Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Президент әйткән сүз - аткан ук!

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның туган көне. Быел ул үзенең 59 яшен тутыра. Билгеле булганча, Татарстан - Россиянең иң алдынгы төбәкләренең берсе. Кайсы гына тармакны алма - икътисад булсынмы ул, спортмы, социаль өлкәме - Татарстанга тиңнәр юк. Кайсы гына рейтингны алма, әлеге исемлектә республика һәрвакыт алдынгы урыннарның берсен тота. Бу...

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның туган көне. Быел ул үзенең 59 яшен тутыра.


Билгеле булганча, Татарстан - Россиянең иң алдынгы төбәкләренең берсе. Кайсы гына тармакны алма - икътисад булсынмы ул, спортмы, социаль өлкәме - Татарстанга тиңнәр юк. Кайсы гына рейтингны алма, әлеге исемлектә республика һәрвакыт алдынгы урыннарның берсен тота. Бу исә - Татарстан җитәкчелеге, беренче чиратта, Президент Рөстәм Миңнехановның шәхси казанышы.

Эше тыгыз булуга карамастан, Президентыбыз үзенең көр күңеллелеген югалтмый. Юмор хисен һәм рәсмилекне дөрес баланста тота белүе исә аны башка җитәкчеләрдән аерып тора. Бу язмада укучыларыбызга төрле киңәшмә һәм җыелышларда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан әйтелгән кызыклы җөмлә һәм гыйбарәләрне тәкъдим итәбез.

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясендә:

- Күптән түгел генә бер эшкуар белән сөйләшергә туры килде. Ул 100 кәҗә асрый. Мин аңардан "Бер кәҗә күпме сөт бирә?" - дип сорадым. "3-5 литр", - дип җавап бирде. Миңа калса, кайбер район башлыкларына әлеге эшмәкәр янына барып, мастер-класс алып кайтырга кирәк. Чөнки алар кәҗә түгел, ә сыердан 3-5 литр сөт сава. Сезгә оят түгелме? Ничек шулай начар эшләргә мөмкин?

Шушы ук чарада Рөстәм Миңнеханов район җитәкчеләрен рәсми документлардагы күрсәткечләрне ялган саннарга үзгәртмәскә чакырды.

- Район җитәкчеләрен алыштыруга күп очракта нәкъ менә шушы сәбәпче.Әсгат Әхмәт улы минем сүзләрне раслар(Әсгат Сәфәров - Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе, элегрәк - республиканың Эчке эшләр министры - ред.). Әгәр дә элеккеге хезмәт урынында эшләсә, сезне күптән утырткан иде инде. Ярый әле башка урынга күчеп калды... Ә бит прокурор үз урынында утыра. Шуңа күрә җитештерелгән сөт күләме белән бәйле күрсәткечләрне үзгәртергә тырышмагыз да. Сез ясаган матур саннар берәүгә дә кирәк түгел.

Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясендә:

- Без сәламәт яшәү рәвешен үз үрнәгебездә пропагандаларга тиеш. Табиблар да үз-үзен күрсәтергә тиеш. Мәсәлән, шәхсән мин министрга (Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафинга - ред.) болай дидем: "Синең авырлыгың минекеннән арткач, син нинди Сәламәтлек саклау министры буласың инде?" Күп тә узмады - ул үз-үзен кулга алды.

"Бердәм Россия" партиясенең "Яшь гвардия" оешмасының Татарстандагы активистлары белән очрашуда:

- Икътисад көчле булсын өчен безгә югары квалификацияле кадрлар таләп ителә. Сез яхшы белгечләр булырга тиеш. Республикадагы зур проектларны кем тормышка ашыра? Сез! Татарстанның киләчәге Сәфәров та, Миңнеханов та түгел. Татарстанның киләчәге - сез! Безнең вазифаларыбыз барысы да сезнеке! Шуңа күрә үз-үзегезне камилләштерегез, үз-үзегезне күрсәтегез, иҗат итегез. Без исә Әсгать Әхмәт улы белән сезнең өчен урыннарыбызны бушатырга әзер.

Рөстәм Миңнеханов уенын-чынын бергә кушып сөйләшә белү белән беррәттән республика түрәләрен оста итеп "урыннарына утырта" да белә. Иң мөһиме, аеруча актуаль проблемаларга багышланган ачулы киңәшмәләрне ул халыктан яшерми. Ә киресенчә, биредә барысы да күз алдында. Мәсәлән, 2015 ел ахырында үткәрелгән юл иминлеген тәэмин итүгә багышланган киңәшмәдә Президент кайбер министрларны "утлы табада кыздырды".

- Ничек инде мәктәп автобуслары арасында ГЛОНАСС системасына тиешенчә тоташтырылмаган транспорт чаралары булу турында тыныч кына сөйләп була? Бу нинди тәртипсезлек? Әгәр шушы эшне дә оештыра алмыйсыз икән, сез ни дип эшкә киләсез соң? Бернәрсәгә яраксыз кешеләрмени сез? Әгәр автобус хәрәкәт итә икән, ул һичшиксез контрольдә булырга тиеш!

Шушы ук киңәшмәдә Президент юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын да ассызыклады.

- Теләсә кайсы юл-транспорт һәлакәте кеше күңеленә мәңгегә кереп кала. Авариягә юлыккан кеше әлеге вакыйганың кем белән дә булса кабатлануын теләми. Минем үземнең дә андый хәлгә тарыганым бар. Көчкә исән калдык... Шуңа күрә юлларда катгый тәртип булырга тиеш. Исерек йөртүчеләрдән исә машина йөртү таныклыгын тартып алырга һәм бүтән беркайчан да бирмәскә кирәк.



Intertat.ru редакциясе Рөстәм Миңнехановны гомер бәйрәме белән ихластан тәбрик итә! Ышанычлы, гадел һәм уңышка ирешүчән җитәкче белән барлык максатлар да тормышка аша! Туган көнегез котлы булсын!

Белешмә:

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 1957 елның 1 мартында Татарстан АССРның Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында туган.

1978 елда ул Казан авыл хуҗалыгы институтын, аннары Бөтенсоюз совет сәүдәсе институтын тәмамлый, инженер-механик квалификациясен ала. 1986 елда Читтән торып белем алу совет сәүдәсе институтын (Мәскәү шәһәре) тәмамлый, «товар белеме һәм азык-төлек товарлары белән сәүдә итүне оештыру» белгечлеге, «югары квалификацияле товар белгече» квалификациясен ала.


Үзенең хезмәт юлын Рөстәм Миңнеханов 1978 елда башлый. 1978-1980 елларда ул Саба районы «Сельхозтехника» берләшмәсендә инженер-диагностик булып эшли. 1980 елдан 1990 елга кадәр Саба урман хуҗалыгында өлкән инженер-энергетик, аннары баш энергетик вазифаларын башкара, Саба районы кулланучылар җәмгыяте рәисе урынбасары, Арча район кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе булып эшли.

1990 елда Рөстәм Миңнеханов халык депутатларының Арча район Советы башкарма комитеты рәисе итеп сайлана. 1992 елдан 1993 елга кадәр Арча районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары булып эшли. 1993-1996 елларда исә ул Биектау районы хакимияте башлыгы, халык депутатларының Биектау район Советы рәисе булып тора.

1996-1998 елларда Татарстанның финанс министры итеп билгеләнә, 1998 елдан республиканың Премьер-министры вазифаларын башкара. 2010 елның 25 мартыннан Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты булып тора.

Татарстан Президенты автомобиль спорты белән шөгыльләнә, аның атказанган спорт остасы исеме бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X