Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фәтхулла Абдуллиннан әдәби күчтәнәч: Очланмый калган кибәннәр (дәвамы)

Сугыш гарасаты да шулай бик күпләрнең язмышын төбе-тамыры белән куптарып ташлады, астын-өскә китерде. Күпләр беренче көнне үк сугышка китте. Кемнәрдер - берничә көнгә соңрак. Сугыш Салих авылының берсеннән-берсе гаярь егетләрен чүпли торды. Атна-ун үттме-юкмы, ул Касыймны да эзләп тапты. Алар әтисе белән Ык буендагы болында печән кибәне куеп йөриләр иде. Ул авыл советындагы дежур малайның чатыр чабып килүен ерактан ук күрде. Малай, сулуы кабып, башта сүзен әйтә алмый торды. Аның авызыннан чыккан өзек-төтек сүзләреннән Касыйм хәзер үк кайтып җитәргә кирәклеген генә аңлады. Ни үкенеч, кибән очланмыйча калды...

Касыйм белән бергә тагын берничә егет китәргә тиеш иде. Алар, атка төялеп, бер генә мәртәбә авылны әйләнделәр. Касыйм авылны чыгып киткәндә түзмәде, гармунга кушылып җырлап җибәрде:

Агыйделкәй буе юа ла,

Алмачуар атлар юл ала.

Агымсудай безнең гомерләр

Дулкыннарга кереп югала.

Аның җырына иптәшләре дә кушылды.

Агымсудай безнең гомерләр

Дулкыннарга кереп югала...

Күмәк җыр, моңга әйләнеп, бик күпләрнең бәгыренә килеп орынды...

Фатыйма, ике айлык имчәк баласын күтәреп, мөлдерәмә тулы күз яшьләре белән ирен сугышка озатып калды. Ирләр атларын чаптырып китеп бардылар. Җәйге челләдә аларның артыннан тузан болыты күтәрелеп калды.

Касыймның күңеле сизгәндер ахры, сугышның беренче көннәрендә үк аның күкрәп торган яшь гомере, җырдагыча, "... дулкыннарга кереп югалды". Уйласаң, бер Касыймның гына түгел, ул чакта бик күп өрлектәй егетләрнең гомере сугышның гарасатлы силенә кереп югалды. Немецлар белән сугышка кергәндә (бала-чага уены мыни?) типсә тимер өзәрдәй егетләргә агач мылтык тоттырдылар. Аның белән ничек сугышасың, кемне куркытасың? Баштанаяк коралланган немец түгел, чыпчык та курыкмый ич ул агач мылтыктан!

Ә тыл, тиресеннән чыгардай булып, җан-фәрманга тырышты. Бигрәк тә авыл кешесе, таңнан торып, кояш батканчы эшләде. Үзе ашамаса ашамады, игенен үстереп бирде. Сабыйларның авызыннан өзеп, итен, сөтен, йомыркасын дәүләткә тапшырды. Чабата киеп йөрсә йөрде, фронтка җылы оекбашлар, бияләйләр бәйләп җибәрде. Һәй, санап кына бетерерлекме соң?!.

Сугыш шәһәр кешеләрен дә аямады. Фронтка киткән әтиләре урынына малайлар станок артына басты. Кавырсыннары катмаган ул үсмерләр өлкәннәр белән беррәттән уникешәр сәгать эшләде. Азык-төлек талонга калды...

Ул чорда хат ташучы Сәлимә апа районнан ике генә төрле хәбәр алып кайта иде: йә кайгылы кара кәгазь, йә өзелмәгән өмет - фронттан сәлам хаты. Ул урам буйлап хат өләшеп йөргәндә ире, йә уллары сугышка киткән кешеләр аны тәрәзәдән "безгә кермәсә генә ярар иде, безгә таба борылмаса гына ярар иде", дип, шөбһәләнеп карап торалар иде. Ул керми китсә әле бер хәл: кешедә өмет кала. "Димәк, аның сөеклесе исән! Хат язмаса язмас. Бик каты сугыш бара диләр ич. Вакыты гына юктыр", дип юанды.

Ә инде хат ташучы кемгәдер борылса - эш харап! Йөрәкләр жу итеп куя: нинди хәбәр китерер икән - сәлам хатымы, йә...? Тфү, тфү! Әйттем исә кайттым, Ходаем, үзең сакла!

Хат ташучы бу юлы Сәмигулла абзыйларга беръюлы ике хәбәр китерде. Аның берсе Хәйдәрдән хат булса (аны да сугышка алганнар икән), икенчесе... Касыймның хәбәрсез югалуы турында кайгылы кәгазь иде. Ул көнне Сәмигулла абзыйларның йортына килгән кайгыны сөйләп кенә аңлата торган түгел иде. Елый-елый күз яшьләре кипкәч, өйдә мәет чыккандагы сыман, авыр тынлык урнашты. Кулдан эш киттте. Йортта нәрсәдер эшләргә беркемнең дә кулы бармады. Ул көнне, хәтта, әйтергә дә оят, гомердә беренче тапкыр сыер савылмыйча калды. Ул көнне кайдадыр, мич артында ялгыз чикерткә генә, ачу китереп, өзми дә, куймый да төне буе чырлады.

Касыймның югалу хәбәре белән Саҗидә түти бөтенләй килешмәде.

- Дөрес түгел бу. Нишләп минем улым югалсын ди? Минем улым төшеп югалырга бияләй түгел лә. Пәһлеван кебек егет, ләбаса, минем улым, - дип кабатлады. Хәбәрсез югалды дигән сүзне ишетергә дә теләмәде.

Сирәк-саяк кына булса да, аның сүзенә куәт, күңеленә өмет бирә торган хәбәрләр дә ишетелә иде.

- Әнә, Байлар авылының Закирҗан абзыйны да шулай хәбәрсез югалды дигән булганнар икән дә, ике ай үткәч, үзеннән хат килеп төшкән. Госпитальдә ятам дигән.

- Әнә, Сәфәр авылында да шундыйрак хәл булган ди. Үлде дигән хәбәре килгәч, өч айдан соң, култык таяклары белән булса да, үзе кайтып төшкән ди.

Киленнәре Фатыйма да беркөн мәктәптән, кош тоткан кебек, канатланып кайтып керде.

- Әнкәй, әнкәй! Чишмәдән килеп укучы Фаяз исемле малай бүген мәктәпкә килмәде. "Нишләп килмәде, нәрсә булды?" дип сораган идем, балалар аның сугышта хәбәрсез югалган әтисе кайткан, шуңа килмәде диделәр. Барып белешик әле, Касыймны күрмәде микән?

Биана белән килен биш чакрым җирне, эһ тә итми, җәяүләп үттеләр. Бәхетле гаиләнең йортын да эзләп таптылар. Тик, өметләр генә акланмады. Ул кеше Касыймны очратмаган икән шул. Шулай да акыллы адәм икән:

- Бу сугыш элеккеләре ише генә түгел. Анда ата улны, ана кызны белми дигәндәй, ул мәхшәрдә төрле буталчыклар булырга мөмкин. Сез, Саҗидә түти, бик бетеренмәгез әле. Бәлки сезнең улыгыз да кайтыр, - дип, аларны тынычландырып җибәрде.

Ялгыз калган чакларында Фатыйманың күңеленә әллә нинди ямьсез, кеше ышанмастай уйлар килә. Кайчагында аның уйлары, ни өчендер, гел ялгыз карама тирәсендә әйләнә. Ялгыз карама - ялгызлык билгесе булды микән соң әллә? Утырсын иде шунда Тамьян тавы башында ялгызы җил йотып. Ә бәлки аның да кайгы-хәсрәтләре хәттин ашкан булгандыр... Түзәр хәле калмагандыр... Чыдамады... Ауды... Бәлки, ул барлык ятим-җилпенең, ялгызларның ачы кайгысын үзенә йотып-сеңдереп баргандыр... Бәлки, аның кабыклары да шуңа күрә буразна-буразна булып яргалангандыр? Без белмәгәч тә... Ул аугач, аның урынына кемнәрдер ялгыз калырга тиеш микән соң әллә? Төннәр буе шулай уйлап ята торгач, киеренкелектән аның башы сызлый, колаклары чыңлый башлый. Кая инде ул андый чакта йоклау?..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев