Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ф.Абдуллин. Очланмый калган кибәннәр (дәвамы)

Гыйзделнең сүзләре Фатыйманың башына күсәк белән сукканңдай тәэсир итте. Менә сиңа мә! Ул колхозчыларга лекция укыганда, никадәр генә авыр булса да, иртәме-соңмы сугыш безнең җиңү белән тәмамланачак дип, кешеләрнең рухлары сынмаслык, аларның күңелендә җиңүгә өмет чаткылары уятырлык сүзләр генә сөйләде. Иске авыздан яңа сүз дигәндәй, инде килеп, менә сиңа мә! Аның сөйләгәннәре күз буяу гына булган, имеш. Гыйздел дәвам итте:

- Фронтта хәлиткеч сугышлар барган чакта ул колхозчыларны симертә, пнимаешь!

Фатыйманың ачуы килә башлады.

- Нинди симерү турында сүз булырга мөмкин, Гыйздел. Колхозчыларны ачка шешенеп үлүдән сакларга тырышты диген.

- Тырышты менә...

Гыйздел аты-юлы белән сүгенеп куйды. Фатыйма, аның сүзләреннән оялып, бурлаттай кызарды, чиләкләрен көянтәсенә элде, кайтыр якка борылды.

Гыйздел җәһәт кенә чишмәне карама ягыннан әйләнеп үтте дә, берничә адым атларга өлгергән Фатыйманың юлына аркылы төште.

- Фатыйма, чык миңа кияүгә!

Фатыйма, сәерсенеп, Гыйзделгә текәлде.

- Син үз акылыңдамы, Гыйздел? Минем үз ирем бар!

Гыйздел, тугыз-ун яшькә өлкәнрәк булса да, Фатыйманың бервакытта да аңа абый дигәне булмады. Хәер, малайлар булып малайлар да аңа абый дип дәште микән әле.

- Хәбәрсез югалган кешене көтүдән ни файда? - диде Гыйздел белдеклеләнеп.

- Бәлки исәндер. Бәлки ул пленга гына эләккәндер?..

- Алай булса, ишшу да хуже! Пленга эләккән кешеләрне иптәш Сталин кемнәр ди, иптәш агитатор?

Гыйзделнең сүзләре Фатыйманың болай да сызлап торган бәгыренә килеп кадалды. Ихтыярсыздан, аның йөрәге кысылып, сыкрап куйды.

- Әсирлеккә кеше яраланган килеш тә, һушсыз яткан чагында да эләгергә мөмкин...

- Кайтса да аны монда яшәтмәячәкләр. Йә таш капчыкка тыгып куячаклар, йә бөтенләй Себергә озатачаклар. Вәйт тәк!

Гыйздел кеше хәлен аңлый торган бәндә булса, Фатыйманың көл төсенә кергән чыраена күз төшереп алу белән аның хәлен күрер иде, аның йөрәк ярасына тоз сипкәнен аңлар иде. Юк инде, юк! Ана сөте белән кермәгәнне, тана сөте белән керәме соң?..

Фатыйма сүзсез генә баскан урыныннан кузгалды. Ул бер-ике атларга да өлгермәде, артында гына мылтыктан аткан тавышка сискәнеп, иңеннән көянтәсен төшереп җибәрде. Чиләкләре бер якка, үзе икенче якка тәгәрәде.

- Йөрәкне яра яздың бит, юньсез!

Ул арада кожанын салып ташлаган Гыйздел аның өстенә килеп капланды, кисәү таягы кебек каралып, каешланып каткан куллары белән Фатыйманың күлмәген ертып күкрәгенә үрелде. Фатыйма бу мәсхәрәләүгә җен ачуы чыгып, гарьлегеннән нишләргә белмичә аяклары-куллары белән бәргәләнә-бәргәләнә Гыйзделне өстеннән төртеп төшерде.

- Оятсыз! Кабәхәт!

Һәм ул, күкрәген ертык күлмәге белән каплый-каплый, авылга йөгерде.

Шунда әллә каян гына Сәхилә карчык пәйда булды. Ул бу хәлне күреп торган булса кирәк, Фатыйманың йөгерүеннән үзенчә кызык табып:

- Нигә качасың, җүләр? Җиләк вакыты бер генә ул, - дип, инеш буен яңгыратап, аның артыннан көлеп калды.

Гыйздел әнисе белән генә тора. Әтисе булгандырмы-юкмы, тәгаен генә белүче дә юк иде. Кайсылары: "Бар иде, каяндыр килгән бер зимагур йортка кергән иде", диләр, икенчеләре: "Юк ул, теге авыл кешесенең икмәген талап йөрүче кызыл командир иде. Салиха түтиләргә фатирга гына кергән иде", диләр. Өченчеләре: "Юк, син дөрес әйтмисең, агай-эне. Ул чагында Гыйздел бар иде инде. Аннары, ул кеше талаучылар кунып ятмады. Крестьянның чәчүгә дип калдырган ашлыгын талап алды да, китеп тә барды", диләр. Ә дүртенчесе аларның сүзен бөтенләй юкка чыгара.

- Гуй кушаматы каян килеп ябышкан соң аларга? Аның әтисе безнең як кешесе дә булмаган әле беләсегез килсә. Каяндыр, Уралның аръягыннан килгән "кайттым гуй", "килдем гуй" дип сөйләшә торган килмешәк бер сарт булган, - ди.

Кем хаклы, кайсысы дөрес? Һич аңламассың.

Гуй Гыйздел, кырыкка җитеп килсә дә, өйләнмәгән, сазаган егет булып йөрде. Шулай да үз гомерендә бер тапкыр, сугыш башланыр алдыннан, кайсыдыр авылдан бер тол хатын алып кайткан иде. Хәтта туй ясамакчылар икән дигән хәбәр дә таралган иде. Тик, атна-ун көн тордылармы-юкмы, ул хатын:

- Син чатан тәре белән торганчы, мин лутчы МТСтан килгән трактористларны фатирга кертәм, - дип, кире авылларына кайтып китте.

Ә уң аягының аксавы... Гыйздел тумыштан сау-сәламәт булган ул. Тиресен текмәгәннәр, әтисез булса да үскән, егет булып җиткән. Армиягә алыныр вакытта гына...

Хәер, Сәхилә карчык та бар бит әле Салих авылында. Сәхилә карчык заманында, хәллерәк крестьяннарның мал-мөлкәтен талап, Себергә озатканда үтә дә нык "тырышлык" күрсәткән кызыл коммунист - хәзер инде битләре җыерчыкланып беткән әби иде. Иң гаҗәбе шунда: ни хикмәттер, аның битендәге җыерчыклары башка өлкән кешеләрнеке шикелле буй-буй буразна булып ятмаган, ә ничектер, төрмә тәрәзәсенә куелган рәшәткә сыман шакмакланып торалар иде. Шулай булса да, ул үзенең майлап ташласаң, эт яламас икәнен белми, һаман иннек-кершән ягынып, бизәнеп йөрүче бердәнбер хатын-кыз булгандыр авылда. Ә кызыл комач яулыгын "хәзер хөррият заманы, мулла-мунтагайлардан курыккан юк", дип, һәрвакыт чөеп бәйләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев