Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

«Призрачный гонщик» китабы авторы Татьяна Вафина белән очрашу узды

Повесть «Геройлар янәшәдә» әдәби бәйгесендә җиңү яулаган иде

Кичә "Мизгел" яшьләр үзәгендә "Призрачный гонщик" китабы авторы Татьяна Вафина белән очрашу узды. Повесть "Геройлар янәшәдә" әдәби бәйгесендә җиңү яулаган иде.

Патриотик чарада район башлыгы Альберт Хуҗин, ветераннар советы, политехник техникумның 1нче курс студентлары, китап сөюче район җәмәгатьчелеге катнашты.

Әсәрнең авторы Т. Вафина - "Татарстан" журналының баш редакторы, Рус Шуган авылында туган. Ул үзенең чыгышында повестьның барлыкка килү тарихы, сюжет линиясе төзелеше, чынбарлыкның образлы сурәтләнеш үзенчәлекләре турында бәян итте.

Әсәрнең төп герое, Фаза хәрби кушаматлы Илнур Хаертдинов - Россия пенсионерлар союзының Мөслим бүлеге җитәкчесе Рөстәм Шәриповның апасы Флүсә Шәрипованың кияве. Рөстәм Мирзагалиевич чарада үзенең туганы турында истәлекләр белән бүлеште.

Гөлназ Җәлилова репортажы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев