Призерлар булдылар
Конференциядә Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәбенең туган тел һәм әдәбияты укытучылары Дилбәр Гарифуллина һәм Гөлнар Нәҗмиева катнаштылар.
20 нче март көнне Казан шәһәренең «Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназия»сендә VIII республика мәктәп укучыларының Туфан Миңнуллин исемендәге фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Конференциядә Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәбенең туган тел һәм әдәбияты укытучылары Дилбәр Гарифуллина һәм Гөлнар Нәҗмиева катнаштылар. Алар гомуми белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре өчен «Утырып уйлар уйладым» (мастер-класслар, методик эшләнмәләр, проектлар конкурсы («Тәҗрибә») номинациясендә призерлар булдылар. Аларга сертификатлар, бүләкләр һәм китаплар тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев