Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Шушы чордагы мөһим мәсьәләләр барланды

А. Хуҗин узган чараларга анализ ясады һәм алдагы чорга бурычлар билгеләде.

Төзелеш эшләрен һәм үзара салым хисабына башкарыласы эшләрне контрольдә тоту, урамнарда һәм оешма-предприятиеләр территорияләрендә чисталыкны тәэмин итү, балаларның иминлеген тәэмин итү, урып-җыю эшләрен башкару мәсьәләләренә игътибар итте.

"Мизгел" яшьләр үзәге директоры Мансур Нәбиев "Урман иле" лагере эшчәнлеге турында сөйләде һәм киләсе елга планнар белән таныштырды. Киләсе елда лагерьда 4 смена эшләр дип көтелә. Анда 220дән артык бала ял итәр, дип планлаштырыла.

Район үзәгендәге мәктәпләрдә һәм Михайловка урта мәктәбе янындагы лагерьларда барлыгы 270 егет-кыз ялларын күңелле уздырган. 120 нәни райондашыбыз ял һәм хезмәт лагерьларына йөргән. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен Түбән Табын интернат-мәктәбендә 7 көнлек ял программасы булдырылган. Анда 50 райондашыбыз ял иткән. Шулай ук нәни мөслимлеләр өчен башка районнардагы лагерьларда ял итү мөмкинлеге дә тудырылган. Бу хакта "Офык" мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Аяз Бәдртдинов сөйләде. Ул мәктәптән тыш эшләр үзәгенең эшчәнлегенә дә тукталды.

Район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов 14 сентябрьдә узачак сайлауларга әзерлек белән таныштырды. Халыкның иминлеген тәэмин итүгә басым ясады.

Рәмилә Сәләмова фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев