Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Һәр язу артында – гаилә тарихы

Гражданлык хәле актла­рын теркәү бүлеге җитәкчесе Язилә Мәгалимова белән бүлек эшчәнлеге, җирлегебездә халык саны үсеше турында сөйләштек.

Язылышу һәм тууны теркәүдән тыш, ЗАГС бүлеге гражданнарга күптөрле дәүләт хезмәтләре тәкъдим итә.

 

– Язилә Шәрипҗановна, гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге язылышу һәм ту­уны теркәүдән тыш тагын нин­ди хезмәтләр башкара?

– Бу ике акттан тыш граж­данлык хәле актларын теркәү бүлеге гражданнарга дәүләт хезмәтләренең зур спектрын тәкъдим итә. Гражданлык хәле актларына язылышу, аерылы­шу, уллыкка алу, ата булу, исем­не үзгәртү, кешенең тууы һәм үлем керә.

Район гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә кәгазь һәм электрон вариант­та 128 мең архив язмасы сакла­на. Бездә 100 ел сакланганнан соң алар республиканың Мил­ли архивына мәңгелек сакла­нуга тапшырыла. Быел 1921 ел­дан 1925 елга кадәр булган язма­ларны Милли архивка тапшыру буенча күләмле эш башкарыл­ды. Быел 1926 елдан 1940 елга кадәр булган гарәп һәм латин графикасындагы язмаларның рус телендә бастырылган китап вариантлары булдырылды.

Хәзер бездә архивны туплау, исәпкә алу, эшкәртү, граждан­лык хәле актлары язмаларының электрон вариантын система­лаштыру алып барыла.

Ел дәвамында шулай ук бик күп төрле гаризалар кабул ител­де. Әйтик, 2021 елның 11 аенда без 605 гражданлык хәле актын теркәдек, 1758 юридик яктан әһәмиятле гамәлләр башкардык.

– Узган ел белән чагыш­тырганда туучылар саны ни­чек үзгәрде? Һәм, ни кызга­ныч, үлүчеләр саны артты дип беләбез.

– 2020 ел башыннан барлык бала табу йортларында туган балаларны теркәп бару буры­чы куелды. Бу эш быел да дәвам итә. Шул сәбәпле районда туу­ны теркәү саны бары тик 57не генә тәшкил итте. (2020 елда туучылар саны 111 иде). Туган балаларның 32се – малай, 25е – кыз бала.

Икенче һәм аннан соңгы ба­лалар туу өстенлек итә. 2021 елның 11 аенда теркәлгән 11 бала – әти-әниләренең берен­че, 21 бала – икенче, 14 бала – өченче һәм 11 бала дүртенче һәм аннан соңгы балалар булып дөньяга килде.

Ел дәвамында җирлегебездә 89 пар гаилә корды. Шул ук ва­кытта аерылучылар да бар. Узып баручы елның 11 аен­да районда 51 гаилә таркал­ды. Башка саннарга килсәк, 9 кеше исемен яисә фамилиясен үзгәртте, 17 балага әти билгеләү акты теркәлде.

Тормышның башы бул­ган кебек, кызганыч, ахы­ры да бар. Соңгы 25 елны ал­сак, иң күп үлүчеләр 1999 елда булган. Короновирус чиренең нәтиҗәсе буларак, соңгы ел­ларда үлүчеләр саны кискен ар­туы күзәтелә. Районда быел 383 үлү очрагы теркәлде. 2020 ел белән чагыштырганда, бүгенге көнгә югалту 9 кешегә күбрәк. Үлүчеләрнең 174е – ир-ат, 209ы – хатын-кыз.

– Язилә Шәрипҗановна, быел бүлек эшчәнлегенә нин­ди яңалыклар кертелде?

– 2020 елда «ЕГР ЗАГС» (Единый государственный ре­естр записей актов граждан­ского состояния – граждан­лык хәле актларын теркәүнең бердәм дәүләт реестры) Феде­раль дәүләт мәгълүмат система­сы тулысынча гамәлгә кертел­де. Бүгенге көндә барлык таны­клыкларны һәм белешмәләрне яшәү урыны буенча гына да алу мөмкинлеге тудырылды, оеш­маларга мәгълүматлар запро­сларсыз автомат рәвештә китә.

Тагын бер яңалык – 2021нче елның 16 июленнән һәр граж­данин язылышканда һәм аеры­лышканда штампны паспорты­на куяргамы яки куймаскамы – үзе сайлый ала.

ГХАТ органнары 143-ФЗ санлы “Гражданлык хәле акт­лары турында”гы Федераль законга таянып эшли. Әлеге законга үзгәрешләр кертел­де һәм алар агымдагы елның 30 декабрендә үз көченә керә. Үзгәрешләрнең берсе – граж­данлык хәле актларын теркәү буенча барлык хезмәтләрне яшәү урынына бәйләмичә, теләсә кайсы ЗАГС бүлегендә алып булачак.

– Мактауга һәм хөрмәткә лаек гаиләләрне исемләп китсәгез иде.

– Ел саен Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне истәлекле һәм үзенчәлекле итеп узды­рыла. Быел бу көнне Олы Чак­мак авылында гомер итүче Гөлмаһира һәм Мөхтәр Габи­дуллиннар гаиләсенә тантана­лы шартларда “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тап­шырылды.

15 сентябрьдә Казан Кремлендә Татарстан Респу­бликасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә тантаналы кабул итү мәҗлесе узды. Безнең районнан бу ча­рада биш бала тәрбияләүче Лу­иза һәм Нияз Габдрахмановлар гаиләсе катнашты. Луиза ха­ным “Ана даны – Материнская слава” медаленә лаек булды.

– Язилә Шәрипҗановна, бүлек эшчәнлеге белән кай­дан танышырга мөмкин?

– Күпчелек кеше мәгълүматны интернет челтәрләре аша алуын истә тотып, гаилә кыйммәтләрен үстерү максатыннан үткәрелә торган чараларны традицион массакүләм мәгълүмат чара­лары белән беррәттән Мөслим порталында, Инстаграм челтәрендә үзебезнең рәсми биттә яктыртып барабыз.

Агымдагы елда беренче булып туган баланы котлау, игезәк бәбиләргә таныклык тапшыру, елның йөзенче ба­ласы туу белән әти-әниләрен тәбрикләү – болар барысы да куанычлы вакыйгалар. Һәм без гаиләләрнең шатлыкларын ур­таклашып, һәр вакыйганы күз уңында тотарга тырышабыз.

Туу, үлү датасын үзгәртеп булмый, алар бары тик факт бу­енча теркәлә. Ә һәр язу артын­да – кеше, аның язмышы, тор­мышындагы мөһим вакыйга­лар, гаиләсенең тарихы.

Мөнирә Арсланова.

Фото – “Мөслим–информ”архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев