Путин, «Татар-информ» соравына җавап биреп, Татарстанны чит илләр өчен үрнәк дип атады
Яңалыклар

Путин, «Татар-информ» соравына җавап биреп, Татарстанны чит илләр өчен үрнәк дип атады

Туры эфир барышында Россия Президенты Владимир Путин «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенең ислам дөньясы белән бәйле эшләрдә Татарстанның роле турындагы соравына җавап бирде

«Ислам дөньясы, христиан дөньясы кебек үк, бик төрле. Татарстан үрнәге югары дәрәҗәдә уңай булуына ышанам», – диде Россия лидеры.

РФ Президенты сүзләренчә, аның ислам илләрендәге күп кенә коллегалары Татарстанда төрле милләт һәм дин вәкилләренең бергә дус-тату яшәвенең уңай тәҗрибәсенә игътибар юнәлтә.

«Татарстан башкаласының Ислам хезмәттәшлек оешмасы линиясе буенча чаралар уздыру үзәге булып сайлануы очраклы түгел», – дип искәртте Путин.

Фото: Кремль сайты

 

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев