыбызда мәдәни чаралар еш үткәрелә. Соңгы елларда республика, хәтта Россиякүләм фестивальләр, бәйгеләр дә Мөслимдә уза. Аларның барысы да район газетасы битләрендә чагылыш таба. Моннан тыш мәдәният йортлары, музей-китапханәләр, мәдәният хезмәткәрләре турында да материаллар дөнья күрә.
Кул эшләренә оста райондашларыбыз да күп. Алар белән дә даими таныштырып барабыз. Матурлык тудыручыларны “Күңел бизәкләре” рубрикасында яктыртсак, шөгыле белән акча эшләү мөмкинлеген тапкан райондашларыбыз “Авылым уңганнары” рубрикасында дөнья күрә. Уңган-булган, оста куллы танышларыгыз булса, безгә хәбәр итегез!
– “Авыл утлары” район тормышын яктырта, район сулышын күрсәтә, район кешеләре турында яза. Халыкның шатлыклары да, борчулары, кайгысы да газетада урын ала. Мәгълүматны интернаттан алабыз дисәләр дә, заманча гаджетлар газетаны алыштыра алмый. Газета еллар дәвамында сакланучы актуаль документ булып тора, – ди иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов.
Гөлназ Җәлилова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев