Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Психолог ярдәмгә килә

Айга ике тапкыр атларны яратучылар «Аргамак» ат клубына йөриләр.

Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында һәр белгеч социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның актив ял итүләренә игътибар итә, хәлен яхшырту ысулларының яңаларын таба.

Психолог Р. Шаммасова тернәкләндерү һәм реабилитация эшендә ышанычлы ярдәм күрсәтә. Психологик яктан бушану, психоэмоциональ киеренкелекне, агрессивлыкны бетерү һәм уңай, эчке психологик фон булдыру өчен сенсор бүлмәсендә даими эш җайга салынган.

Анималотерапия безнең интернатның өлкән яшьтәге кешеләр дөньясында аерым урын алды. Айга ике тапкыр атларны яратучылар «Аргамак» ат клубына йөриләр. Хайваннар белән аралашу өлкән яшьтәгеләр өчен эмоциональ, физик һәм акыл өстенлекләре бирә, кәефләрен күтәрә.

Фото - Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йорты архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев