Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Путин “эконом класс торагы" терминыннан баш тарту буенча законны имзалады

Хәзер ул "стандарт" дип аталачак.


( "Татар-информ"). Владимир Путин "эконом класс торагы" терминыннан баш тарту буенча законны имзалады. Хәзер ул "стандарт", - дип аталачак, дип хәбәр ителә Кремль сайтында. Бу хакта РИА "Новости" җиткерә.

Закон нигезендә, Россия Төзелеш министрлыгы әлеге торакка булган таләпләрне билгеләячәк, шул исәптән бинаның минималь һәм максималь күләме билгеләнәчәк.

Шул ук вакытта әлеге таләпләр барлыкка килгәнче стандарт торакка экономкласс критериеләре кулланылачак.

Алдан Төзелеш министрлыгы башлыгы урынбасары Никита Стасишин россиялеләр өчен үпкәле булган "арзан" һәм "экономкласс" сүзләрен китергән булган. Аның фикеренчә, торак һәркем алырлык булырга тиеш, әмма арзан түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев