Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пушкин урамында урнашкан 78нче йортта яшәүчеләр белән район җитәкчелеге очрашты

Әлеге йортта тышкы яктагы су торбалары алыштырылды, канализация коесы яңартылды

Соңгы вакытларда кайбер күпфатирлы йортларда яшәүчеләр арасында канализация торбаларының тыгылуы, шакшы суларның унитазга, хәтта ваннага чыгуы, сасы иснең тирә-юньгә таралуына канәгатьсезлек белдерүләре хакындагы хәбәрләрне еш ишетергә туры килә.

Җитәкчелек бик еш канализация торбалары тыгылучы мондый йортларның су агызу системасын алыштырырга дигән карарга килде. Инде эш башланып та китте.

Иң күп мөрәҗәгатьләр кергән Пушкин урамында урнашкан 78нче йортның тышкы яктагы су торбалары алыштырылды, канализация коесы яңартылды.

Әлеге йортта яшәүчеләр белән район җитәкчелеге дә очрашты. Очрашуда район Башкарма комитет җитәкчесе Ирек Сәлихҗанов һәм аның урынбасары Дамир Мөхәмәтдинов катнашты. Алар биредә яшәүчеләр белән аралашып җитәкчелекнең гозерен җиткерделәр, очрашуда катнашучыларның фикер-тәкъдимнәрен тыңладылар.

Фәридә Гайнетдинова репортажы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев