Прививкага ничек әзерләнергә
Роспотребнадзор исегезгә төшерә: Россия Федерациясендә яңа коронавирус инфекциясеннән массакүләм бушлай вакциналаштыру үтә. Хәзер гражданнарга илебез галимнәре тарафыннан эшләнгән дүрт төрле вакцина тәкъдим ителә. Кайбер инфекцияләрдән вакцина ясату шәхси эш булган очраклар бар.
Мәсәлән, эпидемия һәм пандемия барлыкка китермәүче, әмма үлем куркынычы булган котыру, столбняк, талпан энцефалиты кебек йогышлы авырулар. Бу очракларда кеше вакцина ясату-ясатмау турында карар кабул итеп, бары тик үзе һәм үз сәламәтлеге өчен генә җавап бирә.
Һава-тамчы юлы аша кешедән кешегә йогучы инфекцияләр белән башка хәл. Прививка ярдәмендә сакланмасаң, мондый авырулар бик күпләргә йогачак. Эпидемия һәм пандемияләрдән вакциналаштыру гына түгел, ә бары тик массакүләм вакциналаштыру гына коткара ала. Ул кыска вакыт эчендә үткәрелә. Шул очракта сакланган кешеләр саны арта һәм вирусның кешедән кешегә күчүе тукталып кала.
Мондый инфекцияләрдән прививка ясатып, сез үзегезне генә саклап калмыйсыз, ә якыннарыгызга, гаиләгезгә карата җаваплылык күрсәтәсез, инфекциянең таралмавы турында кайгыртасыз. COVID-19 – мәкерле һәм катлаулы инфекция, ул аянычлы хәлгә китерергә мөмкин. Менә шуңа күрә дә инфекционистлар һәм эпидемиологлар бертавыштан эпидемияне бары тик вакциналаштыру белән генә җиңеп була, диләр.
1. Прививкага кадәр яисә аннан соң аллергиядән булган дарулар вакцинага реакцияне киметергә, температура күтәрелүне, укол урынында авырту һәм шешне булдырмаска ярдәм итә аламы?
– Юк, дарулар ярдәмендә андый “әзерлек” кирәк түгел. Ул зыян гына китерәчәк. Тикшеренүләрдән күренгәнчә, мондый препаратлар вакцинациядән соңгы иммунитет җавабына тискәре тәэсир итәргә мөмкин. Аллергиягә каршы препаратлар тиешле анамнезы булган пациентларга кирәк булырга мөмкин. Табиб кушуы буенча шундый препаратларны даими кабул итүчеләргә прививкага бәйле дару кабул итүне туктатырга киңәш ителми. Башкаларга мондый препарат кирәк түгел.
2. Прививкадан соң гриппка охшаш синдром – температура күтәрелү, баш авырту һ.б. барлыкка килгән очракта нәрсә эшләргә?
– Мондый реакция һәркемдә дә булмаска мөмкин. Әгәр була икән, бу – нормаль күренеш. Симптом буенча терапия рөхсәт ителә – парацетомол кабул итәргә ярый. Эффект ачыграк булсын өчен ибупрофен кабул итәргә була. Әлеге препаратлар температураны төшерә, авыртуны баса, ялкынсынуны булдырмый кала. Авыруны коронавирустан прививка ясатканнан соң да йоктырырга мөмкин, әмма прививка ясату сәбәпле түгел, ә вирус йоктыру сәбәпле. Мондый очраклар билгеле. Симптомнар барлыкка килү белән, шул исәптән прививка ясаткан кешедә ОРВИ булса, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә һәм ПЦР-тест ясатырга кирәк. Вакцинациядән соң авыручылар инфекцияне җиңел кичерә һәм аларда өзлегүләр булмый.
3. Шулай да беренче прививкадан соң коронавирус эләктергән кеше нәрсә эшләргә тиеш?
– Бу очракта вакцинаның икенче дозасы ясалмый.
4. Хроник авырулары – хроник гастрит, ашказаны-эчәк тракты авырулары, артериаль гипертония һ.б. булган кешеләргә нәрсә эшләргә?
– Теләсә нинди хроник авырулары булган кешеләргә беренче чиратта прививка ясатырга кирәк. Чөнки алар COVID-19дан соң булучы авыр өзлегүләргә дучар булырга мөмкин. Әмма вакцина ясатканчы дәвалаучы табиб белән киңәшү шарт.
5. Вакцина ясату алдыннан берәр төрле анализ бирергә, тикшерү узарга кирәкме?
– Мондый таләпләр юк. Иң мөһиме – вакцина ясату көнендә хәлегез нормаль булу шарт. Прививка ясатканчы пациентны табиб карый, кан басымын үлчиләр, температураны, борын, тамакны тикшерәләр. ПЦР-тест яисә антитәнчекләргә тест тапшыру – һәркемнең шәхси эше.
6. Борчылмас өчен прививка кадатканчы тынычландыргыч дарулар кабул итәргә ярыймы?
– Әйе, ярый. Борчылу, стресс сәбәпле кан басымы күтәрелергә мөмкин. Шуңа күрә вакцина ясатасы көнне иртәннән үк кан басымын контрольдә тотарга, табиб билгеләгән даруларны кабул итәргә киңәш ителә.
7. Аллергияле кешенең вакцинага реакциясе булырга мөмкинме?
– Сездә аллергия булган очракта прививка алдыннан бу хакта табибка әйтегез. Табиб нинди вакцина ясарга икәнен әйтәчәк. Аларның составлары төрле.
Сәламәт булыгыз!
Роспотребнадзорның бердәм консультация үзәге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев