Реклама
Яңалыклар
Һәр күңелдә шигырь уты бар
Һәр күңелдә шигырь уты бар
ҖӘЙ ҖӘЙ БУЛСЫН
Кышка ничек тә ярый ул:
Салкын, буран булса да,
Кояш та атналар буе
Күренмичә торса да.
Ә җәй инде чын җәй булсын,
Аңа салкын килешми.
Вакытында су җылынмый,
Алма, җиләкләр пешми...
Бик сагынып көтсәк тә без,
Колач җәеп килми җәй.
Әллә инде картайганмы,
Ни кирәген белми җәй.
САНДУГАЧКА
Тәрәз төбемә килеп
Сайрамасаң ни була?
Сине тыңлаган саен бит
Минем күңелем тула.
Сайлагансың тәрәзәмне,
Сайра инде сайрагач.
...Сиңа сәхнә булып үскән
Тәрәз төбемдә агач...
ЯУЧЫ, ЯҢГЫР
Ялындырып килә яңгыр,
Яумый да яумый гына.
Күпме ялварабыз юкса,
Юк бит, оялмый гына.
Сулар сибешеп карыйбыз,
– Яучы, яңгыр, яу, – дибез.
– Синең яумый торуларың
Безгә бит зыян, – дибез.
Болытлар да куердылар,
Җилләр исеп карады.
Инде ява гына дисәк,
Болыт тагын таралды.
Яу, яу, яңгыр, яумый торсаң,
Дөнья кибеп бетә бит.
Бар табигать, сиңа карап,
Мәрхәмәтең көтә бит.
САБАНТУЙ
Мөслимебез Сабантуйга
Күп җыйды кунакларны.
Күреп сөенсеннәр, диеп,
Без яшәгән якларны.
Мөслим – безнең йөрәкләрдә,
Мөслим – безнең күңелдә.
Бүген шатлык хисләребез
Моңнар булып түгелә.
Бүген бездә милли бәйрәм,
Бүген бездә Сабантуй.
Барыбызны куанычка,
Шатлыкларга салган туй.
Ыгыбызда аккошлар да
Канат кагынып тора.
Алар да бит кунакларны
Бездәй сагынып тора.
Мөҗәһит Әхмәтҗанов. Мөслим.
Бөгелмә – Мөслим юлы.
Нәкъ уртада – Азнакай.
Үз машинаң булмаса,
Юлга чыкма, якташкай.
***
Урманнарда ялгыз йөрим,
Гашыйк бит мин
“Урман кызы”на,
Саф күңелем тирән түреннән
Урын бирде Такташ җырына.
***
Карама кеше сүзенә,
Кара фәкать үзеңә!
Зур кыюлык таләп итә
Ышану үз-үзеңә.
***
Күзгә карап сөйлиләр,
Күзе каты димиләр.
Күзем тими әйбәткә,
Телем каты гайбәткә.
***
Кеше гомеренең яме –
Бердәмлек һәм татулык.
Халыклар дус яшәгәндә
Яшәр җирдә матурлык.
***
Әнкәемне күрдем төшемдә,
Шат күңелле, актан киенгән.
Коръән ашы узды өемдә,
Әнкәм рухы шуңа сөенгән.
***
Җирдә тормыш дәвам итә,
Бар яхшысы, яманы.
Балда-майда йөзмәсәк тә,
Мин хурламыйм заманны.
***
Кеше дигән исемең бар,
Югарыдан кара түбән.
Уттан курыккандай курык
Бәндәләрне рәнҗетүдән.
***
Мылтык алып кырга чыгам
Кыр куяны атарга.
Атмый кайтам. Кулым бармый.,
Нигә гөнаһ ясарга?!
***
Җиләк җый, җиргә карап,
Күккә карап, әмәл кыл.
Җирдә дә син, күктә дә син
Күркәмнәр шаһиты бул.
***
Җырның ертыгы юк, диләр,
Мин дә ышанам.
Ә менә ямаулы «җырлар»
Очрый һаман.
***
Мәхәббәтләре тигез,
Бергә кордылар нигез.
Асрамага алмадылар,
Үз балалары – сигез.
***
Ыгы-зыгы, халык шаулый,
Кулларында – кәрзинкә!
Шул ук базар, шул ук бәя,
Тик исеме – ярминкә.
***
Холкы әйбәтнең
Йорты да әйбәт.
Әйбәт йортлыда
Булмый бит гайбәт.
***
Ишегалды тулы казлар
Иртүк каңгылдашалар.
Бүген анда каз өмәсе,
Шуңа саубуллашалар.
Ягсуп Мортазин.
Бөгелмә шәһәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев