Рәдит Хәйбрахманов : 50 елдан артык эш тәҗрибәсе бар аның
Алтынчы сыйныфта укыганда, беренче тапкыр тракторга утыра ул
Гади тракторчыдан колхоз рәисе, халык контроле рәисе, райком инструкторына кадәр күтәрелгән хөрмәтле зат ул. Тырыш хезмәте “Татарстанның атказанган механизаторы” исеме белән бәяләнгән аның.
Бүген 1 сыйныф укучысының ат җигеп печән ташуын күз алдына да китереп булмый. Беренчедән, аңа эшләргә әти-әнисе каршы килә, икенчедән, бүген 1 сыйныф укучылары әле үзләре генә киенә алмаска мөмкин. Ә Рәдит ага, 1 сыйныфны тәмамлагач, җәйге каникул буе Калинин исемендәге колхозда хезмәт куя: эскерткә печән ташый.
– Әти-әнием икесе дә гади колхозчылар иде. Мин бәләкәйдән үк әтием янында кайнаштым. 1 сыйныфны тәмамлагач, партком секретаре Назыйм Латыйповның аты белән печән ташыдым. Буем бәләкәй, ат җигәргә өлкәннәр булыша иде. Печәнне Ханә апа төйи, мин эскерт өючеләр янына алып барып бушатам. Икенче елны исә бригадир Мансур абый Заянов мине аш пешерүче Әнисә апага су, утын ташырга билгеләде. 4-5 классларда укыганда, атны үзем җигеп, тирес түгә идем. Шулай итеп, җәйге каникулларда уйнарга, ял итәргә туры килмәде. Ул чорга кире кайтып булса, бүген дә тормыш һәм хезмәт юлымны нәкъ шулай башлар идем, – ди Рәдит ага.
6 сыйныфта укыганда, беренче тапкыр тракторга утыра ул. Авылдашы Хәбибулла Лотфуллин аны үзенә ярдәмче итеп ала.
– Хәбибулла абыйга мең рәхмәт! Ул тракторга, техникага мәхәббәт уятты. Ике ел ЖВН агрегатында эшләдем, шуннан техникадан төшмәдем дә инде, – ди Рәдит Хәйбрахманов.
8 сыйныфны тәмамлап, имтиханнар биреп йөргәндә, аңа колхоз бригадиры Мөгътәсим Хафизов очрый. Ул чор бригадирлар колхоз рәисеннән соң икенче кеше буларак кабул ителә, аның сүзенә каршы барып булмый.
М. Хафизов әмере белән егет шул көнне кич сөт ташырга эшкә чыга.
– Җәйге чорда машина кузовы сөт бидоннары белән тула, хәтта, икенче кат итеп, өскә дә куя идек. Кышкы чорда бидоннар саны бераз кими. Болында бидоннарны машинага төйим дә паромга җиткәч бушатам, ташыйм. Паром белән Ык елгасын кичеп чыккач, бидоннарны яңадан машинага төйим. Болында бидоннар төягәндә, миннән ике яшькә генә зуррак савымчы Җәвәһирә Шәрифуллина ярдәм итә иде. Эшкә алынгансың икән, аны азагына кадәр җиткерергә кирәк! Моны безгә балачактан ук әтиебез өйрәтсә, колхозда эшли башлагач, өлкән абыйлар да шуны таләп итте. Шөкер, гомеремнең тырыш хезмәттә үтүе белән горурланам, – ди хезмәт ветераны.
Трактор йөртү, анда эшләү теләге сүрелми егетнең. Шуңа ул район үзәгендәге урта һөнәри техник белем бирүче училищеда тракторчы һөнәрен үзләштерә.
– Әткәйнең мине балта эшенә укытасы килгән иде дә, әмма мин үз теләгемне алга чыгардым. Без, 18 егет, трактор йөртү таныклыгы алып чыктык һәм барыбыз да колхозда хезмәт куйдык. Һөнәребез белән горурланып яшәдек! – ди Рәдит абый.
Чын егетләрчә армия хезмәтен дә намус белән үти алдынгы тракторчы. Хәрби хезмәттә калу мөмкинлеге булса да, Рәдит абый туган ягына ашыга. ДТ-75, “Беларус” тракторларында эшли. Гаилә кора, тормыш иптәше итеп Вәрәшбаш авылы кызы Бриллиантны сайлый. Төп йортта әти-әниләре, апа-сеңелләр белән дистәгә якын кеше бик матур гомер итә алар. Шушы чорда Рәдит абыйның үзләренә йорт салу теләге туа. Куркып тормый, колхоз җитәкчелеге тәкъдиме белән К-700 тракторын иярли ул. Бу юлы да сынатмый, җитәкчелекнең ышанычын аклап, республикада җир сөрү буенча беренче урынга чыга.
– Бу тракторымда алты елдан артык бик яратып эшләдем һәм һәрвакыт югары күрсәткечләргә ирештем. Үзебезнең колхоз җирләрен сөрүне төгәлләгәч, күрше Салауз-Муханда 200 гектардан артык басуны сөрә идем. Метрәйдә исә 2 мең гектарга якын җирне берүзем эшкәртәм. Беренче елны ук җир сөрү буенча республикада беренче урынны яуладым. Ул елны 1180 гектар җир сөрсәм, икенче елны (1977 ел) 1800 гектарга якын мәйданны эшкәрттем. Өйгә төнлә йокларга гына кайта идем. Иртә таңнан чыгып китеп, таңга хәтле диярлек басуда булдым. Йорт салу турында хыялым да тормышка ашты! Өйдәге тормышны әти-әни, җәмәгатем Бриллиант, балалар алып барды. Рәхмәт аларга, беркайчан да зарланмадылар! Мин хезмәтемдә матур нәтиҗәләргә ирешкәнмен икән, бу җиңүләрдә гаиләмнең дә өлеше зур, – ди Рәдит Хәйбрахманов.
Аның ирешкән уңышлары нәтиҗәсендә яшь гаиләгә кыйммәтле бүләкләр кайта. Рай-он тарафыннан бирелгән юллама нигезендә Болгария республикасына сәяхәткә дә барып кайта ул. Район һәм республика тарафыннан “Иж-Юпитер”, “Урал” мотоцикллары, суыткыч һәм башка кыйммәтле бүләкләрне алган көннәрен, шатланып, оныкларына сөйли Рәдит Хәйбрахманов. К-700 тракторында җир сөрүдә ирешкән уңышлары өчен Рәдит абыйга хуҗалык тарафыннан “Атказанган колхозчы” исеме бирелә. 25 яшендә исә “Татарстанның атказанган механизаторы” исеменә лаек була. ВДНХның истәлекле медале, “Коммунистик хезмәт ударнигы” күкрәк билгесе дә кадерле ядкарь булып саклана.
Уңган хезмәт ударнигын, шул ук вакытта гадел һәм туры сүзле егетне район җитәкчелеге яңа эшкә “кодалый”: Р. Хәйбрахмановны Саратов шәһәрендәге партия мәктәбенә укырга җибәрә. Биредә укып, яңа белем туплап кайткан Рәдит аганы район Башкарма комитетына инструктор итеп билгелиләр. Берничә ел хезмәт куйгач, аңа район халык контроле комитеты җитәкчесе дилбегәсен тапшыралар. Биредә дә 4 ел хезмәт куя, һөнәрен зур төгәллек белән башкара ул. Үзе хезмәт куйган Калинин исемендәге колхозны да җитәкләргә туры килә Рәдит Хәйбрахмановка. Авылдашлары белән килешеп, аңлашып, бик матур эшлиләр, игенчелектә, терлекчелектә матур нәтиҗәләргә ирешәләр. Туган авылын газлы итү дә Рәдит ага җилкәсенә төшә, аның бәхетенә туры килә. Документлар буенча хезмәт стажы 40 елга якын булса, 1 сыйныфтан ук эшли башлавын исәпкә алсаң, 50 елдан артык эш тәҗрибәсе бар аның. Рәдит ага бүген дә тик утырмый. Метрәй авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе буларак, авылның өлкәннәрен кайгыртып, аларны барлап яши, төрле очрашуларда катнаша.
– Шөкер, сиксәнне ваклыйм инде. Авылдашларым белән бер-беребезне хөрмәт итеп яшәдек. Бүген дә, кем белән генә очрашсак та, хезмәт елларыбызны сагынып искә алабыз. Ул чорларның авырлыгы инде онытылган, матур хатирәләрне генә искә алабыз. Хезмәт кешене бозмый, бизи генә! Авылыбызда гомер итүчеләрнең күбесе нәкъ менә тырыш, фидакарь хезмәтләре белән мактаулы булды, шуңа хөрмәтле, – ди, чәчләренә чал керсә дә, күңел көрлеген, рух ныклыгын югалтмаган хезмәт ветераны Рәдит Хәйбрахманов.
Фәридә Гайнетдинова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев