Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Почта хезмәтенең әһәмияте кимеми

Бүгенге көндә почта элемтәсе системасы халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә билгеле урын алып тора. Почта хезмәткәрләре элегрәк газета-журналлар, телеграммалар, пенсия тарату белән шөгыльләнсә, бүген исә хезмәт күрсәтү төрләре арта бара. Район почта элемтәсе узелы җитәкчесе Ландыш Әхмадуллина белән әңгәмәбез шул хакта.

- Ландыш Васыйловна, хезмәтегез белән якыннанрак таныштырсагыз иде.

- Бүгенге көндә район почта элемтәсе узелында һәм авыллардагы филиалларда 96 кеше хезмәт куя. Аларның 20се почта бүлекчәләрен җитәкли, 54е - хат ташучы. Өч шоферыбыз, дүрт операторыбыз һәм башка төр хезмәтләр башкаручыларыбыз бар. Вәрәшбаш, Олы Чакмак һәм Шуганка авылларында бер үк хезмәткәр почта бүлекчәсен дә җитәкли, хат ташучы вазыйфасын да башкара. "УАЗ" машиналары атнаның дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә өч юнәлештә урыннарга почта илтә.

- Халыкка тәкъдим ителүче хезмәтләргә киңрәк тукталсагыз иде.

- Районда 20 почта бүлекчәсе бар. Төп эш юнәлешләребезнең берсе - барлык төр почта хезмәтләре күрсәтү: гади, заказлы, кыйммәтле хатлар, бандероль-посылкалар кабул итәбез һәм җибәрәбез. Вакытлы матбугатка яздыру һәм тарату да төп хезмәтләребезнең берсе булып тора. Бүлеккә килгән төрле квитанцияләрне, хатлар һәм реклама материалларын адрестларына вакытында илтеп тапшыру да почтальоннарыбызның төп бурычы. Лоторея билетлары һәм коробкалы иминият полисларын да райондашларыбыз бик яратып алалар. Бик күп булмаса да, тимер юл транпортына билетлар алучылар бар. Халыкка ксерокопия хезмәтен дә тәкъдим итәбез.

Мөслимдә һәм авылларда көнкүреш товарлары сату оештырылган. Пенсия, төрле пособиеләр һәм субсидияләр алучылар да почта хезмәткәрләрен көтеп торалар. Коммуналь хезмәтләр, телефон, интернет челтәре, кәрәзле телефон, балалар бакчасы, җир һәм милек салымы өчен түләүләр дә алабыз. Райондашларыбыз кредит түләүләрен башкару һәм акча күчерү өчен дә почта хезмәтенән бик теләп файдалана. Соңгы елларда мөслимлеләр ДАИ штрафларын да күп очракта безнең аша түли. Почта-маркет хезмәте күрсәтү дә үз югарылыгында оештырылган.

Узган ел гражданнар безнең аша 48 мең 65 данә гади хат озатты, үзебез 76 мең 539 данә хат кабул иттек. Әлеге хатлар үз вакытында адресатларына тапшырылды. 15 мең 117 данә заказлы хат алынды һәм 52 мең 65 данә шундый хат райондашларыбызга таратылды. Узган ел 178 кыйммәтле хат кабул иттек, 1 мең 201 хат тараттык. Райондашларыбыз безнең ярдәм белән 610 посылка озатты һәм 4 мең 196 посылка кабул итте. Ел дәвамында салым инспекциясе тарафыннан килгән 10 мең 500 данә заказлы хат адресатларына тапшырылды. Шулардан 3 мең 528 данә квитанция нигезендә 2 млн 247 мең 311 сум күләмендә түләүләр кабул ителде. Электр энергиясе, газ, телефон, интернет хезмәтләренә түләү буенча килгән 269 мең 262 квитанция таратылып, 154 мең 228е почта бүлекләре аша түләнде.

- Ландыш Васыйловна, җирлегебездә газета-журналларга язылу буенча хәл ничек?

- Узган ел мөслимлеләр 22 мең 525 данә газета-журналга язылды. Мөслимлеләр "Авыл утлары", "Сельские огни", "Безнең гәҗит", "Ватаным Татарстан", "Аргументы и факты", "Акчарлак", "Ирек мәйданы", "Татарстан яшьләре", "Язмыш кочагы", "Салават күпере" басмаларын аеруча яратып укый, дияр идем. Ел дәвамында укучыларга 560 мең 951 данә газета һәм 15 мең 96 данә журнал илтеп җиткерелде. Шулай ук 76 мең 495 данә реклама материаллары да таратылды. Соңгы елларда райондашларыбыз чит илләрдән төрле товарлар кайтарту хезмәтеннән дә файдалана. Узган ел гына да әлеге хезмәт аша 15 меңнән артык кыйммәтле бандероль кабул иттек һәм заказчыларга тапшырдык.

- Ландыш Васыйловна, бүгенге көндә тармакка нинди яңалыклар кертелә?

- Хезмәтебездә заманча җиһазлар кулланырга тырышабыз. Узган ел, мәсәлән, барлык почта бүлекчәләрендә электрон җиһазлар яңартылды һәм бердәм автоматлаштырылган система программасы нигезендә эшли башладык. Нәтиҗәдә һәр почта бүлегендә яңа принтерлар, урнаштырылды, һәр бүлекчәдә ксерокопия хезмәтеннән файдалану мөмкинлеге тудырылды. Интернет аша электрон хат-хәбәрләр алышкан заманда яшәсәк тә, почта хезмәтенең мөһимлеге кимеми, киресенчә арта гына бара.

Әңгәмәдәш - Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев