Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Психик авыру ир-ат өлкән яшьтәге әнисенең муенын яралап үтергән

Алдан ачыкланганча, җинаять кылуга ир-атның психик авыруы сәбәп булырга мөмкин.

Кичә Болгар шәһәрендәге йортларның берсендә муенында яра булган 82 яшьлек хатын-кыз мәете табылган.

РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сөйләгәнчә, җинаять кылуда шикләнеп мәрхүмәнең 54 яшьлек улын тоткарлаганнар.

Ир-ат гаебен танып, күрсәтмәләр бирә һәм әнисен бритва ярдәмендә үтерүен сөйли. Алдан ачыкланганча, җинаять кылуга ир-атның психик авыруы сәбәп булырга мөмкин.

«Кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Якын арада тоткарланучы ирегенә чик кую чарасы сайланачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев