Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«ПРАВА» алыштырганда медицина белешмәсе кирәкми

16 февральдән «права» алмаштыруга кагылышлы яңа кагыйдәләр гамәлгә керә. Аның буенча таныклыкны алмаштырганда, медицина белешмәсе таләп ителми. Тик бу яңалык берничә шарт булганда гына гамәлдә. Мисал өчен, машина йөртү таныклыгын югалтканда, ул тузган очракта яки әлеге документка зыян килгәндә, «права»ны алмаштырган вакытта медицина белешмәсе таләп ителми. Бу кагыйдә шулай ук...

16 февральдән «права» алмаштыруга кагылышлы яңа кагыйдәләр гамәлгә керә. Аның буенча таныклыкны алмаштырганда, медицина белешмәсе таләп ителми. Тик бу яңалык берничә шарт булганда гына гамәлдә. Мисал өчен, машина йөртү таныклыгын югалтканда, ул тузган очракта яки әлеге документка зыян килгәндә, «права»ны алмаштырган вакытта медицина белешмәсе таләп ителми. Бу кагыйдә шулай ук шәхси мәгълүматларны үзгәртүчеләргә (кияүгә чыгып, фамилия алмаштырганда) дә кагыла. Әмма «права»ны алыштыру һәм аның гамәлдә булу вакытын озайту икесе-ике әйбер булып кала. Чөнки машина йөртү таныклыгын алганнан соң 10 ел узгач, аны яңасына алмаштырганда, медицина комиссиясен үтү дә, Дәүләт автоинспекциясенә белешмәне күрсәтү дә мәҗбүри. Белешмәләрне шулай ук беренче тапкыр «права»га имтихан биргәндә дә таләп итәчәкләр. Исерек килеш рульгә утырып, таныклыктан мәхрүм ителгәч, яңа «права» алганда да медкомиссия узарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев