Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Һәр үләннең – үз вакыты

Дару үләннәрен коры һәм кояшлы көндә җыю яхшы.

*Дару үләннәренең сабакларын һәм яфракларын, чәчәкләрен – үсемлек чәчәк аткан чорда, ә орлык һәм җимешләрен алар өлгереп җиткәч, иртән яисә кичке якта җыю файдалы. Өлгермәгән җимеш һәм орлыкның сыйфаты начар була, дару ясарга ярамый.

*Дару өчен яраклы үлән тамырларын гадәттә көз көне җыялар.

*Әгәр дә дару өчен үсемлекнең бөтен өлешен җыярга кирәк икән, аны чәчәк ату чорында җыялар. Шулай да мәтрүшкә, әрем, бака яфрагы һ.б. кайбер дару үләннәрен ике ел аша, ландыш кебекләрне өч һәм дүрт ел аша җыярга киңәш ителә.

*Үсемлек бөресен, чәчәкләрен һәм яфракларын кайчы белән кисеп алу уңай була.

*Үсемлек тамырын пычак яки көрәк белән ка­зып алалар.

*Җыелган тамырларны, яфракларны һәм чәчәкләрне – кәрҗингә, орлыкларны – тартма­га яисә капчыкка, ә сусыл җимешләрне кәрзингә салу яхшы.

*Җыелган дару үләннәрен сортларга аера­лар һәм яңгыр үтми торган җиләс, күләгә урын­га куеп киптерәләр. Киптерү өчен үләннәр чиста җәймәгә юка катлам итеп җәелсә яисә көлтәчекләр рәвешендә бәйләнеп куелса, киптергәндә берничә тапкыр әйләндерелсә, алар тиз кибә.

*Тамырларын киптерү алдыннан чиста суда юа­лар, эрерәкләрен, тиз кипсен өчен буйга яралар, берничә өлешкә аркылыга кисәләр.

*Дару үләннәрен киптерергә куйганнан соң кул­ларны сабын белән яхшылап юарга кирәк.

Дарулар булмаганда, өй шартларында «яшел ап­тека» яки «тере аптека»ның булуы бик уңай. Ләкин дару үләнен дә табиб кушуы буенча гына файдала­нырга икәнлеген онытмаска кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев