Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Поликлиника авылга килә

Авыл халкын диспансерлаштыруның икенче этабын уздыру һәм “Сәламәт киләчәк” милли проектының “Мобиль поликлиникалар” программасы кысаларында 27 ноябрьдән районыбызда мобиль поликлиника эшли башлады. Ул Яр Чаллы шәһәренең бишенче санлы шәһәр хастаханәсеннән килде.

“Мобиль поликлиника” программасы “Бердәм Россия” партиясе тарафыннан “Сәламәтлек саклау” милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында булдырылды. Максаты – авыл халкын тулысынча медицина тикшерүләре белән колачлау. Авыл халкын эндокринолог, невролог, онколог, кардиолог, хирург, гинеколог, офтальмолог кебек тар профильле белгечләр кабул итә. – Мобиль поликлиника үзәктән еракта урнашкан авыл халкы өчен бик уңайлы булды, – ди район үзәк поликлиникасының өлкән шәфкать туташы Рәзилә Хәбибуллина. – Поликлиникада үзебездә булмаган табиб-белгечләрнең кабул итүе дә әлеге программаның нәтиҗәлелегенә ярдәм итә. Шуңа да табибларның авылга килеп эшләве авыл халкы тарафыннан уңай кабул ителде. Табиблар да мөрәҗәгать итүчеләргә игътибарлы булдылар, аңлашып эшләделәр. Алар көн саен 35-40 кешене кабул иттеләр, иртәнге 8 сәгатьтән кичкә кадәр эшләделәр. Мобиль поликлиника яңа елда да эшләр, дип көтелә. 27 ноябрьдән әлеге поликлиника Иске Карамалы авылында эшләде. Поликлиникага искекарамалылар гына түгел, Баек, Дусай, Октябрь, Түреш, Әлмәт, Күбәк, Яңа Усы һәм башка якынтирә авыллардан да килделәр. – Әлеге программа чынлап та авыл халкы өчен эшли. Чөнки авыл кешесе район үзәгенә барырга бик ашыкмый яисә аның машинасы булмый. Табибларның авылга ук килеп кабул итүе халык тарафыннан хуплап кабул ителде. Мобиль поликлиникага 600гә якын кеше мөрәҗәгать итте. Табибларга күренү 1000гә кадәр җитте диярлек. Табиблар мөрәҗәгать итүчеләргә бик игътибарлы булдылар, күпьеллык хезмәт стажына ия белгечләр эшләде. Нәтиҗәдә шикәр авыруы, яман шеш диагнозы куелган һәм әлеге чирләргә шикле берничә авыру ачыкланды. Диагнозлары расланганнарга табиблар үзләренең киңәшләрен бирде, кайберләрен үзләренә кабул итүгә чакырды, Казанга барырга киңәш итте. Әле бит кабул итүнең бушлай булуы да бик мөһим. Авыл халкына мондый ярдәм алга таба да булыр, дип ышанам, – ди Иске Карамалы авылы табиб амбулаториясе өлкән шәфкать туташы Зифа Галиева. Иске Карамалы авылында яшәүче Рәзимә һәм Әскәр Шәмсиәхмәтовлар икесе дә мобиль поликлинка табибларына күренгән. – Авылга табиблар килүен ишеткәч, бик шатландык. Берничә төрле белгеч булуын да белгәч, бик теләп бардык, – ди Рәзимә апа. – Берьюлы берничә табибка күренеп, сәламәтлегебезне тикшертеп кайттык. Табибларның халык белән аралашуы, игътибарлы булулары бик ошады. Кайберләре татарча авыр аңласа да, мөрәҗәгать итүче белән аралашу юлын тапты, дәвалану юлларын аңлатты. Безгә бик ошады. – Бик теләсәм дә, район поликлиникасына барырга һич вакыт тапмый йөри идем. Зифа: “Авылга шундый поликлиника килде”, – дип шалтыраткач, бик шатланып бардым. Берьюлы берничә табибка күрендем. Табиблар бик игътибар белән карады. Чират та көтеп утырасы юк, акча да түлисе түгел. Авыл җирендә яшәүчеләр өчен шундый программа уйлап тапканы өчен хөкүмәтебезгә рәхмәт, – ди Иске Карамалыда яшәүче Рәзинә Мирсәетова. Күбәктән Гөлфирә Хәсәншина да табиблар күзәтүеннән канәгать калган. Мобиль поликлиникага баруына сөенеп туя алмый. “Табибларның мөгамәләсе искиткеч яхшы. Игътибар белән тыңлап, киңәшләр бирделәр. Киләсе елга тагын көтеп калабыз”, – ди ул. Чыннан да, бүген авыл җирендә яшәүчеләрнең күбесе табибларга соң мөрәҗәгать итә. Аның я вакыты җитми, я машинасы булмый, сырхаулап китсә, “ярар, үтәр әле” дип йөрүен дәвам итә. Быел республикада эшли башлаган мобиль поликлиникалар авыл халкының олы проблемасын чишәргә ярдәм итә. Без программа дәвамлы булсын дигән теләктә калабыз.

Фәридә ГАЙНЕТДИНОВА. Динар Нуретдинов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев