Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Повесть: Очланмый калган кибәннәр ...

Фәтхулла АБДУЛЛИН

Ык буена терәлеп утырган Салих авылы кешеләре укытучы Фатыйманы (сөйдергеч бөтие бар идеме?) бик тиз яратып өлгерделәр. Килүенә нибары ике генә ай булса да, ул авыл халкы белән бик тиз уртак тел тапты. Өлкәннәр белән генә түгел, хәтта, укучы балалар белән дә үзе башлап исәнләште, тиңе күреп сөйләште. Яшьләр арасында да, белемем бар дип, үзен башкалардан өстен куеп һаваланмады. Гәрчә, чибәрлеге белән әз генә масаебрак куйса да, аңа үпкәләүче, авыз турсайтучы булмас иде. Әнә бит, чәч кистерү дигән афәтнең ни икәнен дә белмәгән бер чорда, Фатыйманың кыска чәч белән йөрүен гаепләп, сүз әйтүче кеше, ай-һай, булды микән? Дөрес, чыраена бәреп әйтмәсәләр дә:

- Һи, марҗалар кебек чәчен кистергән!

- Әйтмә, җаный, татар кешесенә бер дә килешми инде, - дип, үзара пышылдашучы карчык-корчыклар булды анысы.

Ә менә яшь-җилкенчәк аның шушы дулкынланып, җилкәләренә төшеп торган куе кара чәчләренә, карлыгач канатыдай кыйгач кашларына, ниндидер аңлатып булмастай тылсым бөркеп торучы сихри күзләренә (пешкән чия төсле мәмрәп торган иреннәрен әйткән дә юк инде!) гашыйк булмаган егет авылда калды микән?! Юк, эчендә җаны булган егет, баскан җирендә ут чыгара торган чибәрне күргәч, ничек түзеп торсын инде? Булмасны! Син аның ялкынында янарга әзер. Кая ул сүз әйтү, ым гына какса да, авылның типсә тимер өзәрдәй теләсә кайсы егете аның белән җир читенә китәр иде.

Фатыйманың көлүе дә бит башка кызларныкыннан ягымлырак. Аның тавышы да, җәйге таң җиледәй, йомшак. Мондый тавышны сәгатьләр буе тыңласаң да, ялыктырмый, киресенчә, җанга ятышлы җырдай, тыңлаган саен тыңлыйсы килә иде.

Һәм... Берзаман (кирәк бит!) авылның уңган егетләреннән Касыйм белән Хәйдәр дә Фатыймага күз атып йөри дигән хәбәр таралды...

Ык елгасы, башлар әйләнерлек текә ярларына басып караганда, талгын гына аккансыман тоелса да, суына керсәң, агызып алып киткәнен сизми дә каласың. Авылга Фатыйманың килүе дә, Ык сулары сыман, шушы Ык буенда туып-үскән, яланаяк аның болыннарында бергә җиләк җыеп, суларында бергә коенып, бергә балык тотып йөргән ике бертуганны, үзләренә дә сиздермичә, мәхәббәт дигән, әле беркем тарафыннан да сере ачылмаган Олы диңгезгә агызып алып китте. Икесе ике көймәдә булса җиңелрәк булыр иде. Ә биредә көймә бер генә кешелек: анда икенчесенә урын юк....

Соңгы вакытта ике бертуган юк-бар өчен дә ызгышып китә башладылар. Көндез әле бер хәл икесе ике җирдә эшләсә, үз хуҗалыгыңда алай итеп булмый. Телисеңме, теләмисеңме, бергәләп печәнен дә чабарга, бергәләп утынын да кисәргә кирәк. Шулай беркөн алар гаиләләре белән Ык буендагы болында печән кибәне куя башладылар. Сәмигулла абзый белән Саҗидә түти покоста шытырдап кипкән печәнне тырмалары белән күбәләргә өеп бара. Касыйм белән Хәйдәр, күбәләрне ташып, кибән куялар.

Иртәнге салкында эшләве дә рәхәт. Көн кыздыра башлаганчы ничек тә күбрәк эшләп каласы килә. Тик төннең бер тотам чагы. Кояш бер дә Агыйделнең аръягында түгел, әйтерсең, Акай тавы артында гына посып яткан, кай арада килеп тә чыкты, тизрәк кыланыгыз дигән шикелле, кыздыра да башлады. Шулай да егетләр бирешмиләр. Печән исе аңкып торган болында бүген алар хуҗа. Сәмигулла абзый, үзләренә сиздермичә генә, улларына карап-карап ала. Аларның кулларындагы кораллары уйнап торуына сокланып, сөенеп бетә алмый. Аллага шөкер, эшсөяр итеп үстерде ул улларын. Икесе дә, күктәге лачын кебек чая, судагы балык кебек җитез. Иншалла, кая гына барсалар да, югалмаслар.

Кибән кеше биеклеге булганнан соң, кемгәдер, өскә менеп, үзәгенә су үтмәсен, печәннәр шуып төшмәсен өчен, тәртибе белән салып барырга кирәк. Монда инде җегәр генә җитми, тәҗрибә дә кирәк. Андый җаваплы эшкә, гадәттә, өлкәнрәк кешене куялар. Касыйм өлкән буларак, өстә - энесе биргән печәнне тәртибе белән салып тора. Эшләсәң эш карышмый инде ул. Кибән күзгә күренеп үсә. Кибән үскән саен, Хәйдәр кулындагы сәнәк тә кыскара бара. Касыйм инде икенче мәртәбә энесенә:

- Озын сәнәк белән бир, интекмә! - дип карады.

Авылда туып-үскән кеше белә булыр - кибән куйганда баштарак, кыскарак саплы тимер сәнәк белән эш итсәләр дә, өскә таба инде, элмә йә шомырт агачыннан ясалган озын сәнәккә күчәләр. Бердән, андый сәнәкнең, өчаяк шикелле чатланып торган җәпләренә салам йә печән күбәсе белән кереп утырса (күтәрергә көчең генә җитсен), икенчедән, ул сәнәк белән биргәндә өстәге кешегә печәнне тәртибе белән кабул итеп торуы да җайлы. Касыймның әнә шул сәнәк турында әйтүе иде. Юк кына бит! Сүзен сүз итмәсә Хәйдәр буламени?! Абыйсының сүзенә каршы ул:

- Ә син үз эшеңне кара! Кибәнең бер якка авып бара! - дип, сикерә-сикерә булса да, ташыган печәнен кыска сәнәк белән аткаруын белде.

Касыйм энесенең кыланышына карап торды-торды да, түзмәде:

- Борынына ис керә башлаган бит. Тизрәк үсәсе килә инде маңка малайның, - дип әйтеп ташлады.

Гарьчел Хәйдәргә шул сүз җитә калды.

- Нәрсә?

Ул, сәнәге белән абыйсына сугарга омтылып, кибән тирәли сикерә башлады. Касыйм да куркаклардан түгел, ул да кулындагы сәнәге белән энесенә сугарга үрелде. Тимер сәнәкләр, бер-берсенә орынып, чалгы чүкегәндәге сыман чыкылдарга тотынды. Сәмигулла абзый килеп, улларын әрләп ташламаса, аларның бу чәкәләшүе ни белән беткән булыр иде - билгесез.

Бу вакытта Саҗидә түти яр буенда чәй кайнатып йөри иде. Улларының ызгышын ул күрми калды. Әбәт вакытында, кызым сиңа әйтәм, киленем син тыңла дигәндәй:

- Гүәрдин кебек егетләр үстердек. Кайчан безгә килен хөрмәте күрергә насыйп булыр икән? Кызлар кияүгә китеп беткәч, хатын-кыз эше үземә генә калды бит, атасы. Син әзрәк уйлыйсыңмы, юкмы шул хакта? - дип, читләтеп кенә улларына төрттереп куйды.

Табигате белән кызу канлы Хәйдәр, шундук сикереп тә торды, әйтерсең, аның каршында пар ат җиккән кияү егете кәләшкә барырга әзер тора иде, ярып та салды:

- Мин риза! Кәләшкә хет бүген үк яучы җибәрегез! - Һәм ул очкын чәчеп торган күзләре белән бер әтисенә, бер әнисенә карап алды.

- Күз атып йөргән кызың бармы әллә? - дигән булды әтисе, гәрчә, улларының соңгы вакытта еш кына чәкәләшүенең сәбәбен яхшы белсә дә.

- Ник булмасын, бар! - диде Хәйдәр, үзенә хас кайнарлык белән.

Чыбыксыз телефоннар эшләп тора. Улларының хәле Саҗидә түти колагына да килеп ирешкән иде ирешүен. Шулай да, белмәмешкә сабышып, сораган булды:

- Кем инде ул?

- Укытучы кыз Фатыйма!

Фатыйма сүзен ишетүгә барысы да - ата белән ана да, малайлар да -тынып калды. Бу минутта, әйтерсең, Ыкның мең төрле чәчәккә күмелгән шушы тугаенда мең төрле бөҗәкләрнең симфониясе дә тукталды. Бу мизгелдә Хәйдәрнең күңелендә аңлаешсыз хисләр өермәсе кузгалды, йөрәге ярсып типте. Аның Фатыйманы ничек тә үзенеке генә итәсе килә иде. Ул берара хәтта кызны урлап алып китәргә микән әллә, дип тә уйлап алды.

- Ата-бабадан килгән йола да бар бит әле, улым, - диде бераздан соң Саҗидә түти, сабыр гына. - Безнең татарда гомер-гомергә өлкәннәрне хөрмәт иткәннәр. Абыеңнан узып өйләнү килешер микән?

Касыйм рәхмәтле карашы белән әнисенә күз сирпеп алды. Сәмигулла абзый, уйламыйча, тота-каба гамәл кыла торган кеше түгел иде. Бигрәк тә балаларын кияүгә бирү, өйләндерү кебек үтә дә җитди мәсьәләдә. Балаларыңны башлы-күзле итүне әйтъе генә ансат. Ул сиңа базардан мал алып кайту гына түгел. Малны да карап аласың. Аны, хет, ошамаса, сатып җибәрергә була. Ә килен төшерү гомердә бер мәртәбә генә булырга тиеш. Нәселдә шулай килгән. Ул әңгәмәгә үзенчә нокта куйды.

- Ярар, бу турыда яңадан ныклап сөйләшербез. Әнә, күрәсезме, яңгыр болыты килә, кибәнне тизрәк очларга кирәк. Әйдәгез!

Ул иң беренче үзе торып басты. Офык читендә, чыннан да, мамык кебек кабарган болытлар шәйләнә иде. Дәррәү кузгалдылар.

Эчендәген чыгарып түкмәсә дә, җәмәгате Сәмигулла абзыйның күңеленә яңгыр болытыдай авыр уй салган иде. Саҗидә дә хаклы, анысы. Өйдә хатын-кызның эше, тавык чүпләсә дә, бетәрлек түгел. Кер юу, су ташу, ашарга пешерү... - барысы да аның җилкәсенә төшә. Тик, аннан да мөһимрәге бар - малайларның көн саен диярлек чәкәләшүенә чик куярга кирәк. Юкса, ачу - аю. Алла сакласын!

Һәм.... көзге кыр эшләре бетәр-бетмәс, Фатыйма Сәмигулла абзыйлар йортына килен булып төште. Бертуганнарның Фатыйма артыннан йөрүен белгән авылдашлары "Кызу канлы Хәйдәргә караганда, акыл белән эш итүче Касыймны өстенрәк күргәндер", дип, үзләренчә нәтиҗә ясадылар.

Хәйдәр туйдан соң авылда озак тормады. Көн дә Фатыйманы күреп, йөрәк итем таланмасын дигәндер инде, шахтага китеп барды.

Фатыйма авылда туып-үскән кыз, вакыты булганда, ир-ат эшен дә (хатын-кыз эшен әйткән дә юк инде) эшләп куя. Сәмигулла абзый белән Саҗидә түти уңган киленле булуларына сөенеп бетә алмадылар.

Тормыш үз агымы белән дәвам итте. Салкын кыш үтте. Кешеләр язгы чәчүгә бүген чыгабыз, иртәгә тотынабыз дип йөргән көннәрнең берсендә давыл чыкты. Аны давыл дип кенә дә булмый, чын мәгънәсендә, гарасат купты. Ул байтак кешеләрнең өй түбәләрен алып ыргытты, кышлыктан калган печән кибәннәрен туздырды. Аның көченә каршы тора алмыйча, агачлар шартлап сынды. Әмма авыл кешеләре өчен иң үкенечлесе өй түбәләре дә, печән кибәннәре дә түгел, төбе-тамыры белән куптарып ташланган ялгыз карама булды. Юл буенда юлчыларга маяк булып утырган, кабыклары буразна-буразна булып яргаланып беткән бу карт карама, мөхтәрәм аксакал кебек, Салих авылы кешеләренең тормышы белән яши, гүя, шушы авылның тулы хокуклы бер әгъзасы иде. Кешеләр нинди дә булса вакыйга сөйләгәндә: "Ялгыз карамага җиткәч... Ялгыз караманы гына үткән идем...", - дип, аны кыстырып сөйләргә яраталар. Әйтерсең, бу карамадан башка ул вакыйга була алмас, ул булмаса дөньяның бер чите китек булыр иде. Әгәр кемдер юл хәлләрен сөйләгәндә караманы кыстырмаса:

- Юк, син әйт, караманы үткәч күрдеңме син ул бүреләрне, карамага җиткәнчеме? - дип, әңгәмәдәшеннән сорап куялар.

Әйтерсең, бүреләр көтүе белән шушы карама тирәсендә генә йөрергә тиеш. Әйтерсең, дөньяда барган вакыйгалар күзгә күренмәс җепләр белән шушы ялгыз карамага килеп тоташкан иде. Бу тикмәгә генә булмаган күрәсең. 1941 елның җәендә сугыш башланды!..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев