Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Помидор үсентесе ныклы булсын өчен

Мөслим авылын­да яшәүче Рәйханә Ибраһимова помидор үстерү серләре белән уртаклаша.

– Икенче чын яфрак чыгар­гач, помидор үсентеләрен, яф­ракларына кадәр батырып, ае­рып утырталар. 25-30 көн үткәч, зур контейнерларга 12х12х15 см итеп утыртырга була. Күрше үсемлекләрнең яфраклары бер- берсенә тимәгәндә үсентеләр яхшы үсә. Күчереп утыртканнан соң 10 көн үткәч, үсемлекләргә беренче тапкыр тукландыру үткәрергә кирәк. Моның өчен агач көле сыгынтысы кулла­нырга була. Ике-өч көннән соң суган кабыгы төнәтмәсе (бер литрлы банкага суган ка­быгы тутырырга, өстенә кай­нар су агызырга һәм 3-4 сәгать тотарга, аннан соң сөзеп, 1:5 пропорциясендә су белән кат­наштырырга) белән тукланды­рырга.

Бу төнәтмәдә микроэлемент­лар күп. Томатлар күзгә күренеп матураеп китә, аларның саба­клары ныгый, яфраклары үсә. Тиздән беренче чәчәк бөреләре күренә башлый. Бу үсентеләрне теплицага яисә ачык һавада ка­плап үстерү өчен күчерергә ва­кыт икәнне аңлата.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама