Һәр гамәлең үзеңә кайта
Күп еллар узса да, уенчыкның төсе уңса да, кабер өстендәге “Һәр гамәлең үзеңә әйләнеп кайта” дигән кисәтүле язу гына искерми икән. Кемнәрдер аны ел саен яңартып язып куя ди. Шул язуны укып тетрәнгән кешеләр ялгыш гамәл кыла алырмы?..
Бер ата кеше эштән өенә кайтып бара икән. Каршына бер бала очрый. Ир күрә: бала кулында аның улының иң яраткан уенчыгы. Ирнең ачуы килә һәм, бик каты орышып, теге баладан улының уенчыгын тартып ала. Бала, бик каты елап, өенә йөгерә. Ир өенә кайтса, улы елап утыра икән, иң яраткан уенчыгын ваткан. Ир аптырап кала, бер – ватык уенчыкка, бер үзенең кулындагы уенчыкка карый. Икесе дә бертөрле! Ир тиз генә гөнаһсыз бала кулыннан тартып алынган уенчыкны улының кулына тоттыра. Улы елаудан туктый, ир уенчыкны теге балага кире илтеп бирү хакында уйлап та карамый.
Бер атна вакыт уза. Кинәттән генә теге ир кешенең кулы сызлый башлый. Сызлануына чыдар әмәле калмаган ир табибка китә, “Сызланам”, – дип зарлана. Тикшергәннән соң табиб: “Кулың әйбәт бит, берни юк монда”, – дип аптырый. Теге ир һаман: “Сызланам!” – дип иңри. Табиб иңбашын гына селкетә...
Сызлана ир, корыша, кибә. Бик интеккәч, күрәзәче янына алып баралар аны. Иргә әбинең хөкеме кыска була: “Ятим бала рәнҗеше төшкән! Мин сиңа булыша алмыйм!” Ир нәүмизләнеп өенә кайтып китә. Озак сызланып, урын өстендә ятып вафат була.
Үләр алдыннан, хатынын янына чакырып китерә дә, теге уенчыкны үзенең кабере өстенә куярга куша. “Һәр гамәлең үзеңә әйләнеп кайта”, дип язып куюларын да үтенә. Берни аңламаган хатынына үзенең ялгыш кылган гамәле хакында да сөйләп бирә. Ата кеше вафатыннан соң аның кушканын үтиләр.
Күп еллар узса да, уенчыкның төсе уңса да, кабер өстендәге “Һәр гамәлең үзеңә әйләнеп кайта” дигән кисәтүле язу гына искерми икән. Кемнәрдер аны ел саен яңартып язып куя ди. Шул язуны укып тетрәнгән кешеләр ялгыш гамәл кыла алырмы?..
Фото - Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев